ТР Бәяләүчеләр союзының Эксперт-консультацияләү советы экспертиза нәтиҗәләрен бәяләү буенча федераль стандартларга һәм законнарга туры килү-килмәүгә йомгак ясады

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Бәяләүчеләр союзының Эксперт-консультацион советы утырышында Партнерлыкның барлык экспертлары, Казан шәһәре Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты вәкилләре Татьяна Козловская һәм Линар Шәрәфиев, бәяләү бүлеге белгече Зөлфия Камалова, бәяләүчеләр катнашты.
Утырыш барышында Лениногорск муниципаль районының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы (рецензентлар Бетретдинова Р.И. , Тимершин Д.Р.), Сарман муниципаль районының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы (рецензент Сәляева Т.И.), Яр Чаллы шәһәре Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе (рецензентлар Лисичкин А.В., Удод Т. М.) сораулары буенча һөнәри фикерләр формасындагы экспертизалар нәтиҗәләре тикшерелде.
Республика башкаласындагы объектлар буенча (заказ бирүче – Казан шәһәре Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты, рецензентлар Лисичкин А.В., Удод Т. М., Сөләйманов М. А., Идиятуллина Л. Р., СРО экспертизасы Захматов Д. Ю., Игнашина И.Г.) экспертиза нәтиҗәләре буенча киңәшмә үтте. Объектларның базар бәясе буенча аңлашылмаучанлыкны исәпкә алып, өстәмә тикшеренүләр турында карар кабул ителде.
Алга таба Эксперт-консультация советы эшчәнлеге (көч структуралары, контроль-күзәтчелек органнары таләпләре, кадастр бәясен дәгъвалау буенча судларда катнашу турында) мәсьәләләре буенча ябык режимда фикер алышынды. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территориясендә милекнең кадастр бәясе дәгъва белдерелгән очракларда, исәп-хисапларга экспертиза үткәрү һәм рецензияләү турындагы хисапларга Берлек экспертларын җәлеп итү буенча Арча һәм Ютазы муниципаль районнары Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләренең тәкъдиме хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International