Муниципаль милек белән идарә итү өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча түгәрәк өстәл узды

2019 елның 29 ноябре, җомга

Республиканың муниципаль районнары Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен үткәрелгән укыту семинары кысаларынңа лекторлар чыгышыннан соң муниципаль милек белән идарә итү өлкәсендә актуаль сораулар буенча түгәрәк өстәл утырышы узды. Түгәрәк өстәл эшендә министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова катнашты. Сорау-җавап режимында катнашучылар муниципаль берәмлекләрдә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсе  эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча әңгәмә үткәрделәр.

Федераль һәм республика законнарына үзгәрешләр кертү, муниципаль милекне тапшыру, учреждениеләргә оператив идарә итү хокукында муниципаль милек бирү һәм башка сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International