Рөстәм Миңнеханов Указы белән Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп билгеләнде

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективына яңа министр Фәнил Әһлиуллинны тәкъдим итте. Моңа кадәр Фәнил Әһлиуллин ТР Президенты ярдәмчесе вазыйфасын башкарган.

Бу көнгә кадәр ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры вазыйфаларын баәкарган Азат Хамаев Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка сайлану сәбәпле, ТР Президенты Рөстәм Миннеханов указы белән вазыйфадан азат ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International