Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында 2019 елның 7 декабрендә «Мирас» спорт комплексында баскетбол буенча ярышлар узды, анда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы да актив катнашты.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы бердәм эшләде һәм лаеклы уен күрсәтте. Команда составында министрның беренче урынбасары Артур Галиев уйнады.
Командага көч бирергә министр Фәнил Әһлиуллин, министр урынбасары Рөстәм Шәмеев һәм министрлык хезмәткәрләре килде.