Балык Бистәсе муниципаль районында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул итү

2019 елның 22 ноябре, җомга

2019 елның 21 ноябре көнне Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Котлы Бөкәш авыл җирлегендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан мәгълүмати-консультацион төркем составына Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Анна Ханжина җәлеп ителде.

Мөрәҗәгать иткән гражданнарга җир кишәрлеген теркәгәндә реестр хаталарын төзәтү, шулай ук бәхәсләрне суд тәртибендә карау өчен дәгъва гаризасы язу мәсьәләсе буенча тулы күләмдә аңлатмалар бирелде.

Барлык гражданнарга да квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International