"ДКБҮ" ДБУ өч категориядәге җир кишәрлекләренә карата кадастр бәясен билгеләгәндә кертелгән хаталарны төзәтү һәм аңлатмалар бирү турындагы мөрәҗәгатьләрне карау буенча функцияләрне башкаруга кереште

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Дәүләт кадастр бәяләве турында» 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы Федераль законның 20 һәм 21 статьялары нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ кадастр бәясен билгеләү белән бәйле аңлатмаларны бирү, шулай ук түбәндәге категорияләрдәге җир кишәрлекләренең кадастр бәясен билгеләгәндә кертелгән хаталарны төзәтү буенча мөрәҗәгатьләрне карау буенча функцияләрне башкаруга кереште: «су фонды җирләре», «урман фонды җирләре», «аеруча саклана торган территорияләр һәм объектлар җирләре».

    Әлеге категорияләрдәге җир кишәрлекләренең дәүләт кадастр бәяләве нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының «Татарстан Республикасы су фонды, урман фонды, махсус сакланыла торган территорияләр һәм объектлар җирләренең дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләрен раслау турында» 01.10.2009 елдагы 3087-р номерлы боерыгы белән расланган һәм 2020 елның 1 гыйнварыннан кулланыла.

    Шулай итеп, хәзерге вакытта «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ кадастр бәясен билгеләү белән бәйле аңлатмаларны бирү, шулай ук түбәндәге категорияләрдәге җир кишәрлекләренең кадастр бәясен билгеләгәндә кертелгән хаталарны карау буенча мөрәҗәгатьләрне карый: «авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр», «су фонды җирләре», «урман фонды җирләре», «аеруча саклана торган территорияләр һәм объектлар җирләре».

Кадастр бәясен билгеләгәндә кертелгән хаталарны төзәтү турындагы мөрәҗәгатьләрне карау тәртибе белән тулырак танышырга
Кадастр бәясен билгеләү белән бәйле аңлатмалар бирү буенча мөрәҗәгатьләрне карау тәртибе белән тулырак танышырга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International