Татарстанда "Экстремизмга-ЮК!" айлыгы бара

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Экстремистлык эшчәнлеге (экстремизм) дигәндә аерым затларның яки төркемнәрнең конституциячел корылыш нигезләрен көч кулланып үзгәртүгә, гамәлдәге гомум кабул ителгән нормаларны һәм кагыйдәләрне радикаль рәвештә кире кагуга юнәлдерелгән гамәлләр кылу эшчәнлеге аңлана.
Экстремизм - кешенең дингә, сәясәткә, тормышка карата кырый карашына тугрылыгы формасы ул, бу-кешеләрнең аерым гамәлләр алымнарына тугрылыгы. Экстремистлар кешеләрнең аңына һәм ихтыярына аларны көчләү гамәлләренә тарту максаты белән актив йогынты ясый ала, шуңа күрә җәмгыятькә куркыныч янамый.
Бесланда 335 кеше һәлак булган һәм 1000нән артык яраланган, Мәскәү, Буйнак, Волгодонсктагы торак йортлар шартлаган, 300 кеше үлгән, Грозныйда, Моздокта һәм башка шәһәрләрдә шартлаулар булган коточкыч фаҗига беркайчан да онытылмас.
Агымдагы елда Татарстан Республикасының барлык торак пунктларында "Экстремизмга – ЮК!" айлыгы бара. Акция республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау, социаль, этник һәм конфессиональ җирлектә конфликтларны булдырмау максатларында оештырылды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында акция кысаларында "Экстремизмга-юк!" фотостенды әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International