Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы

Яңалыклар

2018
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
гыйнвар
  • гыйнвар
21 гыйнвар 2018 ел., якшәмбе
  • 29.09.2017

    ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында материаль булмаган активларны бәяләү буенча лекцияләр укыла

    Квалификацияне күтәрү курсы кысаларында ТР Бәяләүчеләр Союзы, Тр Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре, Югары уку йортларының профильле дисциплина укытучылары МАОК профессоры Хәмид Мәмәдҗанов лекцияләрен тыңлыйлар. Танылган теоретик 1әи матераль булмаган активларны бәяләү практигы Хәмид Мәмәдҗанов тыңлаучылар игътибарын беренче көннән үк кызыксынучанлык белән җәлеп итте, аларның күп төрле сорауларына кызыклы һәм файдалы җаваплар бирде.
  • 29.09.2017

    Ятим балалар өчен төзелә торган йортларны тәмамлау көннәре билгеләнде

    27.09.2017 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республиксы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары вәкилләре, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, NТр Президенты каршындагы дәүләт торак Фонды. Техник инвентаризацияләү бюросы вәкилләре катнашында ятим балалар өчен төзелә торган йортларны тәмамлау көннәре билгеләү сораулары буенча видеоконференция режимында киңәшмә үтте. Программа кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2017 елда ятим балаалрга тапшыру өчен дәүләт милкенә 305 фатир сатып алу бурычы куелды.  Бүгенге көндә дәүләт милкенә 117 фатир сатып алынган инде. 15.12.2017 кадәр ТР 23 муниципаль районында 188 фатир сатып алынырга тиеш. Киңәшмәдә министр Азат Хамаев ТР  муниципаль районанрының башкарма комитетларына 15.11.2017 кадәр тоак йортларны эксплуатациягә тапшырыга дигән бурыч куйды.
  • 29.09.2017

    Азат Хамаев «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышында катнашты

    Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.    Утырышта 2017 елның сигез ае эчендә компания бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм быелның октябрь аена, шулай ук дүртенче кварталга бюджеты да расланды. Директорлар советы нефть химиясе блогы предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары һәм үсеш перспективалары турында мәгълүмат тыңлады. Шиналар бизнесын үстерү стратегиясе нигезендә 2025 елга елына 16,2 млн. данә чамасы шина реализацияләнергә тиеш, EBITDA күрсәткече – 2015 елга карата биш мәртәбә – 14,5 млрд. сумга кадәр артачак. Бу юнәлештә төп чаралар: «Viatti» һәм МКҮ шиналары ассортиментын арттыру буенча озак сроклы программаны гамәлгә ашыру, «Кама» НТҮнең матди-техник базасын киңәйтү, җитештерү процессларын оптимальләштерү, импортны алмаштыру, «Tyre&Service» сәүдә-сервис ваклап сату үзәкләре челтәрен киңәйтү. Утырыш барышында компанияне инновацион (технологик) үстерү стратегиясе турындагы мәгълүмат буенча фикер алыштылар. «Татнефть» ГАҖдә интеллектуаль кыйммәтләр булдыру системасы корылган – фикер туган мизгелдән алып җитештерүгә керткәнчегә кадәр. Хәзерге вакытта  инновацион эшчәнлеккә идарә системасының нәтиҗәлелеген арттыру,  инновацион технологияләр портфелен тулыландыру дәвам итә. ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары кулланылды.
  • 28.09.2017

    ТР Бәяләүчеләр союзы: Милли проект кысаларында экспертларны укыту

    Очередное занятие группы опережающего обучения НП "Союз оценщиков Республики Татарстан" открылось сегодня лекцией Евгения Мартынова "Повышение производительности труда в процессе Четвертой  технологической революции". Директор ГАУ «Центр энергосберегающих технологий Республики Татарстан при Кабинете министров РТ», профессор Е.В. Мартынов стоял у истоков и является, вместе с возглавляемой организацией, основным исполнителем мероприятий республиканской программы повышения производительности труда.    Он рассказал слушателям об основных структурных составляющих республиканской и федеральной программ, остановился на приоритетной роли Татарстана в развитии темы среди шести пилотных регионов, определенных Правительством России.    Слушатели программы повышения квалификации «Оценка стоимости предприятия (бизнеса). Оценка эффективности ресурсов и программ повышения производительности труда» - сотрудники организаций - членов НП "Союз оценщиков РТ" задали ряд вопросов лектору, в том числе, по возможности участия экспертов Партнерства в реализуемом проекте, поблагодарили за интересное, содержательное выступление и выразили уверенность в реализации намеченных путей сотрудничества. 
  • 27.09.2017

    Россия Икътисад үсеше министрлыгы бәяләүчеләр квалификация имтиханнары буенча Татарстан позицияен хуплады

    В связи с обращениями оценочного сообщества, в частности, НП "Союз оценщиков РТ", Минземимущества РТ, Президентом Республики Татарстан Рустамом Миннихановым были направлены  предложения в адрес Министра экономического развития Российской Федерации Максима Орешкина об организации квалификационного экзамена оценщиков. Президентом была, в частности, подчеркнута необходимость совместной системной работы в данном направлении  в целях повышения качества оценки, обеспечения интересов государства как заказчика качественной оценки, сокращения количества спорных ситуаций и оптимизации бюджетных расходов. В ответе Минэкономразвития России (исх. №25169-АТ/Д224 от 06.09.2017)  выражена благодарность за поддержку позиции Министерства по реализации законодательных механизмов совершенствования оценочной деятельности, направлена информации об организации работы по проведению квалификационных экзаменов в регионах РФ, сборе предварительных заявок организатором экзамена - ФБУ "Федеральный ресурсный центр по организации подготовки управленческих кадров" (ФРЦ). По информации ФРЦ, более 200 претендентов из Республики Татарстан заполнили предварительные заявки на участие в квалификационном экзамене. Также в ответе было сообщено о возможности организации пункта приема экзамена в г.Казани на базе одной из из представленных  площадок при подготовке проведения квалификационного экзамена в Республике Татарстан.
  • 27.09.2017

    Дәүләт милкен арендага бирү буенча аукцион үткәрелде

    2017 елның 22 сентябре көнне "Республика мөлкәт казнасы" ДБУ Мамадыш үзәк район хастаханәсе оператив идарәсендә булган дәүләт милкен сату буенча ачык аукцион үткәрелде. Дәүләт милке 250 000 гә сатылды.
  • 26.09.2017

    Вакантлы вазыйфаларга конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды

    ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазыйфаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды: Икътисад бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе; Мөлкәт идарәсенең аренда, дәүләт мөлкәтен реализацияләү һәм инвестиция проектларын тормышка ашыру бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе; Хокук идарәсенең методология һәм муниципаль мөлкәт мөнәсәбәтләрен формалаштыру бүлеге  әйдәп баручы киңәшчесе;  Җир ресурслары идарәсенең җирләрнең категориясен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктларның чикләренә кертү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе; Җир ресурслары идарәсенең дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлеге 1 разрядлы өлкән белгече.       
  • 26.09.2017

    "Ана һәм бала Казан" күп функцияле госпиталь төзелеше өчен җир кишәрлеген арендага тапшыру килешмәсе имзаланды

    Орегбург такты урамында 2,6 га җир кишәрлегендә "Ана һәм бала Казан" күп функцияле госпиталь төзелеше планлаштырыла.  Җир кишәрлеген арендага тапшыру килешмәсе 5 елга төзелде. Проетка инвестицияләр күләме - 3,2 млрд. дип бирелде. "Ана һәм бала" компанияләре төркеме - хатын-кыз һәм балаларга шәхси медицина ярдәме хезмәте күрсәтү өлкәсендә катнашучы. комапания Россия төбәкләрендә нәселсезлек проблемаларын чишү максатыннан диагностикалау һәм дәвалау буена тулы югары сыйфатлы хезмәт күрсәтүне тәкъдим итә.
  • 25.09.2017

    ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре футбол буенча ярышта катнаштылар

    23 сентябрь көнне Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында “Мирас” спорт комплексында футбол буенча ярыш үткәрелде. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы ярышта актив катнашты.
  • 25.09.2017

    Олы яшьтәге гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация оештырылачак

    2017 елның 29  сентябре көнне сәг. 10.00 -13.00 гә кадәр “Татарстан халыклары дуслыгы йортында” олы яшьтәге гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация оештырылачак. Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Рамил Хәбибуллин  җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтәчәк.

Битләр: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>

Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования