Берләштерү-аналитика бүлеге

назад

Төп функцияләре:

Дәүләт милке белән идарә итү буенча Татарстан Республикасының дәүләт программасын эшләүдә катнашу, әлеге программаны актуальләштерү һәм аның үтәлеше турында хисап әзерләү.
Чираттагы елга Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасы проектына кертү өчен Министрлык компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр формалаштыру.
Татарстан Республикасы Президенты юлламаларын, шул исәптән 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру буенча республика программаларын һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте гамәлләренең комплекслы планнарын тормышка ашыру буенча хисапларны формалаштыру.
Халыкның тормыш сыйфатын һәм аларның эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторлары буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарына идарә итүгә дәүләт заданиесенең үтәлешен тикшерүдә тотуны гамәлгә ашыру.
Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Хөкүмәте йөкләмәләрен үтәү буенча җыелма хисапларны формалаштыру.
Министрлыкның төрле бүлекчәләре компетенцияләренә караган запрослар буенча җыелма мәгълүмат формалаштыру. 
Министрлык компетенциясе кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россия Федерациясе субъектлары, чит ил дәүләтләре арасында төзелә торган килешүләр проектларын карау һәм алар буенча искәрмәләр һәм тәкъдимнәр әзерләү.
«Җир кишәрлекләре белән эш итүгә вәкаләтле җирле үзидарә органнарына шикаятьләр буенча җир белән алыш-биреш ясау өлкәсендә Коррупция» категориясенә «Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасына кергән хәбәрнамәләрне карау.
Муниципаль милекне һәм җирләрдән файдалану һәм сатудан, шулай ук җирле бюджетлар алдында муниципаль милекне һәм җирләрне арендалау килешмәләре буенча бурычлар мониторингы үткәрү.
Чираттагы финанс елына һәм план чорына мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату һәм алардан файдалану буенча Татарстан Республикасы җирле бюджетларының керемнәре фаразын формалаштыру.
Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә эшчәнлек мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнарыннан мәгълүмат җыюны гамәлгә ашыру, әлеге мәгълүматны кулланып отчетлар, материаллар әзерләү.
Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең стажировкаларын, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) җитәкчеләре һәм белгечләре өчен укыту семинарлары үткәрүне оештыру.
«Ачык Татарстан» мәгълүмат порталының «Ведомстволар хисаплары»бердәм дәүләт хисап системасына министрлык администраторы булган хисаплар буенча мәгълүматны үз вакытында кертүне тәэмин итү.
Министрлык тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтү турында хисап формалаштыру.
Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә эш нәтиҗәләре турында ай саен мәгълүмати бюллетень әзерләү.
Министрлык эшчәнлеге турында еллык җыелма хисап әзерләү.
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә Министрлыкның ярты еллык һәм еллык отчетларын әзерләүдә катнашу.

Проценко Дарья Ивановна
Берләштерү-аналитика бүлеге
Проценко Дарья Ивановна
Бүлек җитәкчесе
Телефон:
(843) 221-40-46
Email:
Дернова Татьяна Валентиновна
Әйдәп баручы киңәшче
Телефон:
(843) 221-40-48
Email:
Телефон:
(843) 221-40-02
Email:
Ахмадиева Альбина Юрисовна
Әйдәп баручы консультант
Телефон:
(843) 221-35-31
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International