ЯҢАЛЫКЛАР


22
март 2018 ел.
пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы милкендәге мөлкәтне озын срокка һәм льготалы шартларда кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына тапшыру өчен аренда килешмәсе төзү хокукына аукцион игълан ителде.

Арендага тапшыру срогы – 6 ел

Аренда түләве:

Арендалауның беренче елында – 0 процен;

Арендалауның икенче елында – 0;

Арендалауның өченче елында – 25 процент;

Арендалауның дүртенче елында – 50 процентов;

Арендалауның бишенче елында – 75 процентов;

Арендалауның алтынчы һәм аннан соңгы елларында – мөлкәтнең базар бәясе нәтиҗәләре буенча билгеләнгән аренда бәясенең 100 проценты күләмендә.

Максатчан билгеләнеше:

– авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү яки сату өчен;

– Россия Федерациясенең дәүләт программалары,  Россия Федерациясе субъектлары, программалары, муниципаль берәмлекләр программалары билгеләгән социаль әһәмияткә ия эшчәнлек төрләре өчен;

– ашамлык һәм сәнәгать җитештерүчәнлек товарларын, халык куллану товарларын, дару һәм медицина өчен билгеләнеше булган эшләнмәләр җитештерү өчен;

– халыкка коммуналь һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү;

– халык сәнгать һөнәрен үстерү өчен;

– социаль билгеләнештәге объектларны реконструкцияләү һәм төзү өчен.

Аукцион үткәрү турындагы мәгълүмат https://torgi.gov.ru/, сайтында урнаштырылган, белдерү номеры 190318/0050700/01.

Аукцион үткәрү көне һәм вакыты19.04.2018 10.00 сәг. Казан шәһ., Вишневский ур., 26 адресы буенча. (аукционнар залы).

         Аукционда катнашу өчен гаризаларны кабул итү төгәлләнү көне: 09.04.2018 17.00 сәг.

Тулырак мәгълүмат - 264-30-81 телефоны аша.  Җаваплы – Прокофьева Елена Александровна.

 

Игътибар! Аукционда бары тик Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган кече һәм урта эшмәкәрле субъектларының Бердәм реестрына кертелгән кече һәм урта эшмәкәрле субъектлары гына катнаша ала.  Арендага килешмәсе төзү хокукы бирелергә тиешле дәүләт милке исемлеге, мәйданы, башлангыч бәясе, килешмә срогы һәм фотоматериаллар тупланган мәгълүмат министрлыкның рәсми сайтының «Аукционнар и конкурслар» бүлегенең “Татарстан Республикасы милкендәге мөлкәтне озын срокка һәм льготалы шартларда кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына тапшыру өчен арендага бирү” бүлекчәсендә.

 


21
март 2018 ел.
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 30.11.2017 № 3131-р боерыгы нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы “Матди тәэмин итү” ДБУ  Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе органнарында 16  яңа автотранспорт чарасын исәпкә кую һәм иминиятләштерү эшен башкарды.

       Хәзерге вакытта автомобильләр Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына рәсми тапшыру өчен соңгы әзерлекне үтәләр.  

 


20
март 2018 ел.
сишәмбе

2018 нче елның 1 нче марты көне торышына күчемсез милек  объектлары, җир кишәрлекләре бәяләре һәм аренда ставкалары буенча актуальләшкән бәя мониторингы җыелмасының яңа басмасы чыгарылды ТР Бәяләүчеләр союзы тарарфыннан бәяләүчеләр берлеге, копоратив бәяләү заказ бирүчеләр, күчемсез милек базарының һөнәри берләшмәләре, эксперт оешмаларының тәкъдимнәре һәм аналитикасы исәпкә алынды.


19
март 2018 ел.
дүшәмбе

2018 нче елның 17 һәм 18 мартында Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев үзенә беркетелгән ТР Минзәлә муниципаль районында булды. Муниципаль район башлыгы Айдар Сәләхов белән берлектә сайлау участокларында Россия Федерациясе Президенты сайлауларын оештыру белән танышты, шәһәр һәм район активы белән очрашты.


16
март 2018 ел.
җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкиле ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Аксубай һәм Тукай муниципаль районнарында урнашкан җир кишәрлекләрен теркәү сораулары буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәдә Аксубай муниципаль районында урнашкан һәм  Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетына арендага бирелгән җир кишәрлекләренең чикләренә төгәллек кертү турында карар кабул ителде. Тукай муниципаль районында урнашкан җир кишәрлекләре буенча, торбаүткәргечнең 2 нче тармагын җибәрү өчен дәүләт экспертизасы бәяләмәсе максатыннан халык алдында тыңлаулар үткәрү турында сорау каралды. Дәүләт экспертизасы үткәрелгәннән соң торбаүткәргечнең 1 нче тармагын сүтү эше башкарылачак.


15
март 2018 ел.
пәнҗешәмбе

Бәяләүчеләр союзы Партнерлыгы әгъзаләренең чираттагы гомуми еллык җыелышында Партнерлыкның 2017 нче елдагы эшчәнлеге буенча исәп-хисабы тыңланылды, 2018 елда үсеш юнәлешләрен һәм алдагы перспективаны билгеләүче оештыру һәм финанс документлары расланылды, идарә органнары составы сайланылды.


14
март 2018 ел.
чәршәмбе

Республика грантлар конкурсы җиңүчесе ТР Бәяләүчеләр союзы  Чистай шәһәрендә “Сәламәтлек территориясеннән - изгелек территориясенә” социаль-юнәлешле проектын тормышка ашыру эшен башлады.  Төзекләндерү буенча эшләр алдан эшләнелгән план-график буенча “Водников бистәсе” "Бригантина" ТОС  №7 мәйданында башланды. Бу проектны тормышка ашыруда №7 территориаль иҗтимагый үзидарә халкы (җитәкче Н.В. Гәрәев), микрорайон активистлары, шәһәр администрациясе,  оешмалары һәм предприятиеләре актив катнашалар.


13
март 2018 ел.
сишәмбе

22.03.2018 көнне гражданнарны хокукый сораулар буенча консультацияләү максатыннан министрлыклар, ведомство һәм оешмалар белгечләреннән торган мәгълүмати-консультацион төркемне түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районына җибәрү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 12 мартында чыккан №147  карары белән Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары итеп Галиев Артур Ирек улы билгеләнде.


12
март 2018 ел.
дүшәмбе

       Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2018 елның 28 ферале торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 70,99 миллион сум акча керде.      

Шул исәптән, статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 16,08  миллион сум - план 26,6 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 9,30 миллион сум – план 14,1 % ка үтәлгән;

сервитуттан – 0,05 миллион сум – план 2,3 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 2,73 миллион сум – план 10,9 % ка үтәлгән;

җир сатудан – 1,81  миллион сум акча кергән;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 20,3 миллион сум табыш кергән– план 39,9% ка үтәлгән;

дивидентлардан – 20,72  миллион сум – план 19,5 % ка үтәлгән.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования