ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ  тарафыннан  Яңа Чишмә, Балтач, Буа, Нурлат,  Саба муниципаль районнарында урнашкан ТР МК ветеринариясенең баш идарәсе оператив идарә хокукында беркетелгән  дәүләт милкенең сакланышы һәм аннан  файдалану буенча тикшерү үткәрелде.

Тикшерү вакытында түбәндәге кимчелекләр ачыкланды:

  1. Ципья авылындагы  гомуми мәйданы 1 4667,2 кв.м , Янгул авылындагы гомуми мәйданы 769,09 кв.м һәм 20 966 кв.м,   Балтач бистәсендәге 2000 кв.м мәйданлы җир кишәрелекләре файдаланылышта түгел.
  2. Балтач бистәсендәге 173 кв.м мәйданлы ягулык бинасына оператив идарә хокукы теркәлмәгән.
  3.  3 автотранспорт техникасы файдаланылышта түгел;
  4. Яңа Чишмә  шәһәрендәге бинага торышы буенча янгын инспекциясе күрсәтмәләре пунктлары үтәлмәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International