Илдар Халиков ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы эшчәнлеген уңай бәяләп, җитешсезлекләрне төзәтергә күрсәтмә бирде

2 февраль 2016 ел., сишәмбе

Премьер-министр объектларны буш тотмыйча, аларның файдага хезмәт итәргә тиешлеген ассызыклады.

2015 нче елда Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы алдында торган барлык бурычлар тулысынча үтәлгән, моннан тыш, министрлык тарафыннан күп кенә инициативалар тәкъдим ителгән. Бүген министрлык коллегиясенең киңәйтелгән  утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков шундый бәя бирде.

Хөкүмәт башлыгы ассызыклаганча, җир һәм милек мөнәсәбәтләре республиканың һәр район-шәһәренә кагыла, шуңа күрә коллегия утырышының муниципаль берәмлекләр башлыклары белән видеоконференция режимында үткәрелүе дә очраклы түгел.

Премьер-министр 2016 нчы ел – министрлыкның 25 еллыгы булуын искәртте. “Министрлык зур юл узды. Татарстанда төрле елларда эшләгән министрлар җитәкчелегендә бик күп эш башкарылды. Соңгы елда да шактый җитди эшчәнлек күзәтелә. 2015 нче елда министрлык алдына куелган барлык бурычлар тулы күләмдә үтәлгән”, - диде ул.

Илдар Халиков 2016 нчы елга билгеләнгән бурычларга тукталды. Аларның берсе – дәүләт һәм муниципаль дәрәҗәдәге предприятиеләрнең эшчәнлегенә контроль нәтиҗәлелеген арттыру. “Кызганычка каршы, муниципаль унитар предприятиеләр дәрәҗәсендә күп кенә контроль элементлары кулланылмый”, - дип белдерде ул.

Хөкүмәт җитәкчесе компанияләрнең бүлендек предприятиеләре белән идарә итү методологиясен эшләү әһәмиятен билгеләп узды. “Дәүләт системасында да, дәүләт катнашындагы предприятиеләр системасында да контрольны җайга салу зарур. Бу казначылык, хисапчылык системаларына да кагыла”, - диде ул.

Илдар Халиков акционерлык җәмгыятьләре белән идарә нәтиҗәлелеген арттыру турында әйтте. Ул билгеле бер юнәлеш өчен җавап бирүче тармак министрлары, җитәкчеләренең җаваплылыгын арттыру турында ассызыклап: “Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы һәрвакыт дәүләт катнашындагы һәр предприятие өчен берүзе генә җавап бирә алмый. Без предприятиеләргә карата катгыйрак булырга тиеш. Аларның квартал саен эшчәнлек рәвешен аңлау, шул предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген тәэмин итүдә министрлыкларның ролен бәяләү өчен, алар “Ачык Татарстан” системасында үз хисапларын урнаштырып барырга тиеш булачак, - дип белдерде. Хөкүмәт башлыгы әйтүенчә, бу торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе предприятиеләренә кагыла. - Оят булса да, танырга кирәк: бу өлкәдә соңгы 20 елда бөлгенлеккә төшкән предприятиеләр шактый күп. Моңа юл куеп булмый, тармак дәрәҗәсендә күзәтеп торырга кирәк”, - диде.

Премьер-министр күчемсез милекне исәпкә алу буенча күләмле эш башкарылганын билгеләп узып, бу юнәлештәге эшне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте. “Бу эш өзлексез барырга тиеш, исәпкә алынмаган объектлар минималь санда дип уйлыйм, бу бары тик вакыт эше генәдер”, - дигән ышанычын белдерде ул.

