Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында

Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең

башкарма органнары турында

 

 

Татарстан Республикасы

Дәүләт Советы тарафыннан

2005 елның 24 мартында

кабул ителде

 

(2005 елның 12 декабрендәге 120-ТРЗ номерлы, 2007 елның 9 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы, 2008 елның 11 гыйнварындагы 2-ТРЗ номерлы, 2008 елның 26 декабрендәге 137-ТРЗ номерлы, 2009 елның 3 декабрендәге 56-ТРЗ номерлы, 2010 елның                  30 июлендәге 57-ТРЗ номерлы, 2011 елның 18 ноябрендәге 84-ТРЗ номерлы,                2012 елның 14 июлендәге 54-ТРЗ номерлы, 2014 елның 11 апрелендәге 22-ТРЗ номерлы, 2015 елның 1 июлендәге 46-ТРЗ номерлы, 2016 елның 12 декабрендәге           98-ТРЗ номерлы, 2018 елның 5 мартындагы 5-ТРЗ номерлы, 2018 елның                         9 мартындагы 8-ТРЗ номерлы, 2018 елның 13 июлендәге 55-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

 

I БҮЛЕК. ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘЛӘР

 

1 статья. Әлеге Законның җайга салу предметы

 

Әлеге Закон белән Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарын төзүгә һәм аларның эшчәнлегенә бәйле хокукый мөнәсәбәтләр җайга салына.

 

2 статья. Әлеге Законда кулланылучы төп төшенчәләр

 

1. Әлеге Закон максатлары өчен түбәндәге төп төшенчәләр кулланыла:

1) Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органы – Татарстан Республикасы карамагындагы эшләргә һәм Россия Федерациясе белән Татарстан Республикасының уртак карамагындагы эшләр буенча Татарстан Республикасы вәкаләтләренә караган мәсьәләләр буенча үз компетенциясе чикләрендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары структурасына кертелгән Татарстан Республикасы дәүләт органы;

2) Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары структурасы –Татарстан Республикасы Конституциясе, әлеге Закон һәм башка законнар нигезендә төзелгән Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының аларның рәсми исемнәре кертелгән, исемлеге;

3) гомуми компетенциядәге башкарма хакимият органы – үзенең ведомство территориясе чикләрендә үз карамагындагы мәсьәләләр буенча дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы, үзенә буйсынган тармак, тармакара һәм махсус компетенциядәге башкарма хакимият органнарын берләштерүче һәм аларның эшчәнлегенә юнәлеш бирүче башкарма хакимият органы;

4) тармак компетенциясендәге башкарма хакимият органы – үзенә тапшырылган тармак яисә эшчәнлек даирәсенә карата дәүләт сәясәтен уздыручы һәм идарә функцияләрен гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органы;

5) башкарма хакимиятнең тармакара компетенциядәге органы – үз компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча тармакара координацияләүне, шулай ук эшчәнлекнең аерым бер даирәсендә функциональ җайга салуны гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органы;

6) башкарма хакимиятнең махсус компетенциядәге органы – эшчәнлекнең мәгълүм бер даирәсендә аерым күрсәтмә бирү, тикшереп тору, рөхсәт бирү, координацияләү, оештыру, җайга салу һәм башка махсус идарә функцияләрен гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органы;

7) республика башкарма хакимият органнары – тармак, тармакара һәм махсус компетенциядәге Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары;

8) башкарма хакимият органы компетенциясе – аерым бер идарә функцияләрен гамәлгә ашыру буенча башкарма хакимият органы вәкаләтләре җыелмасы;

9) башкарма хакимият органы вәкаләтләре – башкарма хакимият органының үз эшчәнлеге даирәсендә хокукый актлар кабул итүгә, шулай ук башка төрле дәүләт-хакимият гамәлләрен башкаруга карата хокуклары һәм бурычлары.

2. Әлеге Законда «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары» һәм «Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары» терминнары бер үк мәгънәдә кулланыла.

 

3 статья. Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары эшчәнлегенең хокукый нигезләре

 

1. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары үз эшчәнлекләрен Россия Федерациясе Конституциясе, федераль законнар, Татарстан Республикасы Конституциясе, әлеге Закон, Татарстан Республикасының башка законнары һәм Татарстан Республикасының бүтән норматив хокукый актлары нигезендә гамәлгә ашыра.

2. Татарстан Республикасы вәкиллекләре эшчәнлегенең хокукый нигезе «Татарстан Республикасы вәкиллекләре турында» Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнә.

 

4 статья. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының үзара хезмәттәшлек рәвешләре

 

1. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары түбәндәге рәвешләрдә үзара хезмәттәшлек итәләр:

1) административ буйсыну;

2) норматив хокукый җайга салу;

3) шартнамәләр һәм килешүләр төзү;

4) килештерү һәм координацияләү;

5) дәүләт идарәсе барышында килеп чыга торган башка рәвешләрдә.

2. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының үзара хезмәттәшлек рәвешләре Татарстан Республикасы Конституциясе, әлеге Закон, Татарстан Республикасының башка законнары һәм бүтән норматив хокукый актлары белән билгеләнә.

 

5 статья. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарын финанслау һәм аларның мөлкәте

 

1. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеген финанслау Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән әлеге максатлар өчен бүленгән ассигнованиеләр кысаларында гамәлгә ашырыла.

2. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эш өчен кирәк булган мөлкәт – биналар, элемтә чаралары, техник җиһазлар, транспорт һәм башка матди-техник чаралар белән тәэмин ителәләр.

3. Мөлкәтне Татарстан Республикасының тиешле башкарма хакимияте органнарына беркетү хакында карар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты йә Татарстан Республикасы законнары нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт милкендәге мөлкәт белән идарә итүне гамәлгә ашыру вәкаләте бирелгән Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органы тарафыннан кабул ителә.

4. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарына беркетелгән мөлкәт Татарстан Республикасы дәүләт милке була һәм ул аларның оператив идарәсендә тора.

5. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты билгеләгән очракларда һәм тәртиптә үз эшчәнлекләре өчен кирәк булган мөлкәтне граждан законнары нигезендә арендаларга хокуклы.

 

6 статья. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органы – юридик зат

 

1. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органы юридик зат хокукына ия, аның Татарстан Республикасы Дәүләт гербы сурәте төшерелгән һәм үз исеме язылган мөһере, шулай ук тиешле бюджет счетлары һәм законнарда билгеләнгән тәртиптә ачыла торган башка счетлары бар.

2. Юридик зат хокукы шулай ук мөстәкыйль бүлекчәләр буларак республика башкарма хакимияте органы структурасына керүче дәүләт органнарына, ә аерым очракларда республика башкарма хакимияте органының территориаль органнарына бирелергә мөмкин. (2 пункт 2014 елның 11 апрелендәге 22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

7 статья. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының урнашкан урыны

 

1. Әгәр Татарстан Республикасы Президенты указлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары белән башкасы билгеләнмәгән булса, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә урнаша.

2. Республика башкарма хакимияте органнарының территориаль органнары урнаша торган урын республика башкарма хакимиятенең тиешле органнары тарафыннан билгеләнә. (2 пункт 2014 елның 11 апрелендәге 22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

II БҮЛЕК. ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БАШКАРМА ХАКИМИЯТЕ ОРГАННАРЫ СИСТЕМАСЫ, СТРУКТУРАСЫ, СТАТУСЫ ҺӘМ ВӘКАЛӘТЛӘРЕ

 

8 статья. Татарстан Республикасы башкарма дәүләт хакимияте органнары системасы

 

1. Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары системасына түбәндәгеләр керә:

1) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты – Татарстан Республикасы Хөкүмәте (алга таба — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты);

2) Татарстан Республикасы министрлыклары, дәүләт комитетлары;

3) Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең республика агентлыклары, хезмәтләре, инспекцияләре, үзәкләре, палаталары, департаментлары, комитетлары, баш идарәләре, идарәләре, комиссияләре һәм башка органнары (Татарстан Республикасы ведомстволары);

4) Татарстан Республикасы вәкиллекләре.

2. Дәүләт идарәсенең аерым функцияләрен гамәлгә ашыручы, әлеге Закон нигезендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары структурасына кермәгән республика дәүләт органнары башкарма хакимият органнары статусына ия булмыйлар һәм Татарстан Республикасы Президенты указлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары нигезендә Татарстан Республикасы министрлыклары структурасына аларның мөстәкыйль бүлекчәләре буларак керә алалар.

 

9 статья. Татарстан Республикасы Президенты

 

1. Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә дәүләт башлыгы һәм Татарстан Республикасы башкарма дәүләт хакимияте органнары системасына җитәкчелек итүче Татарстан Республикасының иң югары урындагы заты була.

2. Татарстан Республикасы Президенты:

Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары системасының эшчәнлеген һәм аларның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итә;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлегенә җитәкчелек итә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының отставкасы турында карар кабул итә;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетын төзи, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Премьер-министры кандидатурасын раслау турында тәкъдимнәр кертә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән килештереп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарларын билгеләп куя;

Татарстан Республикасы министрларын, дәүләт комитетлары  рәисләрен,  башкарма хакимиятенең бүтән органнарының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзалары булып торучы җитәкчеләрен, шулай ук  федераль законнар нигезендә Россия Федерациясе субъектларына тапшырылган Россия Федерациясенең аерым вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең бүтән органнары җитәкчеләрен билгеләп куя. Татарстан Республикасы Премьер-министрын һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзаларын, шулай ук федераль законнар нигезендә Россия Федерациясе субъектларына тапшырылган Россия Федерациясенең аерым вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары җитәкчеләрен вазыйфаларыннан азат итә; (бишенче абзац 2007 елның 9 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы министрлыкларын һәм дәүләт комитетларын төзү һәм бетерү турында тәкъдимнәр кертә;

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына «Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның 18 статьясындагы 7 пунктында каралган еллык юлламалар (хисаплар) тапшыра; (җиденче абзац                2010 елның 30 июлендәге 57-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына ел саен Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан һәм гамәлгә куючылары Татарстан Республикасы булган мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешмалар тарафыннан хезмәтләр күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре һәм күрсәтелгән оешмаларның эшчәнлеген камилләштерү буенча күрелә торган чаралар турында мәҗбүри гавами хисап тапшыра. Әлеге хисапта шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан һәм гамәлгә куючылары Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре булган мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендәге оешмалар тарафыннан хезмәтләр күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында мәгълүмат та булырга тиеш; (сигезенче абзац 2018 елның 13 июлендәге 55-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде)

Татарстан Республикасы Конституциясе һәм әлеге Закон нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт хакимиятенең башкарма органнары системасын төзи; (тугызынчы абзац 2010 елның 30 июлендәге 57-ТРЗ номерлы,   2018 елның 13 июлендәге 55-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары структурасын билгели; (унынчы абзац 2010 елның 30 июлендәге 57-ТРЗ номерлы, 2018 елның 13 июлендәге 55-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

федераль законнарда билгеләнгән очракларда һәм тәртиптә Россия Федерациясе субъектларына тапшырылган Россия Федерациясенең аерым вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы республика башкарма хакимияте органы структурасын раслый; (унберенче абзац 2007 елның 9 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде; 2010 елның                           30 июлендәге 57-ТРЗ номерлы, 2018 елның 13 июлендәге 55-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

Россия Федерациясе Конституциясенә, Татарстан Республикасы Конституциясенә һәм законнарына, федераль законнарга, Татарстан Республикасы Президенты указларына каршы килгән очракта, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларын һәм күрсәтмәләрен юкка чыгара; (уникенче абзац 2007 елның 9 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы, 2010 елның 30 июлендәге 57-ТРЗ номерлы, 2018 елның 13 июлендәге 55-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

Татарстан Республикасы Конституциясе һәм законнары, федераль законнар, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы шартнамәләре һәм килешүләре белән башкарма хакимият эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча үзенә йөкләнгән бүтән вәкаләтләрне гамәлгә ашыра. (унөченче абзац 2007 елның 9 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы, 2010 елның 30 июлендәге 57-ТРЗ номерлы, 2018 елның 13 июлендәге                 55-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

3. Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының үз вәкаләтләрен үтәүләрен тәэмин итү һәм аларның эшчәнлеген тикшереп тору буенча үзенә йөкләнгән функцияләрне турыдан-туры да, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аша да, шулай ук үзе төзи торган Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Президенты эшчәнлеген тәэмин итүче бүтән органнар аша да гамәлгә ашыра.

4. Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Конституциясе, федераль законнар, әлеге Закон һәм Татарстан Республикасының башка законнары нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары системасын төзи һәм аларның эшчәнлеге мәсьәләләре буенча указлар чыгара.

41. Татарстан Республикасы Президенты хокукый актлары кул куелган көненнән алып 14 көн эчендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына җибәреләләр. (41 пункт 2014 елның 11 апрелендәге 22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде)

5. “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 18 статьясындагы 7 пунктында каралган еллык юлламалар (хисаплар) агымдагы елның Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 15 октябреннән дә соңга калмыйча тапшырыла. (5 пункт 2010 елның 30 июлендәге 57-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде)

6. Еллык юлламаларны (хисапларны) әзерләү законнарда каралган тәртиптә башкарыла. (6 пункт 2010 елның 30 июлендәге 57-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде)

7. Еллык юлламалар (хисаплар) “Республика Татарстан” һәм “Ватаным Татарстан” газеталарында мәҗбүри рәсми басылып чыгарга тиеш. (7 пункт               2010 елның 30 июлендәге 57-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде)

 

10 статья. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты

 

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты – Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма һәм күрсәтмә бирү органы.

2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы Президенты алдында җаваплы.

3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты – башкарма хакимиятнең гомуми компетенциядәге даими эшләүче коллегиаль органы.

4. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетын төзү һәм аның эшчәнлеге тәртибе, вәкаләтләре федераль законнар, Татарстан Республикасы Конституциясе, әлеге Закон һәм Татарстан Республикасының башка законнары, Татарстан Республикасы Президентының алар нигезендә кабул ителә торган указлары, шулай ук федераль башкарма хакимият органнары килешүләре белән билгеләнә.

 

11 статья. Республика башкарма хакимият органнарына җитәкчелек итү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләтләре

 

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы министрлыкларының, дәүләт комитетларының һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең үзенә буйсынган башка органнарының эшен берләштерә һәм аңа юнәлеш бирә, аларның эшчәнлеген тикшереп тора.

2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты үз компетенциясе кысаларында:

Татарстан Республикасы министрлыклары, дәүләт комитетлары һәм башкарма хакимиятенең бүтән органнары турындагы нигезләмәләрне раслый, аларның аппаратлары хезмәткәрләренең иң чик санын билгели; (икенче абзац 2007 елның 9 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

Татарстан Республикасы министрлыклары, дәүләт комитетлары һәм башкарма хакимиятенең бүтән органнары эшчәнлеген финанслауга Татарстан Республикасы бюджетында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеген финанслау өчен каралган акчалар чикләрендә ассигнованиеләр күләмен билгели;

Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре урынбасарларын вазыйфаларына билгеләп куя һәм вазыйфаларыннан азат итә;  

Татарстан Республикасы министрлыклары, дәүләт комитетлары һәм башкарма хакимиятенең бүтән органнары коллегияләре составларын раслый;

әлеге Закон нигезендә республика башкарма хакимият органнарының территориаль органнарын төзү һәм аларның эшчәнлек тәртибен билгели, аларның эшчәнлеге өчен нормативлар һәм ассигнованиеләр күләмен билгели;

Татарстан Республикасы министрлыклары, дәүләт комитетлары һәм башкарма хакимиятенең бүтән органнары актларын гамәлдән чыгарырга яки әлеге актларның гамәлдә булуын туктатып торырга хокуклы.

3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты турыдан-туры яисә Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең үзе вәкаләт биргән органы аша республика башкарма хакимият органнары тарафыннан кабул ителә торган норматив хокукый актларның (ведомство норматив хокукый актларының) федераль законнарга, Татарстан Республикасы Конституциясенә, Татарстан Республикасы законнарына, Татарстан Республикасы Президентының, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының хокукый актларына туры килү-килмәвен тикшереп тора.

 

12 статья. Татарстан Республикасы министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт комитеты

 

1. Татарстан Республикасы министрлыгы Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең тармак компетенциясендәге органы була.

2. Татарстан Республикасы дәүләт комитеты Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең тармакара компетенциядәге органы була.

3. Татарстан Республикасы министрлыгының, дәүләт комитетының функцияләре, вәкаләтләре, шулай ук аларның эшчәнлек принциплары һәм тәртибе министрлык, дәүләт комитеты турындагы нигезләмә белән билгеләнә.

4. Татарстан Республикасы министрлыгының, дәүләт комитетының агымдагы бурычлары, шулай ук Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең берничә органына йөкләнә торган һәм аларның гамәлләрен координацияләүне таләп итә торган комплекслы тармакара бурычларны хәл итүдә министрлыкларның, дәүләт комитетларының урыны Татарстан Республикасы Президентының, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының хокукый актлары белән билгеләнә.

 

13 статья. Татарстан Республикасы ведомстволары

 

1. Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең махсус компетенциядәге органы буларак әлеге Законда билгеләнгән тәртиптә республика агентлыклары, хезмәтләре, инспекцияләре, үзәкләре, палаталары, департаментлары, комитетлары, баш идарәләре, идарәләре, комиссияләре төзелергә мөмкин. Күрсәтелгән органнар шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында да оештырылырга мөмкин.

2. Әлеге органнарның функцияләре, вәкаләтләре, шулай ук аларның эшчәнлек принциплары һәм тәртибе Татарстан Республикасы Президенты яисә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланучы нигезләмәләр белән билгеләнә.

3. Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының бүтән төрләрен оештыру бары тик әлеге Законга тиешле үзгәрешләр кертелгәннән соң гына башкарылырга мөмкин.

 

14 статья. Татарстан Республикасы вәкиллекләре

 

Татарстан Республикасы вәкиллекләренең статусы, аларны төзү, оештыру һәм аларның эшчәнлек тәртибе «Татарстан Республикасы вәкиллекләре турында» Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнә.

 

III БҮЛЕК. ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫ ЭШЧӘНЛЕГЕН ОЕШТЫРУ

 

15 статья. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты составы һәм структурасы

 

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы Премьер-министрыннан, Премьер-министр урынбасарларыннан, Татарстан Республикасы министрларыннан, дәүләт комитетлары рәисләреннән һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең бүтән башкарма органнары җитәкчеләреннән тора.

2. Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты составына Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең бүтән органнары җитәкчеләрен дә кертергә мөмкин.

3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты составына керүче урындагы затларның исемлеге Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан раслана.

 

16 статья. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләтләре срогы

 

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты  Татарстан Республикасы Президентының вәкаләтләр чоры чикләрендә гамәлдә була һәм яңа сайланган Татарстан Республикасы Президенты алдында үз вәкаләтләрен туктата. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының үз вәкаләтләрен туктатуы турындагы карар Татарстан Республикасы Президенты үз вазыйфасына керешкән көндә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән рәсмиләштерелә. (1 пункт 2012 елның 14 июлендәге 54-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, вәкаләтләрен туктаткан очракта, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының яңа составы төзелгәнче эшләвен дәвам итә.

 

17 статья. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты отставкасы

 

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты отставка сорарга мөмкин, аны Татарстан Республикасы Президенты кабул итә яисә кире кага.

2. Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты отставкасы турында карар кабул итәргә мөмкин.

3. Татарстан Республикасы Президентын федераль законда билгеләнгән тәртиптә вазыйфасыннан читләштерү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының отставкасына китерә.

4. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, отставкага киткән очракта, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының яңа составы төзелгәнче эшләвен дәвам итә.

 

18 статья. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзаларын билгеләп кую һәм вазыйфаларыннан азат итү

 

1. Татарстан Республикасы Премьер-министры үз вазыйфаларына Татарстан Республикасы Конституциясендә каралган тәртиптә билгеләнеп куела.

2. Татарстан Республикасы Премьер-министры кандидатурасы буенча тәкъдим сайланган Татарстан Республикасы Президенты каршында Министрлар Кабинеты вәкаләтләрен туктатканнан соң яисә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты йә Татарстан Республикасы Премьер-министры отставкага киткәннән соң бер айдан да соңга калмыйча Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертелә. (2 пункт 2012 елның 14 июлендәге 54-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

3. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән килештереп, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан билгеләнеп куела.

4. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзалары булып торучы Татарстан Республикасы министрлары, дәүләт комитетлары рәисләре, Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең бүтән органнары җитәкчеләре вазыйфаларына Татарстан Республикасы Премьер-министры тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан билгеләнеп куела.

5. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзаларын вазыйфаларыннан Татарстан Республикасы Президенты азат итә.

6. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзалары отставка сорап гариза бирергә хокуклы.

 

19 статья. Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкару

 

1. Татарстан Республикасы Премьер-министры эш урынында вакытлыча булмаган очракта аның вазыйфаларын вазыйфалар бүленеше нигезендә аның урынбасарларының берсе башкара.

2. Татарстан Республикасы Премьер-министрын вазыйфаларыннан азат иткән очракта Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Премьер-министрын билгеләп куйганчы Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаруны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарларының берсенә йөкләргә хокуклы.

 

20 – 21 статьялар. Үз көчләрен югалтты. – 2009 елның 3 декабрендәге 56-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы.

 

22 статья. Татарстан Республикасы Премьер-министры вәкаләтләре

 

1. Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстан Республикасы Конституциясе, Татарстан Республикасы законнары, Татарстан Республикасы Президенты указлары нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлегенең юнәлешләрен билгели һәм аның эшен оештыра.

2. Татарстан Республикасы Премьер-министры:

1) Татарстан Республикасында һәм аннан читтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты исеменнән эш йөртә;

2) Татарстан Республикасы Президентына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарларын, министрларны, дәүләт комитетлары рәисләрен вазыйфаларына билгеләп кую турында, вазыйфаларыннан азат итү турында тәкъдимнәр кертә;

3) Татарстан Республикасы Президентына Татарстан Республикасы министрлыкларын һәм дәүләт комитетларын төзү, үзгәртеп кору һәм бетерү турында тәкъдимнәр кертә;

4) хәлиткеч тавыш хокукына ия булып, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм аның Президиумы утырышларын алып бара;

5) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты актларын имзалый;

6) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы оешмаларны гамәлгә кую, координация, киңәшләшү органнарын, шулай ук комитетлар, идарәләр һәм башка органнарны оештыру турында тәкъдимнәр кертә һәм шуңа бәйле рәвештә кадрлар мәсьәләләрен хәл итә;

7) Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарлары арасында вазыйфаларны бүлә;

8) дәүләт идарәсе мәсьәләләре буенча карарлар кабул итә һәм бу хакта чираттагы утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына хәбәр итә;

9) үз вәкаләтләре чикләрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзаларын һәм үзенә буйсынган башка урындагы затларны бүләкләү һәм аларга дисциплинар җәза бирү хакында карар кабул итә;

10) Татарстан Республикасы Конституциясе, әлеге Закон, башка законнар һәм норматив хокукый актлар белән билгеләнгән бүтән вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.

3. Татарстан Республикасы Премьер-министры, билгеләнеп куелганнан соң бер атнадан да соңга калмыйча, Татарстан Республикасы башкарма дәүләт хакимияте органнары структурасы буенча Татарстан Республикасы Президентына тәкъдимнәр кертә.

 

23 статья. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарларының вәкаләтләре

 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарлары:

хәлиткеч тавыш хокукы белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышларында катнашалар, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты сәясәтен эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда катнашалар;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертелгән тәкъдимнәрне, карарлар һәм күрсәтмәләр проектларын алдан карыйлар;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларын әзерләүдә катнашалар һәм аларның үтәлешен тәэмин итәләр;

вазыйфалар бүленеше нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларының һәм күрсәтмәләренең үтәлешен тикшереп торалар;

вазыйфалар бүленеше нигезендә башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыралар.

 

24 статья. Татарстан Республикасы министрларының һәм Министрлар Кабинетының башка әгъзаларының вәкаләтләре

 

1. Татарстан Республикасы министрлары һәм Министрлар Кабинетының бүтән әгъзалары:

хәлиткеч тавыш хокукы белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышларында катнашалар;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларын әзерләүдә катнашалар, аларның үтәлешен тәэмин итәләр;

Татарстан Республикасы башкарма хакимияте тиешле органнары җитәкчеләренең әлеге Законда, республика башкарма хакимиятенең тиешле органы турындагы нигезләмәдә, Татарстан Республикасының бүтән норматив-хокукый актларында билгеләнгән вәкаләтләрен башкаралар.

