ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Узган шимбә көнне, 18.11.2017, ТР Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Бадминтон үзәгендә  бадминтон буенча ярыш үткәрелде.

Республика министрлыклары һәм ведомстволарының 30 командасы арасында ярышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнаштылар.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының коррупциягә каршы эш планының үтәлеше тикшерелде. Бу актуаль сорау буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының коррупциягә каршы эш буенча җаваплы белгеч Дарья Проценко чыгышы тыңланылды. Чыгыш буенча фикер алышулардан соң эшмәкәлек берләшмәләре белән тагын өстәмә анкета үткәрү турында тәкъдим кертелде.

2017 нче елның 16 ноябре конне Санкт-Петербург дәүләт хакимиятенең башкарма органнары һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашунда эшлекле очрашу үтте.

Очрашу вакытында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре вәкиле Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү торышы турында чыгыш ясады. Шулай ук очрашу вакытында күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү эше буенча Санкт-Петербург тәҗрибәсе өйрәнелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International