Алынган аналитик мәгълүматлар буенча фикер алышу режимында 17.09.2019 «ТР Бәяләүчеләр союзы» КП күчемсез милек базары мониторингы буенча комитеты утырышы узды. Елына ике тапкыр үткәрелә торган мониторинг республиканың барлык шәһәр һәм районнарын колачлый. Мониторинг бәяләр диапазоны буенча, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль милек белән килешүләр үткәргәндә дә ориентир булып тора. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары мөлкәт белән идарә итү органнары ярдәме белән бәяләүнең корпоратив заказчылары, күчемсез милек базарының һөнәри берләшмәләре, эксперт оешмалары тәкъдимнәре һәм аналитикасы мониторинг базасына хезмәт итә. Элеккеге кебек үк, мониторинг җыентыгы хакимиятнең профильле органнары, аерым алганда, республиканың җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары, оешма-әгъзалар, ТР Бәяләүчеләр союзы экспертлары өчен түләүсез нигездә таратыла. Мониторингның төп бурычы-бәяләүнең сыйфатын һәм дөреслеген арттыру.