2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты министрлар, дәүләт комитетлары рәисләре яисә тиешле министрлыклар, дәүләт комитетлары вәкилләренең мәҗбүри катнашында аларга караган мәсьәләләрне хәл итә.

 

25 статья. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы

 

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты оператив мәсьәләләрне хәл итү өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумын төзи.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы составына вазыйфасы буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры, аның урынбасарлары, әгәр билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты составына кертелгән булса, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе керә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы составына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының бүтән әгъзалары да керергә мөмкин.

2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышлары кирәк булган саен уздырыла.

3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы карарлары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы әгъзаларының гомуми саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты актларына каршы килмәскә тиеш.

4. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумының теләсә кайсы карарын гамәлдән чыгарырга хокуклы.

 

26 статья. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышлары

 

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзалары утырышларда шәхсән үзләре катнашалар. Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Югары суды, Татарстан Республикасы Арбитраж суды, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы вәкилләре, башка затлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышларында законнар нигезендә йә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты билгеләгән тәртиптә катнашырга хокуклы. (1 пункт            2015 елның 1 июлендәге 46-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышларында Татарстан Республикасы Премьер-министры яисә Татарстан Республикасы Президенты рәислек итә.

3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аерым мәсьәләләрне ябык утырышларда карый, шулай ук утырышлар чакырмыйча гына карарлар кабул итә ала. (3 пункт 2016 елның 12 декабрендәге 98-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

4. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышларын әзерләү һәм уздыру, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан карарлар әзерләү һәм аларны утырышлар чакырмыйча гына кабул итү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Регламенты нигезендә гамәлгә ашырыла. (4 пункт 2016 елның 12 декабрендәге 98-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

27 статья. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышларында карала торган мәсьәләләр (статья 2016 елның                               12 декабрендәге 98-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

1. Түбәндәге мәсьәләләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышларында гына каралалар:

Татарстан Республикасы бюджеты проекты турында һәм аның үтәлеше хакындагы хисап турында;

Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проекты турында һәм аның үтәлеше хакындагы хисап турында;

Татарстан Республикасының икътисадый һәм социаль үсеше программалары проектлары турында;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы составы хакында;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Регламенты турында;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты хакындагы нигезләмәне раслау турында.

2. Башка мәсьәләләр Татарстан Республикасы законнары, Татарстан Республикасы Президентының, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының норматив хокукый актлары белән билгеләнгән очракларда, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты яисә Татарстан Республикасы Премьер-министры карары буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Регламенты белән билгеләнә торган тәртиптә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышларында каралырга мөмкин.

 

28 статья. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты актлары

 

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе, федераль законнар һәм Россия Федерациясенең бүтән норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы законнары, Татарстан Республикасы Президенты указлары нигезендә һәм аларны үтәү йөзеннән карарлар һәм күрсәтмәләр чыгара һәм аларның үтәлешен тикшерә.

2. Норматив характердагы актлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары рәвешендә чыгарыла. Оператив һәм башка агымдагы мәсьәләләр буенча норматив характерда булмаган актлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәләре рәвешендә чыгарыла.

3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты актларын кабул итү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Регламенты белән билгеләнә.

4. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларын һәм күрсәтмәләрен Татарстан Республикасында үтәү мәҗбүри.

5. Дәүләт серен тәшкил итүче белешмәләре яисә конфиденциаль характердагы белешмәләре булган карарлардан гайре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары рәсми бастырып чыгарылырга тиеш.

6. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты актларын бастырып чыгару (халыкка җиткерү) һәм аларның үз көченә керү тәртибе Татарстан Республикасы законнары һәм башка норматив хокукый актлары белән билгеләнә.

61. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты норматив хокукый актлары кабул ителгән көненнән алып 14 көн эчендә Татарстан Республикасы                Дәүләт Советына җибәреләләр. (61 пункт 2014 елның 11 апрелендәге 22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде)

7. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты хокукый характерда булмаган мөрәҗәгатьләр, белдерүләр һәм башка актлар кабул итәргә хокуклы.

 

29 статья. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзалары эшчәнлеген тәэмин итү (статья 2007 елның 9 гыйнварындагы        3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзалары үзләренең хезмәт эшчәнлеге өчен акчалата түләү алалар, аның күләме «Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфалары турында» Татарстан Республикасы Законы һәм Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә билгеләнә.

2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзаларына медицина хезмәте күрсәтү һәм аларны социаль-көнкүреш тәэмин итү «Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфалары турында» Татарстан Республикасы Законы һәм Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актлары нигезендә гамәлгә ашырыла.

 

30 статья. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты

 

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлеген тәэмин итү һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты кабул иткән карарларның башкарма хакимият органнары тарафыннан үтәлүен тикшереп торуны оештыру өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты төзелә.

2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе җитәкчелек итә, ул Татарстан Республикасы Премьер-министры тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан вазыйфасына билгеләнеп куела һәм вазыйфасыннан азат ителә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе әлеге Законның 15 статьясындагы 2 пунктында билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты составына кертелергә мөмкин.

3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты юридик зат булып тора һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты раслый торган Нигезләмә нигезендә эш итә.

4. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратын тоту чыгымнарын финанслау Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетын тоту чыгымнары чикләрендә гамәлгә ашырыла.

 

31 статья. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында органнар һәм оешмалар төзү

 

1. Федераль законнарда һәм Россия Федерациясенең бүтән норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы законнарында, Татарстан Республикасы Президенты указларында билгеләнгән очракларда һәм Татарстан Республикасы Конституциясе, әлеге Закон нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты комитетлар, идарәләр һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында башка ведомстволар төзергә хокуклы.

2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты дәүләт идарәсенең аерым мәсьәләләре буенча бурычларны килешенеп хәл итү өчен, шулай ук үз эшчәнлеген тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында оешмалар гамәлгә куерга, координацияләү, киңәшләшү органнарын һәм башка органнарны төзергә хокуклы.

3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы органнар һәм оешмалар җитәкчеләре вазыйфаларына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнеп куелалар һәм азат ителәләр.

 

IVбүлек. РЕСПУБЛИКА БАШКАРМА ХАКИМИЯТ ОРГАННАРЫН ТӨЗҮ,ҮЗГӘРТЕП КОРУ ҺӘМ БЕТЕРҮ

 

32 статья. Республика башкарма хакимият органнарын төзү

 

1. Татарстан Республикасы министрлыклары һәм дәүләт комитетлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән килешенеп, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан төзелә.

2. Республика башкарма хакимиятенең бүтән органнары Татарстан Республикасы Президенты яисә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан төзелә.

 

33 статья. Республика башкарма хакимият органнарын үзгәртеп кору

 

1. Республика башкарма хакимият органнарын үзгәртеп кору (кушу, бүлү, үзгәртеп оештыру) республика башкарма хакимият органнарын төзүгә карата әлеге Законда билгеләнгән тәртиптәгечә гамәлгә ашырыла.

2. Үзгәртеп корыла торган республика башкарма хакимият органнарының вазыйфаларын тапшыру мәсьәләләре, төзелгән килешүләрдә һәм шартнамәләрдә каралган йөкләмәләрне дә кертеп, хокукый варислык мәсьәләләре, шулай ук гамәлдәге законнар нигезендә дәүләт граждан хезмәткәрләренә гарантияләр һәм компенсацияләр мәсьәләләре республика башкарма хакимият органнарын үзгәртеп кору турындагы акт белән хәл ителә.

3. Республика башкарма хакимиятенең бер органы структурасыннан аерым дәүләт органнарын һәм территория органнарын республика башкарма хакимиятенең бүтән органы структурасына тапшыру Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан гамәлгә ашырыла, ә мондый тапшыру Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан оештырылган республика башкарма хакимият органына караса, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан гамәлгә ашырыла.

 

34 статья. Республика башкарма хакимият органын бетерү

 

1. Татарстан Республикасы министрлыгын, дәүләт комитетын бетерү, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән килешенеп, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан гамәлгә ашырыла.

2. Республика башкарма хакимиятенең бүтән органнары – Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан, ә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты төзегән Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан бетерелә.

3. Республика башкарма хакимият органын бетерү турындагы актта башкарма хакимиятнең бетерелә торган органы функцияләрен тапшыру, хокукый варислык, шул исәптән төзелгән килешүләрдә һәм шартнамәләрдә каралган йөкләмәләр буенча мәсьәләләр, шулай ук гамәлдәге законнар нигезендә башкарма хакимиятнең әлеге органының дәүләт граждан хезмәткәрләренә һәм башка хезмәткәрләренә гарантияләр һәм компенсацияләр бирү, ликвидация комиссиясен төзү мәсьәләләре хәл ителә.

 

V бүлек. РЕСПУБЛИКА БАШКАРМА ХАКИМИЯТ ОРГАННАРЫ ЭШЧӘНЛЕГЕН ОЕШТЫРУ

 

35 статья. Республика башкарма хакимият органы структурасы

 

1. Республика башкарма хакимият органы структурасы, башкарма хакимият органының үзәк аппаратын, территория органнарын һәм системалы рәвештә берләшкән һәм административ тәртиптә республика башкарма хакимият органы җитәкчесенә буйсынган башка органнарны (коллегияләрне, комиссияләрне) кертеп, башкарма хакимият органының структур бүлекчәләре җыелмасыннан гыйбарәт. (1 пункт 2014 елның 11 апрелендәге 22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

2. Татарстан Республикасы министрлыгы структурасына шулай ук мөстәкыйль бүлекчә сыйфатында дәүләт органнары да керергә мөмкин.

3. Республика башкарма хакимият органының аерым функцияләрен гамәлгә ашыруда ярдәм итү өчен төзелә торган һәм аның карамагында булган фәнни, эксперт, уку һәм башка дәүләт учреждениеләре Татарстан Республикасы башкарма хакимият органы структурасына кертелми.

4. Республика башкарма хакимияте органы структурасы – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан, ә федераль законнарда, Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән очракларда Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан раслана. (4 пункт 2007 елның 9 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде)

 

36 статья. Татарстан Республикасы министрлыгы структурасына керүче дәүләт органнары

 

1. Татарстан Республикасы Президенты указлары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары белән Татарстан Республикасы министрлыгы структурасында министрлыкның мөстәкыйль бүлекчәсе сыйфатында үз компетенцияләре чикләрендә дәүләт идарәсенең аерым функцияләрен гамәлгә ашыручы һәм тиешле министрлыкның аерым хокукларына ия булган хезмәтләр, агентлыклар, комитетлар, дәүләт комиссияләре, баш идарәләр һәм башка дәүләт органнары төзелергә мөмкин.

2. Татарстан Республикасы министрлыгы структурасына мөс­тәкыйль бүлекчә сыйфатында керүче дәүләт органының компетенциясе һәм эшләү тәртибе тиешле министрлык хакындагы нигезләмә белән, шулай ук тиешле дәүләт органы хакында аны үтәү йөзеннән кабул ителгән нигезләмә яисә бүтән норматив хокукый акт нигезендә билгеләнә.

 

37 статья. Республика башкарма хакимият органының үзәк аппараты

 

1. Республика башкарма хакимият органының үзәк аппараты тиешле башкарма хакимият органы тарафыннан эшчәнлек мәсьәләләре буенча кабул ителә торган карарларның аналитик, хокукый, оештыру-техник әзерлеген гамәлгә ашыра, кабул ителгән карарларның үтәлешен оештыра, шулай ук республика башкарма хакимият органы эшчәнлеген башкача тәэмин итүне тормышка ашыра.

2. Республика башкарма хакимият органы үзәк аппаратының штат расписаниесе билгеләнгән структура, хезмәткәрләрнең иң чик саны һәм хезмәткә түләү фонды чикләрендә республика башкарма хакимият органы җитәкчесе тарафыннан раслана.

3. Республика башкарма хакимият органы үзәк аппараты структурасына тиешле орган эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча төзелгән департаментлар, баш идарәләр, идарәләр, бүлекләр, шулай ук республика башкарма хакимият органы эшчәнлеген оештыру ягыннан, матди-техник һәм башкача тәэмин итү максатларында төзелгән структур бүлекчәләр керергә мөмкин. (3 пункт 2008 елның 26 декабрендәге 137-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

38 статья. Республика башкарма хакимият органнарының территория органнары

 

1. Республика башкарма хакимият органнары Татарстан Республикасының тиешле административ-территория берәмлекләрендә (районнарда, республика буйсынуындагы шәһәрләрдә) йә Татарстан Республикасының берничә административ-территория берәмлеген үз эченә алган территорияләрендә үз территория органнарын төзергә хокуклы. Республика башкарма хакимият органының территория органнары республика башкарма хакимиятенең тиешле органы компетенциясен әлеге территориядә гамәлгә ашыру өчен йә аның эшчәнлегенең аерым юнәлешләре буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен төзеләләр.

2. Республика башкарма хакимият органнарының территория органнары Татарстан Республикасы законнары нигезендә эш итәләр һәм үзләренең эшчәнлекләрен башкарма хакимиятнең бүтән органнары һәм җирле үзидарә органнары белән килешенеп гамәлгә ашыралар.

3. Республика башкарма хакимият органының территория органы структурасы республика башкарма хакимиятенең тиешле органы тарафыннан билгеләнә һәм территория органы эшчәнлеген тәэмин итү өчен төзелә торган бүлекләрне, идарәләрне һәм башка структур бүлекчәләрне үз эченә алырга мөмкин.

4. Республика башкарма хакимият органнарының территория органнарын төзү, оештыру һәм аларның эшләү тәртибе әлеге Закон, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының норматив хокукый актлары, республика башкарма хакимиятенең тиешле органы турындагы нигезләмә, тиешле территория органы хакындагы нигезләмә нигезендә билгеләнәләр.

 

39 статья.Үз көчен югалтты. – 2014 елның 11 апрелендәге 22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы.

 

40 статья. Республика башкарма хакимият органнары җитәкчеләре

 

1. Республика башкарма хакимият органына Татарстан Республикасы Конституциясе, федераль законнар, әлеге Закон, башкарма хакимиятнең тиешле органы турындагы нигезләмә нигезендә Татарстан Республикасы Президенты яисә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан вазыйфасына билгеләнеп куела һәм вазыйфасыннан азат ителә торган җитәкче җитәкчелек итә. (1 пункт 2007 елның 9 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

2. Татарстан Республикасы министрлыгын, дәүләт комитетын тиешле министр, дәүләт комитеты рәисе җитәкли. Республика башкарма хакимиятенең бүтән органы җитәкчесе вазыйфасының атамасы әлеге орган турындагы нигезләмә белән билгеләнә.

3. Республика башкарма хакимият органы җитәкчесе үз компетенциясе чикләрендә:

республика башкарма хакимият органы эшен оештыра;

башка дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган оешмалар, учреждениеләр, предприятиеләр белән мөнәсәбәтләрдә республика башкарма хакимият органы исеменнән эш йөртә;

үзенең урынбасарлары арасында вазыйфаларны бүлә, шулай ук республика башкарма хакимият органы үзәк аппараты структур бүлекчәләре җитәкчеләренең бурычларын билгели;

республика башкарма хакимият органының компетенциясенә керүче функцияләрнең һәм вәкаләтләрнең үтәлеше, әлеге орган тарафыннан кабул ителә торган хокукый актларның һәм аның тарафыннан гамәлгә ашырыла торган оештыру-күрсәтмә бирү гамәлләренең законлылыгы өчен шәхсән җавап бирә;

республика башкарма хакимият органының, аның структур бүлекчәләренең эшчәнлеген, шулай ук мөстәкыйль бүлекчә буларак әлеге орган структурасына керүче яки үзенә буйсынган дәүләт органнарының, дәүләт учреждениеләренең, оешмаларының һәм предприятиеләренең эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча хокукый актлар чыгара;

республика башкарма хакимият органы структурасына керүче структур бүлекчәләр һәм дәүләт органнары турындагы нигезләмәләрне, шулай ук әлеге орган тарафыннан төзелә торган учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр хакындагы нигезләмәләрне яисә башка норматив актларны раслый;

республика башкарма хакимият органында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтенең дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүче дәүләт граждан хезмәткәрләрен вазыйфаларына билгеләп куя һәм вазыйфаларыннан азат итә;

федераль законнарга һәм Татарстан Республикасы законнарына, шулай ук республика башкарма хакимият органының хокукый актларына каршы килгән очракта мөстәкыйль бүлекчәләр сыйфатында республика башкарма хакимият органы структурасына керүче яисә үзенә буйсынган дәүләт органнары, территория органнары һәм күрсәтелгән органнарның вазыйфаи затлары, шулай ук аның карамагындагы дәүләт учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре актларын гамәлдән чыгарырга хокуклы; (3 пунктның тугызынчы абзацы 2014 елның 11 апрелендәге 22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

республика башкарма хакимиятенең тиешле органы турындагы нигезләмәдә, Татарстан Республикасының бүтән норматив хокукый актларында билгеләнгән башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.

4. Татарстан Республикасы Президенты указлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары белән Татарстан Республикасы министрына, дәүләт комитеты рәисенә министрлык, дәүләт комитеты карамагындагы мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасының берничә министрлыгының, дәүләт комитетларының һәм бүтән башкарма хакимият органнарының эшчәнлеген координацияләүне гамәлгә ашыру, шулай ук дәүләт комиссияләре, шул исәптән тармакара комиссияләр эшчәнлегенә җитәкчелек итү буенча вәкаләтләр йөкләнергә мөмкин.

5. Республика башкарма хакимият органы җитәкчесенең урынбасарлары була, алар вазыйфаларына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнеп куела һәм вазыйфаларыннан азат ителә. Республика башкарма хакимият органы җитәкчесе урынбасарларының саны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнә.

6. Республика башкарма хакимият органы җитәкчесенең хокукый актларына карата Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына яисә судка билгеләнгән тәртиптә шикаять бирелергә мөмкин.

 

41 статья. Республика башкарма хакимият органы коллегиясе

 

1. Республика башкарма хакимият органында билгеләнгән эшчәнлек даирәсендә мөһим мәсьәләләрне килешенеп хәл итү өчен күрсәтелгән орган җитәкчесе (коллегия рәисе), вазыйфалары буенча коллегия составына керүче урынбасарлары, шулай ук башка затлар, шул исәптән республика башкарма хакимият органы структур бүлекчәләре, аңа буйсынган оешмалар җитәкчеләре составында коллегия төзелергә мөмкин.

2. Республика башкарма хакимият органы коллегиясе составы һәм аның саны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан раслана.

 

42 статья. Республика башкарма хакимият органы турында нигезләмә

 

1. Республика башкарма хакимият органының Татарстан Республикасы законнарында һәм Татарстан Республикасы Президенты указларында каралган бурычларын үтәвен тәэмин итүче республика башкарма хакимият органының функцияләре һәм вәкаләтләре республика башкарма хакимият органы турындагы нигезләмәдә беркетелә.

2. Республика башкарма хакимият органы структурасына мөстәкыйль бүлекчәләр сыйфатында керүче дәүләт органнарының, аның территория органнарының вазыйфалары, вәкаләтләре, хокуклары, бурычлары һәм җаваплылыгы да республика башкарма хакимият органы турындагы нигезләмә белән билгеләнә. (2 пункт 2007 елның 9 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы, 2014 елның 11 апрелендәге 22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

3. Башкарма хакимият органы җитәкчесенең тиешле вәкаләтләрен һәм хокукларын, башкарма хакимият органы структур бүлекчәләренең һәм республика башкарма хакимият органы структурасына керүче дәүләт органнары җитәкчеләренең вәкаләтләрен, аларны вазыйфаларына билгеләү һәм вазыйфаларыннан азат итү тәртибен, аларның хокукларын һәм җаваплылыгын эченә алган республика башкарма хакимият органы белән идарә итү системасы нигезләмә белән билгеләнә.

4. Республика башкарма хакимият органы турындагы нигезләмә республика башкарма хакимият органы төзелгәннән яки үзгәртеп корылганнан соң ике ай вакыт эчендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан раслана. Татарстан Республикасы Президенты төзегән республика башкарма хакимият органы турындагы нигезләмә, Татарстан Республикасы министрлыкларыннан һәм дәүләт комитетларыннан гайре, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан раслана.

 

43 статья. Республика башкарма хакимият органының хокукый актлары

 

1. Республика башкарма хакимият органнары үзләре карамагындагы мәсьәләләр буенча үз компетенциясе чикләрендә норматив хокукый актлар чыгаралар, кагыйдәләр, нигезләмәләр, регламентлар, күрсәтмәләр, методик документлар раслыйлар, шулай ук республика башкарма хакимият органына буйсынган барлык оешмалар, учреждениеләр һәм предприятиеләр өчен үтәлүе мәҗбүри булган күрсәтмә бирү актлары чыгаралар. Республика башкарма хакимият органы тарафыннан чыгарыла торган хокукый актларның төрләре әлеге орган турындагы нигезләмә белән билгеләнә.

2. Татарстан Республикасы законнарында, Татарстан Республикасы Президентының, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының норматив хокукый актларында билгеләнгән очракларда республика башкарма хакимият органнары үз компетенциясе чикләрендә бүтән башкарма хакимият органнары, дәүләтнең башка органнары, җирле үзидарә органнары тарафыннан үтәлүе мәҗбүри булган норматив хокукый актлар, шулай ук гомуммәҗбүри характердагы норматив хокукый актлар чыгарырга хокуклы.

3. Республика башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актлары дәүләт теркәве узарга тиеш. Республика башкарма хакимият органнарының дәүләт теркәвен узган норматив хокукый актлары, дәүләт серен яки конфиденциаль характердагы мәгълүматларны үз эченә алган актлардан һәм аларның аерым нигезләмәләреннән тыш, Татарстан Республикасы законнарында, Татарстан Республикасы Президентының һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының норматив хокукый актларында билгеләнгән тәртиптә мәҗбүри рәвештә рәсми бастырып чыгарылырга тиеш. (3 пункт 2018 елның 9 мартындагы            8-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

4. Республика башкарма хакимият органнарының хокукый актларына карата билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына яисә судка шикаять белдерелергә мөмкин.

5. Республика башкарма хакимият органы тарафыннан кабул ителгән хокукый акт тулысынча яки өлешчә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан гамәлдән чыгарылганда йә суд тарафыннан законнарга каршы килә дип танылган очракта республика башкарма хакимият органы җитәкчесе кичекмәстән үз компетенциясендә булган тиешле республика башкарма хакимияте органының һәм шулай ук үзенә буйсынган дәүләт органнары, учреждениеләре һәм оешмаларының мондый актны куллануларын (үтәүләрен) туктатырлык тиешле чараларны күрергә бурычлы.

6. Республика башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актлары дәүләт теркәве узган көннән алып 14 көн эчендә республика башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актларына дәүләт теркәве уздыруга вәкаләтле Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органы тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юллана. (6 пункт 2014 елның 11 апрелендәге 22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде, 2018 елның                            9 мартындагы 8-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

44 статья. Татарстан Республикасы министрлыклары струк-турасына керүче дәүләт органнары һәм республика башкарма хакимият органнарының территория органнары хокукый актлары

 

1. Мөстәкыйль бүлекчәләр сыйфатында Татарстан Республикасы министрлыгы структурасына керүче дәүләт органнары, республика башкарма хакимият органнарының территория органнары үз компетенциясе чикләрендә боерыклар һәм башка күрсәтмә бирү хокукый актлары чыгаралар.

2. Республика башкарма хакимият органы мөстәкыйль бүлекчә сыйфатында үз структурасына керүче дәүләт органы һәм шулай ук үз территория органы чыгарган хокукый актның гамәлдә булуын туктатып торырга яисә аны гамәлдән чыгарырга хокуклы.

