Коррупциягә каршы тору буенча министр каршындагы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш буенча министр каршындагы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.

Югарыда күрсәтелгән комиссия утырышында Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитеты тарафыннан әзерләнгән (алга таба – халык фикере) Татарстан Республикасында коррупция турында Халык фикере каралды.

Утырыш нәтиҗәләре буенча министрлык дәүләт хезмәткәрләренең хокукый һәм коррупциягә каршы агартуны гражданлык җәмгыяте институтлары катнашында консультацияләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр үткәрү юлы белән дәвам итәргә; «Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы» АҖгә төрле һөнәрләрнең коррупциячеллеге турында халык фикерен үзгәртү өлешендә халыкның фикерен өйрәнергә һәм Министрлык каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышында халык фикерен карарга тәкъдим итәргә дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International