«Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ Татарстан Республикасының сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җирләренә дәүләт кадастр бәясен үткәрүгә кереште

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Дәүләт кадастр бәяләве турында» №237-ФЗ 2016 елның 3 июлендәге Федераль закон нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 15.07.2009 №2202-р күрсәтмәсен үтәү максатыннан «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ ТР сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җирләргә дәүләт кадастр бәясен үткәрүгә кереште.

2019 елда «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ тарафыннан дәүләт кадастр бәясен үткәрүгә әзерлек буенча чаралар үткәрелде. Әзерлек этабы кысаларында ДБУ "ЦГКО" га сәнәгать җирләре һәм башка махсус билгеләнештәге җирләр составыннан җир кишәрлекләре характеристикалары турында 27 декларация килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International