Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы

Яңалыклар

2017
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
октябрь
  • гыйнвар
  • февраль
  • март
  • апрель
  • май
  • июнь
  • июль
  • август
  • сентябрь
  • октябрь
19 октябрь 2017 ел., пәнҗешәмбе
  • 12.10.2017

    Азат Хамаев Казанның тарихи өлешендә төзелеш мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышында катнашты

    Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи өлешендә төзелеш мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде.  Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева шәһәрнең үзәк өлешендә берничә объект төзү һәм төзекләндерү турында мәгълүматны хәбәр итте. Беренче объект итеп, Г.Тукай урамындагы 3-4 катлы "Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты" каралды. Бу проектны ведомствоара комиссиянең барлык әгъзалары хуплады. Ә Калинин урамындагы 8 катлы торак йорт проектын тулырак өйрәнергә, дип карар кылынды. Шундый ук фикер Һади Атласи урамында урнашачак 4 катлы торак йорт проекты буенча да яңгырады. Бинаның архитекторлар тәкъдим иткән варианты утырышта катнашучыларда бәхәс тудырды, биредә урамның тарихи күренешен исәпкә алып эшләү кирәк булуы ачыкланды. Бер юлы шәхси торак төзелешенә караган ике объектның фасадын эшләп бетерергә киңәш ителде. Алар Карельская (Адмирал бистәсе) һәм Хәрби урамнарында урнашачак. Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, шәһәрнең тарихи өлешендә тарихи масштабны һәм яңа төзелеш стилен саклау регламенты эшли. Ә менә Нур Баян урамында урнашачак 6 катлы бинаның тышкы ягын башкача эшләү соралды. Утырыш барышында Энгельс урамындагы 3-18 катлы торак комплексының проекты кабул ителмәде. Объект сәнәгать районында, Гладилов урамына якын җирдә урнашачак. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Казанның Киров районы һәм аның архитектур үзенчәлекләре әлегә тиешле бәя алмаган. Биредә, баштан ук дөрес төзелеш рәвешен сайлап, районның йөзенә туры килерлек итеп эшләргә кирәк, диде ул. Чираттагы проект Һади Такташ – Сәлимҗанов урамнарындагы 4 катлы бина булды. Ул ике төрле вариантта тәкъдим ителде. Утырышта катнашучылар аның беренчесен хуплады. Алга таба Яхин – Чернышевский – Исхакый – Мәскәү урамнарындагы квартал төзелеше каралды. Биредә сәүдә үзәге, торак йортлар булдырырга телиләр. Проект XVIII гасырга караган объектларны төзекләндерүне дә үз эченә ала, шулай ук квартал эчендә җәяүлеләр өчен булган юлларны да уйлап бетерү сорала. Алдагы ике объектны –Тукай урамы 97 һәм Горький 16 адресы буенча урнашкан биналарны катнашучылар хуплады. Аларның соңгысы – мәктәп. Шоссейная урамында ("Татарстан-Яңа гасыр" компаниясе медиакомплексы) объект буенча яңа карар кабул ителде. Ә менә 2 нче номерлы тикшерү изоляторының административ комплекс бинасы проекты кабат кире кагылды. Ул Зур урамда урнашкан. Заказ бирүче – Җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе. Рөстәм Миңнеханов әлеге объект өчен башка мәйданчык карарга тәкъдим итте. Соңгы проект итеп, Алабуга шәһәренең Мәскәү урамында урнашачак 3 катлы торак йорт тәкъдим ителде. Ул бөтен комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды. ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина
  • 06.10.2017

    Татарстанда күп балалы гаиләләргә 28 254 җир кишәрлеге бирелде

           2017 елның 04 октябренә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 43 525 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 10 175, Яр Чаллы шәһәрендә – 6 171 гаилә исемлеккә керде.        Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 34 048 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 5 284, Яр Чаллыда - 2 622 җир кишәрлеге.        Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның  муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 28 254 җир кишәрлеге бирелгән.
  • 02.10.2017

    ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ветераннарны котладылар

           ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында халыкара олылар көнендә ветераннарны котлау матур традициягә кереп китте. Бу елны да, 2 нче октябрь көнне ТР Дәүләт милке комитеты һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында  озак еллар хезмәт иткән хезмәт ветераннары өчен тантаналы чара үткәрелде.        Барлык коллектив һәм шәхсән үз исеменнән хезмәт ветераннарын министр Ахат Хамаев котлады. Ул аларның республика икътисады реформалашуы, идарә итүнең яңа алымнары һәм формаларына күчү чоры вакытында министрлык каршына куелган бурычларны уңышлы башкаруларын һәм бүгенге көндә дә яшь кадрларны үстерүдә күрсәткән зур хезмәтләрен азсызыклап үтте. Ветераннарның барысына да озын һәм бәхетле мул тормыш, сәламәтлек күңел күтәренкелеге теләде, олы рәхмәтен белдерде.        Бәйрәм чарасында шулай ук министр урынбасары Рөстәм Шәмеев һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Ветераннар советы рәисе Михаил Виноградов катнашты.        Министрлык тарафыннан оештырылган бәйрәм тантанасы ветераннар өчен иң беренче чиратта озак вакытлар күрешмәгән хезмәттәшләре белән очрашу өчен мөһим бер чарага әйләнде. Бу очрашуда аларга бер-берсенә матур теләкләр теләргә һәм истәлекле вакыйгалар, хатирәләрне яңартуга мөмкинлек бирде.        Ветераннар өчен махсус әзерләнгән музыкаль программа әлеге чарага тагын да бәйрәм төсе һәм күңел күтәренкелеге өстәде
  • 29.09.2017

    ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында материаль булмаган активларны бәяләү буенча лекцияләр укыла

    Квалификацияне күтәрү курсы кысаларында ТР Бәяләүчеләр Союзы, Тр Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре, Югары уку йортларының профильле дисциплина укытучылары МАОК профессоры Хәмид Мәмәдҗанов лекцияләрен тыңлыйлар. Танылган теоретик 1әи матераль булмаган активларны бәяләү практигы Хәмид Мәмәдҗанов тыңлаучылар игътибарын беренче көннән үк кызыксынучанлык белән җәлеп итте, аларның күп төрле сорауларына кызыклы һәм файдалы җаваплар бирде.
  • 29.09.2017

    Ятим балалар өчен төзелә торган йортларны тәмамлау көннәре билгеләнде

    27.09.2017 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республиксы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары вәкилләре, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, NТр Президенты каршындагы дәүләт торак Фонды. Техник инвентаризацияләү бюросы вәкилләре катнашында ятим балалар өчен төзелә торган йортларны тәмамлау көннәре билгеләү сораулары буенча видеоконференция режимында киңәшмә үтте. Программа кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2017 елда ятим балаалрга тапшыру өчен дәүләт милкенә 305 фатир сатып алу бурычы куелды.  Бүгенге көндә дәүләт милкенә 117 фатир сатып алынган инде. 15.12.2017 кадәр ТР 23 муниципаль районында 188 фатир сатып алынырга тиеш. Киңәшмәдә министр Азат Хамаев ТР  муниципаль районанрының башкарма комитетларына 15.11.2017 кадәр тоак йортларны эксплуатациягә тапшырыга дигән бурыч куйды.
  • 29.09.2017

    Азат Хамаев «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышында катнашты

    Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.    Утырышта 2017 елның сигез ае эчендә компания бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм быелның октябрь аена, шулай ук дүртенче кварталга бюджеты да расланды. Директорлар советы нефть химиясе блогы предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары һәм үсеш перспективалары турында мәгълүмат тыңлады. Шиналар бизнесын үстерү стратегиясе нигезендә 2025 елга елына 16,2 млн. данә чамасы шина реализацияләнергә тиеш, EBITDA күрсәткече – 2015 елга карата биш мәртәбә – 14,5 млрд. сумга кадәр артачак. Бу юнәлештә төп чаралар: «Viatti» һәм МКҮ шиналары ассортиментын арттыру буенча озак сроклы программаны гамәлгә ашыру, «Кама» НТҮнең матди-техник базасын киңәйтү, җитештерү процессларын оптимальләштерү, импортны алмаштыру, «Tyre&Service» сәүдә-сервис ваклап сату үзәкләре челтәрен киңәйтү. Утырыш барышында компанияне инновацион (технологик) үстерү стратегиясе турындагы мәгълүмат буенча фикер алыштылар. «Татнефть» ГАҖдә интеллектуаль кыйммәтләр булдыру системасы корылган – фикер туган мизгелдән алып җитештерүгә керткәнчегә кадәр. Хәзерге вакытта  инновацион эшчәнлеккә идарә системасының нәтиҗәлелеген арттыру,  инновацион технологияләр портфелен тулыландыру дәвам итә. ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары кулланылды.
  • 28.09.2017

