Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы

Яңалыклар

2018
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
гыйнвар
  • гыйнвар
19 гыйнвар 2018 ел., җомга
  • 05.12.2017

    ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы учреждениедә Бөтендөнья инвалидлар көнен билгеләп үттеләр

    Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы "Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУ Бөтендөнья инвалидлар көнен билгеләп үттеләр. Учреждение җитәкчесе 2 һәм 3 группа инвалидларны бүгенге көндәге хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде һәм бәйрәм белән котлады. Аларга матди ярдәм күрсәтте. 
  • 02.12.2017

    Муниципаль унитар оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлекләре нәтиҗәләрен тикшерү буенча видеоконференция режимында киңәшмә үтте

    29.11.2017 көнне ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә муниципаль унитар оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлекләренед 2017 елның 9 ае нәтиҗәләрен тикшерү буенча видеоконференция режимында киңәшмә үтте. Финанс-хуҗалык эшчәнлекләре зыян салучы һәм кредитлар алган муниципаль унитар  оешмалардан аңлатмалар алынды һәм тиешле  рекомендацияләр бирелде.
  • 01.12.2017

    Коррупциягә каршы көрәш буенча ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы комиссия утырышы үтте

    2017 елның 30 ноябре көнне министр урынбасары Рөстәм Шәмеев җитәкчелегендә Коррупциягә каршы көрәш буенча ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы комиссия утырышы үтте Комиссия утырышында дәүләт хакимияте органнарында һәм РФ субъектларының җирле үзидарә органнарында, РФ Президентының Идел буе  федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты тарафыннан әзерләнгән Коррупциягә каршы көрәш чараларының  2016 елда үтәлеше, ТР Прокуратурасы тарафыннан әзерләнгән  Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлеше буенча күзәҗү практикасы анализы нәтиҗәләре, һәм көн тәртибенә куелган башка күп төрле сораулар каралды. Утырышта шулай ук Коррупциягә каршы көрәш буенча ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы комиссиясенең 2017 елдагы эш планының үтәлеше һәм 2018 елга куелган эш планы проекты каралды.
  • 30.11.2017

    Азат Хамаев «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышында катнашты

    Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.   Утырышта «Татнефть» компаниясенең 2017 елның тугыз ае эчендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге турындагы мәгълүмат тыңланды. Нефть чыгару күләме 21,4 млн. тонна тәшкил иткән, үткән елның шушы чорына карата 2,6%ка артык. 644 яңа нефть чыгару скважинасы һәм 181 басым бирү скважинасы эксплуатациягә тапшырылган. Юлдаш нефть газын җыю күләме 698 млн. куб. метр.  «Татнефть» ГАҖ буенча бухгалтер исәпкә алуының Россия стандартлары нигезендә төяп җибәрелгән продукциядән 2017 елның 9 ае эчендә табыш килере-брутто 502,4 млрд. сум тәшкил итә, табыш килере-нетто (НДСтан башка, экспорт пошлинасыннан һәм акцизлардан башка) – 417,5 млрд. сум, чиста табыш – 86,2 млрд. сум. «Татнефть» төркеме буенча инвестицияләрнең гомуми күләме 63 млрд. сум.    Директорлар советы 2018 елга нефть чыгару һәм геологик-техник чаралар буенча планнарны карады. Җитештерү программасы расланды, аның буенча «Татнефть» төркеме өлеше 28,7 млн. тонна нефть тәшкил итә. «ОПЕК+» илләре килешүе буенча кертелгән чикләүләр беткән очракта, чыгарылучы нефть күләме артырга мөмкин.  Утырышта шулай ук «Татнефть» компаниясе эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.  
  • 29.11.2017

    Арча муниципаль районында җир законнары буенча консультация бирелде

    2017 елның 23  ноябре көнне гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Арча муниципаль районының авылларына  халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.         Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Анна Ханжина җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте. 
  • 27.11.2017

    ТР Хөкүмәте ТР Бәяләүчеләр союзының дәүләти булмаган эксперт оешмалары консорциумы булдыру инициативасын хуплады

    Юл картасы буенча ТР Бәяләүчеләр союзы катнашында булдырыласы ТР дәүләти булмаган экспертлар  консорциумы кулланучылар хокукын яклау һәм ашамлыкларның сыйфатын һәм иминлеген тәэмин итәчәк.   ТР Министрлар Кабинеты карары шулай ук ашамлыкларның иминлеген һәм сыйфатын тәэмин итү максаатыннан  хезмәттәшлек итү һәм мәгълүмат алышу оешмалары итеп "Милли сәүдә маркасы" ДБУ һәм ТР Бәяләүчеләр союзын билгели. 
  • 24.11.2017

    Яшел үзән муниципаль районында фабрика төзелеше өчен җир кишәрлекләре бирү турындагы сорау каралды

    21.11.2017 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Яшел үзән муниципаль районы территориясендә урнашкан "Акульчев" кондитер фабрикасы төзелеше өчен ике җир кишәрлекләре бирү турындагы сорау каралды.  Киңәшмәдә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министырының беренче урынбасары Сергей Демидов, ТР Яшел Үзән муниципаль районы башкарма камитеты җитәкчесе Светлана Кадыйрова, Тр Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыгынң җир ресурслары идарәсе җитәкчесе Гүзәл Миндубаева, "Акульчев" компанияләре төркеме вәкиле Сергей Чернуха катаншты.
  • 24.11.2017

    Дәүләт унитар оешмаларның һәм акционерлык җәмгыятьләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча эш группасының чираттагы утырышы

    23.11.2017 җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә устав капиталында дәүләт өлеше булган Дәүләт унитар оешмаларның һәм акционерлык җәмгыятьләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча эш группасының чираттагы утырышы узды. Утырышта устав капиталында 100% дәүләт өлеше 3 оешма: “ТР Үзәк допозитариясе” АҖ, “Юл хәрәкәте иминлеге” АҖ, “ТР җир мөнәсәбәтләре үсеше үзәге” АҖ һәи ике унитаар оешма: “Җылылык энерго челтәрләре” “ТР Геоүзәге” финанс-хуҗалык эшчәнлекләре анализланды. Утырышта комиссия тарафыннан оешма эшчәнлекләренең зыянга эшләүләре сәбәпләре каралды һәм финанс-хуҗалык эшчәнлекләрен яхшырту буенча рекомендацияләр бирелде.
  • 24.11.2017

    Ятим балаларга бирелергә тиешле фатирларның төзелеш срокларын төгәл билгеләү буенча киңәшмә үтте

    22.11.2017 көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ТР муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары вәкилләре катнашында видеконференция режимында ятим балаларга бирелергә тиешле фатирларның төзелеш срокларын төгәл билгеләү буенча киңәшмә үтте.  
  • 22.11.2017

    Хуҗалык җәмгыятьләре һәм иптәшлекләрен контрольдә тоту һәм идарә органнарындагы дәүләт вәкилләре белән эш буенча ведомствоара комиссия утырышы

    21.11.2017 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Азат Хамаев рәислегендә Хуҗалык җәмгыятьләре һәм иптәшлекләрен контрольдә тоту һәм идарә органнарындагы дәүләт вәкилләре белән эш буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.        Утырышта ведомствоара комиссия әгъзаләре, ТР Президент Аппараты, министрлыклар, ТР Эшмәкәрлек һәм оешмалар ассоциацияләре вәкилләре катнаштылар.        Комиссия эше кысаларында 2017 елга дәүләт вәкилләренең эшчәнлекләренә нәтиҗәләр чыгарылды, 2018 елга бурычлар билгеләнелде.       Утырышта дәүләт вәкилләре һәм бәйсез директорлар вәкилләренә  кандидатуралар каралды һәм расланылды.

Битләр: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>

Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования