Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов рәислегендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР Азнакай муниципаль районы вәкилләре катнашында киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының территориаль планлаштыру документларын эшләү һәм килештерү турында фикер алыштылар.