    ТР Бәяләүчеләр союзы: Милли проект кысаларында экспертларны укыту

    Очередное занятие группы опережающего обучения НП "Союз оценщиков Республики Татарстан" открылось сегодня лекцией Евгения Мартынова "Повышение производительности труда в процессе Четвертой  технологической революции". Директор ГАУ «Центр энергосберегающих технологий Республики Татарстан при Кабинете министров РТ», профессор Е.В. Мартынов стоял у истоков и является, вместе с возглавляемой организацией, основным исполнителем мероприятий республиканской программы повышения производительности труда.    Он рассказал слушателям об основных структурных составляющих республиканской и федеральной программ, остановился на приоритетной роли Татарстана в развитии темы среди шести пилотных регионов, определенных Правительством России.    Слушатели программы повышения квалификации «Оценка стоимости предприятия (бизнеса). Оценка эффективности ресурсов и программ повышения производительности труда» - сотрудники организаций - членов НП "Союз оценщиков РТ" задали ряд вопросов лектору, в том числе, по возможности участия экспертов Партнерства в реализуемом проекте, поблагодарили за интересное, содержательное выступление и выразили уверенность в реализации намеченных путей сотрудничества. 
  • 27.09.2017

    Россия Икътисад үсеше министрлыгы бәяләүчеләр квалификация имтиханнары буенча Татарстан позицияен хуплады

    В связи с обращениями оценочного сообщества, в частности, НП "Союз оценщиков РТ", Минземимущества РТ, Президентом Республики Татарстан Рустамом Миннихановым были направлены  предложения в адрес Министра экономического развития Российской Федерации Максима Орешкина об организации квалификационного экзамена оценщиков. Президентом была, в частности, подчеркнута необходимость совместной системной работы в данном направлении  в целях повышения качества оценки, обеспечения интересов государства как заказчика качественной оценки, сокращения количества спорных ситуаций и оптимизации бюджетных расходов. В ответе Минэкономразвития России (исх. №25169-АТ/Д224 от 06.09.2017)  выражена благодарность за поддержку позиции Министерства по реализации законодательных механизмов совершенствования оценочной деятельности, направлена информации об организации работы по проведению квалификационных экзаменов в регионах РФ, сборе предварительных заявок организатором экзамена - ФБУ "Федеральный ресурсный центр по организации подготовки управленческих кадров" (ФРЦ). По информации ФРЦ, более 200 претендентов из Республики Татарстан заполнили предварительные заявки на участие в квалификационном экзамене. Также в ответе было сообщено о возможности организации пункта приема экзамена в г.Казани на базе одной из из представленных  площадок при подготовке проведения квалификационного экзамена в Республике Татарстан.
  • 27.09.2017

    Дәүләт милкен арендага бирү буенча аукцион үткәрелде

    2017 елның 22 сентябре көнне "Республика мөлкәт казнасы" ДБУ Мамадыш үзәк район хастаханәсе оператив идарәсендә булган дәүләт милкен сату буенча ачык аукцион үткәрелде. Дәүләт милке 250 000 гә сатылды.
  • 26.09.2017

    Вакантлы вазыйфаларга конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды

    ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазыйфаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды: Икътисад бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе; Мөлкәт идарәсенең аренда, дәүләт мөлкәтен реализацияләү һәм инвестиция проектларын тормышка ашыру бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе; Хокук идарәсенең методология һәм муниципаль мөлкәт мөнәсәбәтләрен формалаштыру бүлеге  әйдәп баручы киңәшчесе;  Җир ресурслары идарәсенең җирләрнең категориясен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктларның чикләренә кертү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе; Җир ресурслары идарәсенең дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлеге 1 разрядлы өлкән белгече.       

Битләр: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>

Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования