ЯҢАЛЫКЛАР


30
май 2018 ел.
чәршәмбе

2008 нче елның 1 нче мартына кадәр исәпкә алынган җир кишәрлекләренә хокук турында мәгълүматлар юк икән, алар исәптән төшерелә. Федераль законнар таләпләре шундый. Дәүләт масштабындагы бу эш файдаланылмый торган яки нәтиҗәле файдаланылмый торган җирләрне ачыклауга һәм хуҗалык әйләнешенә җибәрүгә юнәлтелгән.

Татарстанда бүгенге көндә шундый 17 мең җир кишәрлеге барлыгы ачыкланды. Киләчәктә бу җирләр муниципалитетлар тарафыннан башка кешеләргә бирелергә мөмкин. Ләкин башта теркәү урыны җир хуҗаларын планлаштырылган гамәлләр турында искәртә.

Әгәр күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында җир кишәрлеге турында мәгълүматлар бар, ләкин хокуклы хуҗасы турында мәгълүматлар юк һәм ул җирдә төзелгән йорт икән, хакимият органнарына хокукны билгеләүче документларны сорап хат җибәрелә. Әгәр 3 ай дәвамында хокукны билгеләүче документлар юклыгы турында хәбәр килә икән, мондый җир кишәрлеге исәптән төшерелә.

 

29.05.2018 Биектау муниципаль районында министр урынбасары Рөстәм Мерзакреев катнашында муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләре белән семинар- киңәшмәләр үтте. Киңәшмәдә тиешле территория зонасы буенча муниципаль районнар вәкилләре катнашты. Министр урынбасары чыгышларында муниципаль дәрәҗәдәге җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль сораулар каралды. Зур игътибар җирле бюджетка керүче резервлардан файдалануның үсешенә, мөлкәтне нәтиҗәле файдалануга бирелде, шулай ук территориаль планлаштыру, торак пунктларны киңәйтү, хуҗасыз мөлкәтне теркәү һәм башка сораулар каралды.


29
май 2018 ел.
сишәмбе

2018 нче елга ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 28.08.2017 г. №1958-р (25.09.2017 г. №2171-р үзгәрешләре белән) боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы җирләренең дәүләт кадастры бәяләве үткәрү планлаштырылды.

Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы җирләренең дәүләт кадастры бәяләве эшләрен ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы “Дәүләт кадастр бәяләве үзәге” ДБУ башкара.

2018 нче елның 25 маенда бюджет учреждениесе тарафыннан аралык исәп-хисап документларын формалаштыру эше төгәлләнде һәм тикшерү өчен хокук теркәү органнарына җибәрелде.

Исәп-хисап документлары тиешле таләпләргә туры килгән очракта аралык исәп-хисап документлары кадастр бәясен билгеләү белән бәйле кимчелекләрне тапшыру өчен 60 көнгә дәүләт кадастры бәясе мәгълүматлары фондында урнаштырылачак.

28.05.2018 Буада  министр  урынбасары Эдик Дияров  муниципаль берәмлекләр  җитәкчеләре семинар- киңәшмәсендә катнашты. Бу киңәшмәләрнең һәркайсында тиешле территория зоналарның  муниципаль районы вәкилләре катнашты. Министр урынбасары чыгышларында муниципаль дәрәҗәдәге җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль сораулар каралды. Зур игътибар җирле бюджетка керүче резервлардан файдалануның үсешенә, җир законнарына кергән үзгәрешләр турында, мөлкәтне нәтиҗәле файдалануга бирелде, шулай ук территориаль планлаштыру, торак пунктларны киңәйтү, хуҗасыз мөлкәтне теркәү һәм башка сораулар каралды.


28
май 2018 ел.
дүшәмбе

2018 нче елның 24 маенда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Яңа проектларны этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгының генераль директоры С.В. Чупшева белән берлектә Петербург халыкара икътисад форумында стратегик инициативалар сайтын (http://i.tatarstan2030.ru/) эшләтеп җибәрделәр.

Сайтта теләге булган һәркем Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеше стратегиясенә үзгәрешләр кертү буенча үз инициативасын кертә ала. Шуның өстенә, теләсә кайсы инициативага бәя бирергә мөмкин. Иң яхшы дип табылган инициативалар Стратегия– 2030 га керәчәк.

Моннан тыш, шунда ук Стратегия-2030 ның агымдагы төзәтмәләре, аның төп юнәлешләре, флагман проектлары белән, шулай ук мәгълүмат лентасында Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру өлкәсендә үткәрелгән чаралар белән танышырга мөмкин.

31.12.2017 №507-ФЗ «Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым законнарына үзгәрешләр кертү турындагы» Федераль законы гамәлгә керү сәбәпле Территориаль зоналар һәм торак пунктлар чикләре урыннары турындагы мәгълүматларын Бердәм  дәүләт күчемсез милек реестрына кертү сораулары буенча «Дәүләт теркәве, кадастры һәм картографиясе Федераль хезмәтенең Федераль кадастр палатасы» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе аңлатмалар бирде.

Өлешчә, Учреждение тарафыннан, 13.07.2015 №218-ФЗ “Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында” Федераль законның 32 маддәсенең  18.1 бүлеге нигезендә, территориаль зоналар һәм торак пунктлар чикләре урыннары билгеләү турындагы мәгълүматлар документларында хокук теркәү органнарына җибәрелә торган электрон формада әзерләнгән текст һәм график тасвирламасы мәҗбүри кушымта булырга  (алардагы мәгълүматлар) тиеш.  

Бүген КФУ ның Икътисад, идарә һәм финанслар институты мәйданында бәяләү өлкәсендә квалификация имтиханнары башланды. Ул Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән  300 дән артык бәяләүчене җыйды. Аларның күбесе үзләренең квалификацияләрен бәяләү өлкәсендәге яңа юнәлешләр буенча тулыландыралар. Узган елны 848 гариза кабул итеп, Казан һәм Казан федераль университеты  имтиханнар үткәрүче өч мәйданның берсе булды.

 

Күпьеллык уңышлы хезмәт һәм җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә үсешкә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән күптән түгел Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазыйфасыннан китеән Фәрит Мусин “Данлы хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнде.

Медальне бүген Фәрит Мусинга министрлык җитәкчеләренең киңәшмәсендә министр Азат Хамаев тапшырды. Министр бердәм командада эшләү һәм республика каршында торган бурычларны чишүдә ирешелгән мөһим нәтиҗәләр өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.


25
май 2018 ел.
җомга

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкама органнарың мобилизация эше буенча җаваплы хезмәткәрләре белән уку үткәрелде. Укуны ТР КМ Аппараты планы нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының режимлы-секретлы хезмәтнең әйдәп баручы белгече Олег Масленков алып барды. Мобилизация планы – ул барлык мобилизация эшләрен үз вакытында үтәүне тәүмин итүче төп чараларны чагылдырган документлар җыелмасы. Ул тыныч вакытта конкрет җирле шартлар үзенчәлекләрен, шулай ук мобилизация периоды хәле мөмкинлекләрен исәпкә алып төзелә.

       Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында һөнәри хезмәт эшчәнлеге дәрәҗәсен бәяләү нигезендә 15 дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды, моннан тыш  3 хезмәткәр класслы чиннар алу максатыннан квалификацион имтихан тапшырды.

      


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования