Министр урынбасары вазыйфаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) һәм Беларусь Республикасының милек буенча Дәүләт комитеты коллегияләренең уртак утырышында катнашты

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) һәм Беларусь Республикасы милке буенча Дәүләт комитеты коллегияләренең уртак утырышы булды.

Чара Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды. Анда РФ Икътисади үсеш министры урынбасары – Росреестр җитәкчесе Виктория Абрамченко һәм Беларусь Республикасының милек буенча Дәүләт комитеты рәисе Андрей Гаев катнашты. 

Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстанны Беларусь Республикасы белән күпьяклы мөнәсәбәтләр бәйли, дип билгеләп үтте. Татарстанның сәүдә партнерлары арасында Беларусь сәүдә әйләнеше буенча 4 нче урында тора, агымдагы елның 7 аенда ул 635,5 млн.доллар тәшкил итте.

Коллегия утырышында шулай ук Татарстан Республикасында «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» дәүләт бюджет учреждениесенең төзелүе билгеләп үтелде, ул бердәм региональ электрон картографик нигезнең пространство мәгълүматларын һәм географик объектлар атамаларының каталогын исәпкә ала. Ул торак пунктлар, муниципаль берәмлекләр һәм Татарстан Республикасы чикләрен күрше субъектлар белән чиктәш җирдә кадастр исәбенә кую вәкаләтләре бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International