 

VI бүлек. ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БАШКАРМА ХАКИМИЯТ ОРГАННАРЫНЫҢ КОМПЕТЕНЦИЯСЕ

 

45 статья. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты компетенциясе

 

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты:

үз вәкаләтләре чикләрендә кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыру, тәэмин итү һәм яклау, милекне һәм җәмәгать тәртибен саклау, терроризмга һәм экстремизмга каршы тору, җинаятьчелеккә каршы көрәш гамәлләрен башкара; (икенче абзац 2008 елның 11 гыйнварындагы 2-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе, федераль законнар һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы законнары һәм башка норматив хокукый актлары үтәлешен тәэмин итә;

киләчәккә һәм агымдагы чорга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешен фаразлый, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый комплекслы үсешен тәэмин итү гамәлләрен әзерли һәм башкара, Татарстан Республикасының икътисадый һәм социаль үсеше процессларына идарә итә;

Татарстан Республикасы бюджеты проектын, Татарстан Республикасының бюджеттан тыш дәүләт территория фондларының бюджетлары проектларын әзерли;

(бишенче абзац 2018 елның 5 мартындагы 5-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

“Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы стратегик планлаштыру документларын эшләү һәм төзәтү тәртибен билгели һәм мондый документларны раслый (хуплый); (алтынчы абзац 2018 елның 5 мартындагы 5-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде)

Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешен тәэмин итә һәм әлеге бюджет үтәлеше турындагы хисапны, Татарстан Республикасының бюджеттан тыш дәүләт территория фондларының бюджетлары үтәлеше турындагы хисапларны, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре хакындагы еллык хисапларны, Татарстан Республикасы дәүләт программаларын гамәлгә ашыру барышы һәм аларның нәтиҗәлелеген бәяләү турындагы җыелма еллык докладны, Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру буенча чаралар планы үтәлеше барышы хакындагы еллык хисапларны әзерли; (җиденче абзац 2018 елның 5 мартындагы 5-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

финанслар, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль тәэминат һәм экология өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәтен үткәрүдә үз вәкаләтләре чикләрендә катнаша; (сигезенче абзац 2008 елның 11 гыйнварындагы 2-ТРЗ номерлы, 2018 елның 5 мартындагы 5-ТРЗ номерлы  Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

икътисад, финанслар, социаль-хезмәт өлкәсендә, мәдәният, фән, мәгариф, табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, гадәттән тыш вәзгыятьләрне булдырмау һәм бетерү өлкәсендә, торак-коммуналь өлкәдә үз вәкаләтләре чикләрендә карарлар кабул итә; (тугызынчы абзац 2018 елның                       5 мартындагы 5-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән гамәлгә ашырыла торган озак вакытка исәпләнелгән максатчан программаларны (ярдәмче программаларны) раслый һәм аларны гамәлгә ашыруны тәэмин итә; (унынчы  абзац 2011 елның 18 ноябрендәге 84-ТРЗ номерлы, 2018 елның 5 мартындагы 5-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

 Татарстан Республикасы законнары нигезендә Татарстан Республикасы милкенә идарә итә һәм аның белән эш итә, шулай ук федераль законнар һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары нигезендә Татарстан Республикасы идарәсенә тапшырылган федераль милеккә идарә итә; (унберенче абзац 2008 елның 11 гыйнварындагы 2-ТРЗ номерлы, 2018 елның 5 мартындагы               5-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)

җирле үзидарә органына, җирле үзидарәнең сайлаулы яисә бүтән урындагы затына үзләре бастырып чыгарган актлар Россия Федерациясе Конституциясенә, федераль законнарга һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларына, Татарстан Республикасы Конституциясенә, Татарстан Республикасы законнарына һәм башка норматив хокукый актларына туры килмәгән очракта шушы актларны законнарга туры китерүне тәкъдим итәргә хокуклы, шулай ук судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы; (уникенче абзац 2018 елның 5 мартындагы 5-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча Татарстан Республикасы чикләрен үзгәртү хакындагы мәсьәлә буенча килешү проектын һәм башка документлар әзерли; (унөченче абзац 2018 елның 5 мартындагы 5-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

тышкы икътисадый эшчәнлекне гамәлгә ашыра, Татарстан Республикасының тышкы икътисадый һәм төбәкара багланышларын гамәлгә ашыру турында үз вәкаләтләре чикләрендә килешүләр төзи; (ундүртенче абзац 2018 елның                           5 мартындагы 5-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

Татарстан Республикасы Конституциясе һәм әлеге Закон нигезендә Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең бүтән органнарын булдыра һәм аңа җитәкчелекне гамәлгә ашыра; (унбишенче абзац 2018 елның 5 мартындагы 5-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

үзенә бирелгән закон чыгару инициативасы хокукын Татарстан Республикасы Дәүләт Советында гамәлгә ашыра; (уналтынчы абзац 2018 елның 5 мартындагы              5-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

үз вәкаләтләре кысаларында расасына, милләтенә, теленә, дингә мөнәсәбәтенә һәм башка хәлләргә бәйсез рәвештә кеше һәм гражданның хокуклары, ирекләре һәм законлы мәнфәгатьләре тигезлегенең дәүләт гарантияләрен тәэмин итү; социаль төркеме, расасы, милләте, теле яки дине билгеләренә карап хокукларын чикләүне һәм дискриминацияләүне булдырмау; Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче Россия Федерациясе халыкларының этномәдәни күптөрлелеген, аларның телләрен һәм мәдәниятен саклап калу һәм үстерү; милли азчылыкның хокукларын яклау; мигрантларны социаль һәм мәдәни адаптацияләү; милләтара (этносара) конфликтларны  профилактикалау, милләтара һәм конфессияара килешүне тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыра; (Унҗиденче абзац 2014 елның 11 апрелендәге 22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде, 2018 елның                              5 мартындагы 5-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

Татарстан Республикасы законында билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы белән үзара хезмәттәшлекне гамәлгә ашыра. (Унсигезенче абзац 2015 елның 1 июлендәге 46-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелде, 2018 елның 5 мартындагы 5-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы Конституциясендә, федераль законнарда, әлеге Законда, Татарстан Республикасының башка законнарында, шулай ук башкарма хакимиятнең федераль органнары белән килешүләрдә билгеләнгән бүтән вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.

 

46 статья. Республика башкарма хакимият органнары компетенциясен билгеләү

 

Республика башкарма хакимият органнары компетенциясе Татарстан Республикасы Конституциясе, федераль законнар, әлеге Закон, Татарстан Республикасының башка законнары, Татарстан Республикасы Президентының һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының хокукый актлары, федераль башкарма хакимият органнары белән төзелгән килешүләр нигезендә билгеләнә һәм республика башкарма хакимияте органнары турындагы нигезләмәләрдә беркетелә.

 

47 статья. Республика башкарма хакимият органнары функцияләре

 

Республика башкарма хакимият органнары үзләренә тапшырылган вәкаләтләр чикләрендә:

билгеләнгән эшчәнлек даирәсендә Татарстан Республикасы исеменнән идарә итүне һәм җайга салуны гамәлгә ашыралар;

билгеләнгән эшчәнлек даирәсендә социаль-икътисадый сәясәт уздыралар һәм башка дәүләт сәясәтен әзерлиләр һәм гамәлгә ашыралар;

законнар, башка хокукый актлар, республика программалары проектларын әзерлиләр, республиканың федераль программаларда катнашуы буенча тәкъдимнәр әзерлиләр һәм Татарстан Республикасы Президентына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертәләр, расланганнан соң аларны гамәлгә ашыруда катнашалар;

конкрет чаралар күрү һәм үзләренә буйсынган учреждениеләрдә, оешмаларда, предприятиеләрдә эшне оештыру юлы белән Татарстан Республикасы законнарын һәм бүтән төрле норматив хокукый актларын үтиләр, аларның үтәлешен тикшереп торалар;

шартнамәләр һәм килешүләр төзиләр;

билгеләнгән эшчәнлек даирәсендә тиешле федераль башкарма хакимият органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы, җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыралар; (җиденче абзац 2015 елның 1 июлендәге 46-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

билгеләнгән эшчәнлек даирәсендә кадрлар сәясәте уздыралар, кадрлар әзерләүне, аларны яңа һөнәргә өйрәтүне һәм белгечлекләрен арттыруны оештыралар;

үз буйсынуларындагы учреждениеләрнең, оешмаларның, предприятиеләрнең эшчәнлегенә җитәкчелек итәләр;

конкрет республика башкарма хакимият органының статусыннан һәм билгеләнгән эшчәнлек даирәсенең үзенчәлекләреннән килеп чыга торган һәм әлеге орган турындагы нигезләмәдә беркетелгән бүтән функцияләрне башкаралар.

 

48 статья. Республика башкарма хакимият органнары функцияләре кодификаторы

 

1. Республика башкарма хакимият органнарының функцияләре дәүләт белән идарә итү функцияләрен классификацияләүнең бердәм методологиясе нигезендә билгеләнә.

2. Башкарма хакимият органнары функцияләре кодификаторын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты раслый.

 

VII бүлек. ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ АРАСЫНДАГЫ ҮЗАРА МӨНӘСӘБӘТЛӘР

 

49 статья. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетын, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлеге программаларын булдыруда катнашуы

 

1.Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә Татарстан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча Премьер-министр кандидатурасын раслый, Премьер–министр урынбасарларын билгеләп кую, Татарстан Республикасы министрлыкларын һәм дәүләт комитетларын төзү һәм бетерү турында Татарстан Республикасы Президенты тәкъдимнәрен килештерә.

2. Яңа төзелгән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты үз вәкаләтләре чорына алдагы эшчәнлеге программасын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каравына кертә.

 

50 статья. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының закон чыгару эшчәнлегендә катнашуы

 

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон чыгару инициативасы хокукына ия.

2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кушуы буенча яисә үз инициативасы белән законнарның, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарларының проектларын эшләүне оештыра һәм аларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каравына кертә.

3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты нигезендә аның каравында булган закон проектларына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарлары проектларына төзәтмәләр кертергә хокуклы.

4. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты үз инициативасы белән яисә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының, комитетларының таләпләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына анда каралучы законнар һәм закон проектлары турында рәсми бәяләмәләр җибәрергә мөмкин. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәсми бәяләмәләре Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентында билгеләнгән тәртиптә һичшиксез каралырга тиеш.

5. Татарстан Республикасы Премьер-министры, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының бүтән әгъзалары яисә алар вәкаләт тапшырган затлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының һәм аның тарафыннан төзелә торган органнарның утырышларында киңәш бирү тавышы хокукында катнашырга хокуклы.

6. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында һәм аның тарафыннан төзелә торган органнарда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты керткән закон проектын тәкъдим итү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәсми вәкиле (рәсми вәкилләре) билгеләнә. Төзәтмәләр һәм рәсми бәяләмәләр буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты позицияләрен нигезләү өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры кушуы буенча махсус вәкил җибәрелергә мөмкин, аның вәкаләтләре шушы йомышнамәдә билгеләнә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкилләре законнар һәм закон проектлары каралганда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның тарафыннан төзелә торган органнарның утырышларында катнашалар, анда аларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты нигезендә сүз бирелә.

 

51 статья. Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлеге хакындагы хисапларны тапшыру

 

1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше хакындагы хисапларны Татарстан Республикасы Бюджет кодексында билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тапшыра.

2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән кайбер мәсьәләләр буенча үз эше хакында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы билгеләгән вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы алдында хисап тота.

 

52 статья. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзаларының Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары, комиссияләре һәм депутатлары белән үзара хезмәттәшлеге

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзалары Татарстан Республикасы Конституциясендә, Татарстан Республикасы законнарында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентында билгеләнгән тәртиптә һәм рәвештә үз карамакларындагы мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары, комиссияләре һәм депутатлары белән үзара хезмәттәшлекне гамәлгә ашыра.

 

53 статья. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым әгъзаларына ышанычсызлык белдерү

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә Татарстан Республикасы Премьер-министрына һәм аның урынбасарларына ышанычсызлык белдерергә мөмкин, бу аларның отставкасына китерә.

 

VIII бүлек. РЕСПУБЛИКА БАШКАРМА ХАКИМИЯТ ОРГАННАРЫНЫҢ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ, ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕКЛӘР СОВЕТЫ, ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘ ОРГАННАРЫ БЕЛӘН ҮЗАРА ХЕЗМӘТТӘШЛЕГЕН ОЕШТЫРУ

(бүлек исеме 2015 елның 1 июлендәге 46-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

 

54 статья. Республика башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән үзара хезмәттәшлеге

 

1. Республика башкарма хакимият органнары билгеләнгән тәртиптә закон проектларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетларында эшләүдә һәм карауда, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы компетенциясенә керүче мәсьәләләрне аның утырышларында һәм парламент тыңлауларында тикшерүдә катнашу өчен үз вәкилләрен җибәрәләр.

2. Республика башкарма хакимият органнарының законнарның проектларын эшләү, законнарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы тәкъдимнәре һәм Татарстан Республикасы Президентының һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының закон чыгару инициативасы хокукын гамәлгә ашыруга бәйле закон чыгару эшчәнлеге мәсьәләләре буенча бүтән төрле тәкъдимнәре, шулай ук тиешле норматив хокукый актларның текстлары проектлары Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты билгеләгән тәртиптә Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каравына кертелә.

3. Республика башкарма хакимият органнары законнарда һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентында билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, аның органнары таләбе буенча закон проектларына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан каралучы башка хокукый актларга бәяләмәләр, фикерләр әзерлиләр, белешмә һәм мәгълүмати характердагы бүтән материалларны, шулай ук кирәкле документларны тапшыралар.

 

55 статья. Республика башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы, җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеге (статья 2015 елның                    1 июлендәге 46-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)

 

1. Республика башкарма хакимият органнары, аларның территориаль органнары үз эшчәнлекләрен районнар, республика әһәмиятендәге шәһәрләр территорияләрендә җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлектә гамәлгә ашыралар, аларның үтенече буенча эшчәнлекләрен гамәлгә ашыруда тиешле  ярдәмне күрсәтәләр.  

Республика башкарма хакимият органнары, аларның территориаль органнары җирле үзидарә органнары вәкаләтләренә кертелгән мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы белән үзара хезмәттәшлек итәләр.

2. Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы, җирле үзидарә органнары теләсә кайсы республика башкарма хакимияте органына һәм аның территориаль органнарына алар карамагындагы мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

 

IX бүлек. ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БАШКАРМА ХАКИМИЯТ ОРГАННАРЫНЫҢ ФЕДЕРАЛЬ БАШКАРМА ХАКИМИЯТ ОРГАННАРЫ БЕЛӘН ҮЗАРА ХЕЗМӘТТӘШЛЕГЕН ОЕШТЫРУ

 

56 статья. Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының федераль башкарма хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлеге

 

1. Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары үз вазыйфаларын гамәлгә ашырганда федераль башкарма хакимият органнары, аларның Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче территория органнары белән үз компетенцияләрендәге мәсьәләләр буенча федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары һәм федераль башкарма хакимият органнары белән төзелгән килешүләр нигезендә хезмәттәшлек итәләр.

2. Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының үз вәкаләтләре чикләрендә федераль законнар нигезендә кабул ителгән актларының Татарстан Республикасында үтәлүе, шул исәптән федераль башкарма хакимият органнарының территория органнары өчен дә, мәҗбүри.

 

X бүлек. ЙОМГАКЛАУ ҺӘМ КҮЧЕШ НИГЕЗЛӘМӘЛӘРЕ

 

57 статья. Үз көчен югалтты. – 2005 елның 12 декабрендәге 120-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы.

 

58 статья. Әлеге Законның үз көченә керү тәртибе

 

1. Әлеге Закон рәсми басылып чыккан көннән ун көн узгач үз көченә керә.

2. Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты үзләренең норматив хокукый актларын әлеге Законга туры китерергә тиеш.

 

59 статья. Татарстан Республикасының аерым закон актларының үз көчләрен югалтуын тану

 

Әлеге Закон үз көченә кергән көннән түбәндәгеләрнең үз көчләрен югалтуын танырга:

«Татарстан ССР Министрлар Советы турында» 1979 елның 23 августындагы Татарстан ССР Законы (Социалистик Татарстан, 1979, 25 август, № 197);

«Татарстан ССР Министрлар Советы структурасындагы үзгә­решләр һәм «Татарстан ССР Министрлар Советы турында» Татарстан ССР Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында» 1991 елның 7 февралендәге 647-XII номерлы Татарстан Республикасы Законы (Социалистик Татарстан, 1991, 13 февраль, № 31);

«Җир ресурслары һәм җир реформасы буенча Татарстан ССР дәүләт комитетын оештыру һәм «Татарстан ССР Министрлар Советы турында» Татарстан ССР Законына үзгәрешләр кертү хакында» 1991 елның 17 апрелендәге 831-XII номерлы Татарстан Республикасы Законы (Татарстан Югары Советы Җыелма басмасы, 1992 , № 2);

«Татарстан Республикасының аерым министрлыкларын һәм дәүләт комитетларын төзү, бетерү һәм үзгәртеп кору турында» 2001 елның 11 маендагы 764 номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары (Татарстан Дәүләт Советы Җыелма басмасы, 2001, № 4-5).

 

Татарстан Республикасы

Президенты                                                                                           М.Ш.Шәймиев

 

 

Казан, Кремль

2005 елның 6 апреле

№ 64-ТРЗ

docx
Скачать текст
DOCX,

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International