Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды вәкиле муниципаль берәмлекләрнең чикләрен билгеләгәндә яисә үзгәрткәндә карта-схемалар төзүнең төп принциплары турында сөйләде

4 октябрь 2019 ел., җомга

Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгында җирле үзидарә органнары вәкилләре өчен видеоконференция режимында " Җирле үзидарәнең территориаль оешмасы» темасына семинар узды.

Муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү Татарстан Республикасы Законы белән раслана. Закон проекты өчен үзгәртелә торган барлык участокларга чикләрнең үзгәрүен һәм картографик тасвирламаларны чагылдыручы карта-схема кирәк. Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фондының геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Владимир Кандалинцев әлеге карталарны булдыруның төп принциплары турында сөйләде.

Чарада юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсенең конституциячел законнар бүлеге мөдире Лиана Ибраһимова, «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Владимир Кандалинцев һәм җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования