ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь 2018 ел.
пәнҗешәмбе

ТР Бәяләүчеләр союзының эш төркеме тарафыннан авыл хуҗалыгы җирләрен арендалау бәясен бәяләү буенча бәяләүчеләр өчен методик рекомендацияләр проекты турында сөйләшенде. Бу сорау республикадагы авыл агросәнәгать секторында товар җитештерүчеләр өчен актуаль булып тора. Продукциянең үзкыйммәте үсү фонында авыл хуҗалыгы җирләреннән файдаланган өчен югары аренда түләве әһәмиятле факторларның берсе булып тора. Экспертлар Партнерлык Идарәчелеге тарафыннан расланырга тиешле проектка тәкъдимнәр керттеләр.

Экспертлар белән беррәттән утырышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының бәяләү бүлеге хезмәткәрләре дә катнаштылар.


20
июнь 2018 ел.
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ акционерларының еллык киңәшмәсендә катнашты. Анда 2017 елга финанс-хуҗалык нәтиҗәләре турында сүз барды. 

Төп доклад белән "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, компания производство планыннан артык эшләде, физик күләм индексы 102,1 процент тәшкил итте. Табыш 162,1 млрд. сум тәшкил итте. 702 мең тонна каучук сатылган. 698 мең тонна пластик чыгарылган, тыгызлыгы түбән булган полиэтиленны чыгару 70 мең тоннага арткан. 

Азат Бикмурзин хәбәр иткәнчә, "Түбән Кама нефть химиясе" төп көчне җитештерүгә юнәлтеп, әйләнә-тирә мохитне саклауга игътибар итә. 2017 елда компания производстволарыннан ташлана торган калдык су күләме 5 млн. 140 мең куб. метрга киметелгән. Калдыклар исә, узган ел белән чагыштырганда, 17 мең тоннага кимегән, атмосферага чыгарыла торган калдыклар 1 мең тоннага кимегән. 

 

Әгәр сезнең җир кишәрлегегез башка җир кишәрлеге белән кисеә яки тулысынча аның чикләрендә ята икән, бу проблеманы Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать итеп чишәргә мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе сезнең мөрәҗәгатегез нигезендә комачаулаган җир кишәрлеген кадастр исәбеннән төшереп бу проблеманы хәл итә. Ләкин бу, комачаулаучы җир кишәрлегенең хокуклы хуҗасы турындагы мәгълүматларның Бердәм дәүләт реестрында булмаган очракта мөмкин.

Бу турыда тулырак ТР буенча Росреестр идарәсе сайтында белешә аласыз.


19
июнь 2018 ел.
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган 30.04.2014 № 289 боерыгы белән “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасында ятим балаларның, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның һәм ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исәбендәге затларны торак урыннар белән тәэмин итү” программасын тормышка ашыру максатыннан ятим балаларга бирелергә тиешле 148 торак фатир сатып алу өчен аукцион игълан ителде:

29.06.2018 09:00 – катнашу өчен гариза бирү төгәлләнү көне;

05.07.2018 09:20 – ачык аукцион уткәрү.


18
июнь 2018 ел.
дүшәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында” дәүләт программасында катнашалар. Бу Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр биналарындагы булган яктылык приборларын энергияне сак тоту приборларына алыштыруны күздә тота. Бүгенге көндә 60% прибор алыштырылды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр “Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында мәгълүмат” модулендә теркәлде. 2017 ел өчен Энергияне сак тоту буенча декларация “Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында мәгълүмат” модулендә тутырылды.

2018 елның 21  июне көнне гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Әгерҗе муниципаль районының авылларына  халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барачак. 

Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Александр Паймухин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтәчәк. 

2018 нче елның 14 июнендә Татарстан башкаласында FIFA 2018 җанатарлар фестивален ачу тантанасы үтте.

Фан-зона 2018 ел футбол буенча Дөнья чемпионаты үтү вакытында эшләяәчәк. Мәйданда «мундиаль» матчларының туры трансляциясе оештырылачак. Моннан тыш, җанаталар өчен төрле активлык зоналары, шулай ук концерт программалары каралган. Мәйдан бер үк вакытта 25 мең кеше сыйдыра ала.

 


14
июнь 2018 ел.
пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский белән очрашты.

Анда республика территориясендә мәдәният объектларын реставрацияләүгә бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.  

«Хәзерге вакытта Казан Кремле объектларында реставрация эшләрен килештерү этабына күчтек», - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Кремле территориясендә урнашкан төрле дәүләт ведомстволары башка биналарга күчтеләр, ә бушаган мәйданнар музей-күргәзмә эшчәнлегенә биреләчәк.

Моннан тыш, Татарстан Президенты Адмиралтейство бинасын төзекләндерү проекты һәм аның янәшәсендәге Диңгез музее булдыру өчен билгеләнгән территория турында сөйләде. Республика проектны федераль финанслашуга өметләнә.  

 


9
июнь 2018 ел.
шимбә

Күпьеллык уңышлы хезмәт һәм җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә үсешкә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов  Указы белән күптән түгел Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазыйфасыннан китеән Сергей Демидов “Данлы хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнде.

 

2018 нче елның 7 нче июне көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Эдуард Дияров рәислегендә видеоконференция режимында 2017 нче ел нәтиҗәләре һәм 2018 нче елныд 1 кварталы нәтиҗәләре буенча муниципаль унитар предприятиеларның финанс-хуҗалык эшчәнлекләре каралды.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан гамәлдәге муниципаль унитар предприятиеләрнең 2017 ел нәтиҗәләре буенча 123, ә 2018 нче елның 1 нче кварталында 119 бухгалтерлык исәп-хисаплары җыелды һәм анализланды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования