Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов рәислегендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР Минзәлә муниципаль районы вәкилләре катнашында киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының территориаль планлаштыру документларын эшләү һәм килештерү турында фикер алыштылар.