ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында киңәйтелгән утырыш узды. ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашында үткәрелгән чарада министрлыкның 2017 елдагы эшчәнлеге һәм 2018 елга бурычлары турында сүз барды.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев министрлык карамагындагы дәүләт мөлкәте белән идарә итүдән кергән керемнәр турында хисап тотты. “Гомуми керем күләме 786,13 млн сум тәшкил итә. Аеруча Әлмәт, Чүпрәле, Алексеевск, Зәй, Буа, Нурлат районнарының күрсәткечләре югары”, – диде ул. Мөлкәт, җир участоклары сатудан кергән керем күләме кимегән. Ә аларны арендага бирү, дивиденд, җирне куллануның башка юллары аша кергән керем, киресенчә, арткан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International