ТР милкендә булган һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары инфраструктурасын тәшкил итүче оешмаларга тапшыру өчен билгеләнгән дәүләт милкен арендага бирү килешмәсе төзү хокукына аукционнар игълан ителде

2019 елның 1 ноябре, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы милкендәге мөлкәтне озын срокка һәм льготалы шартларда кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына тапшыру өчен аренда килешмәсе төзү хокукына аукцион игълан ителде.

Арендага тапшыру срогы – 6 ел

Аренда түләве:

Арендалауның беренче елында – 0 процен;

Арендалауның икенче елында – 0;

Арендалауның өченче елында – 25 процент;

Арендалауның дүртенче елында – 50 процентов;

Арендалауның бишенче елында – 75 процентов;

Арендалауның алтынчы һәм аннан соңгы елларында – мөлкәтнең базар бәясе нәтиҗәләре буенча билгеләнгән аренда бәясенең 100 проценты күләмендә.

Максатчан билгеләнеше:

– авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү яки сату өчен;

– Россия Федерациясенең дәүләт программалары,  Россия Федерациясе субъектлары, программалары, муниципаль берәмлекләр программалары билгеләгән социаль әһәмияткә ия эшчәнлек төрләре өчен;

– ашамлык һәм сәнәгать җитештерүчәнлек товарларын, халык куллану товарларын, дару һәм медицина өчен билгеләнеше булган эшләнмәләр җитештерү өчен;

– халыкка коммуналь һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү;

– халык сәнгать һөнәрен үстерү өчен;

– социаль билгеләнештәге объектларны реконструкцияләү һәм төзү өчен.

Аукцион үткәрү турындагы мәгълүмат https://torgi.gov.ru/ сайтында урнаштырылган.

1.     Белдерү номеры  301019/0050700/01.

Аукцион үткәрү көне һәм вакыты03.12. 2019 09.00 сәг. Казан шәһ., Вишневский ур., 26 адресы буенча. (аукционнар залы).

         Аукционда катнашу өчен гаризаларны кабул итү төгәлләнү көне: 28.11.2019 17.00 сәг.

2.     Белдерү номеры  011119/0050700/01.

Аукцион үткәрү көне һәм вакыты05.12.2019 09.00 сәг. Казан шәһ., Вишневский ур., 26 адресы буенча. (аукционнар залы).

         Аукционда катнашу өчен гаризаларны кабул итү төгәлләнү көне: 02.12.2019 17.00 сәг.

3.     Белдерү номеры  011119/0050700/02.

Аукцион үткәрү көне һәм вакыты06.12. 2019 09.00 сәг. Казан шәһ., Вишневский ур., 26 адресы буенча. (аукционнар залы).

         Аукционда катнашу өчен гаризаларны кабул итү төгәлләнү көне: 03.12.2019 17.00 сәг.

Тулырак мәгълүмат - 264-30-81 телефоны аша.  Җаваплы – Прокофьева Елена Александровна. 

Игътибар! Аукционда бары тик Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган кече һәм урта эшмәкәрле субъектларының Бердәм реестрына кертелгән кече һәм урта эшмәкәрле субъектлары гына катнаша ала.  Арендага килешмәсе төзү хокукы бирелергә тиешле дәүләт милке исемлеге, мәйданы, башлангыч бәясе, килешмә срогы һәм фотоматериаллар тупланган мәгълүмат министрлыкның рәсми сайтының «Аукционнар и конкурслар» бүлегенең “Татарстан Республикасы милкендәге мөлкәтне озын срокка һәм льготалы шартларда кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына тапшыру өчен арендага бирү” бүлекчәсендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International