Илдар Халиков файдаланылмый торган күчемсез милек объектлары саны күпкә кимүен, бу юнәлештә актив эш алып барылуын шәрехләде. “Без сезнең тәкъдимнәр буенча бу объектларны муниципаль милеккә күчерергә һәм муниципаль район территориясендә урнашкан хосусый оешмаларга сатарга әзер. Без бу объектларның эшкә җигелүен телибез, төзелеп бетмәгән корылмалар сыйфатында әйләнә-тирәне ямьсезләп басып торганчы, аларның файдага хезмәт итүе кулай”, - дип мөрәҗәгать итте ул муниципаль берәмлек башлыкларына. Хөкүмәт җитәкчесе ул объектларны партнерлар, инвесторлар белән җентекләп карарга киңәш итте. Аның фикеренчә, алар муниципалитет территориясендә технопарклар булдыруга, башка максатларга да яхшы мәйданчыклар була алыр иде. “Дәүләт акчасына төзелгән биналар еллар буе тик тора алмый”, - дип басым ясады Илдар Халиков.

Премьер-министр шул ук вакытта ул объектларның ни өчен хуҗасыз булуы белән кызыксынды. Ул бу мәсьәләдә төгәл регламент булырга тиешлеген ассызыклады, 2015 нче елда иске объекттан яңа учреждениегә күчү факты булуын мисалга китерде. “Мондый күренешләргә юл куймый торган регламент булдырырга кирәк. Иске объектның билгеләнеше тәгаенләнми торып, яңа объектка күчүләр булмаска тиеш. Бу дәүләт акчасын туздыру булып чыга. Төптәнрәк уйлып карасаң, бәлкем, яңаны төзергә дә кирәк булмагандыр, бары тик үзгәртеп кору, төзекләндерү дә җиткәндер. Әгәр бина авария хәлендә, тузган икән, әлбәттә, сүтү турында карар кылырга кирәк, чөнки кешеләр сәламәтлеген куркыныч астына куярга ярамый. Әлбәттә, бина гомер буе хезмәт итә алмый. Аннан соң бу җир участогын дәүләт ихтыяҗлары өчен куллануга сәүдәләшүгә куярга кирәк”, - диде Илдар Халиков.

Премьер-министр җир мөнәсәбәтләре үсешен җайга салу мәсьәләсенә тукталды. “Кызганычка каршы, кулланылмый торган җир кишәрлекләренә милек хокукын теркәү буенча эш сузылды. Эшне тәртипкә салырга кирәк”, - дип, ул бүген Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының, ТР Президенты йөкләмәсе буенча, авыл хуҗалыгы җирләре буенча эш алып баруын шәрехләп үтте. Муниципаль берәмлек башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Илдар Халиков аларның һәркайсы территориясендә мондый җирләр булуын һәм бу мәсьәләне хәл итү артык чыгымлы булмавын билгеләп үтте. Ул ике атна эчендә барлыгы күпме мондый  җир булуны ачыклап, аларны муниципаль берәмлекләр арасында бүлгәләп чыгарга тәкъдим итте. “Сүз йөзләгән мең гектар турында бара бит”, - диде.

Илдар Халиков чыгышында аренда түләүләре буенча бурыч үсүе проблемасын кузгатты. “Аренда хаклары буенча бурычлар була алмый, я ул вакытында түләнергә, я аренда килешүләре гамәлдән чыгарылырга һәм җир башкаларга тәкъдим ителергә тиеш”, - дип, ул, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә, бу мәсьәләдә уңай тәҗрибәләрне өйрәнергә кушты. “Суд карарлары үтәлми икән, димәк, хосусый компаниягә дәүләт акчасыннан файдалану хокукын бирәбез дигән сүз. Бу мәсьәләдә күпкә катгыйрак дисциплина булырга тиеш. Бүгенге көндә бу түләнмәгән аренда хакы 671,5 млн сум тәшкил итә. Кризис шатларында ваемсызлык күрсәтеп, моңа күз йомабыз”, - дип тәнкыйтьләде Премьер-министр.

Чыгышын тәмамлап, Хөкүмәт җитәкчесе, башка министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр башлыклары белән берлектә, яңа бурычларны уңышлы гына хәл итүне теләде. Аннан соң Илдар Халиков тармак алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования