Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет турында 01.02.2002 № 43-пр боерыгы һәм нигезләмә

МИНИСТЕРСТВО ЗЕМЕЛЬНЫХ И ИМУЩЕСТВЕННЫХ ОТНОШЕНИЙ

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

 

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ 

ҖИР ҺӘМ МӨЛКӘТ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ

 

 

ПРИКАЗ

01.02.2022

 

 

 

 

Казан ш.

 

БОЕРЫК

 

43-пр  .  

 

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет турында нигезләмәне раслау хакында

 

 

«Россия Федерациясендә җәмәгатьчелек контроле нигезләре турында» 2014 елның 21 июлендәге № 212-ФЗ Федераль законына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы министрлыгы, дәүләт комитеты, ведомствосы каршындагы иҗтимагый совет турында” 2010 елның 18 ноябрендәге № 906 карарына (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 15 октябрь 2011 ел, № 856, 24 октябрь 2013 ел, № 793, 20 сентябрь 2014 ел, № 669, 14 май 2015 ел, № 341, 5 сентябрь, 2015 ел, № 643, 17 ноябрь 2015 ел, № 862, 10 октябрь 2017 ел, № 781, 24 август 2018 ел, № 708, 7 ноябрь 2018 ел, № 983, 15 май 2019 ел, № 395, 8 ноябрь 2021 ел, № 1058, 26 январь 2022 ел, № 54, карарлары белән кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) нигезләнеп боерам: 

  1. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет турында тәкъдим ителгән нигезләмәне расларга.
  2. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министлыгының «Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет турында нигезләмәне раслау хакында» 15.11.2021 № 650-пр боерыгын көчен югалткан дип танырга.
  3. Әлеге карарның башкарылуын контрольдә тотуны министр урынбасары Э.М.Дияровка йөкләргә.

 

Министр                                                                                          Ф.Ә.Әһлиуллин

 

 

 

Татарстан Республикасы

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының

01.02.2022 № 43-пр

              боерыгы белән расланган

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет турында нигезләмә

 

  1. Гомуми нигезләмәләр

 

  1. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет (алга таба – Иҗтимагый совет) җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре тармагында дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы (алга таба – Министрлык) карамагындагы киңәшмә органы булып тора, ул әлеге тармакта дәүләт сәясәтен формалаштырганда һәм гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасында гражданнарның хокукларын һәм иреген, иҗтимагый  берләшмәләрнең һәм башка дәүләти булмаган коммерциячел булмаган оешмаларның хокукларын тормышка ашыру белән бәйле мәсьәләләрне, гражданнарның сыйфатлы хезмәт күрсәтелүгә, аның нәтиҗәле һәм имин булуына хокукларын, халыкка хезмәт күрсәтү тармагында дәүләтнең контроль һәм күзәтчелектә системасын камилләштерү, шулай ук, әлеге Нигезләмә белән каралган башка вәкаләтләрне карый.

1.2.   Иҗтимагый советның составы һәм саны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты раслаган Татарстан Республикасы министрлыгы, дәүләт комитеты, ведомствосында Иҗтимагый совет булдыру турында тәртибе нигезендә Министрлыкның боерыгы белән раслана.

1.3.   Иҗтимагый совет үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясенә, федераль конституциячел законнарга, федераль законнарга, Россия Федерациясе Президенты указларына һәм карарларына, Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларына һәм күрсәтмәләренә, Татарстан Республикасы Конституциясенә, Татарстан Республикасы законнарына, Татарстан Республикасы Хөкүмәте карарларына һәм күрсәтмәләренә, шулай ук әлеге Нигезләмәгә таяна.

1.4.   Иҗтимагый советның карарлары тәкъдим итү рәвешендә була.

1.5.   Иҗтимагый совет үз эшчәнлеген җәмәгатьчелек тәртибендә алып бара.

1.6.   Иҗтимагый совет эше ирекле нигезгә, ачыклык һәм партнерлык принципларына һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының гамәлдәге законнары нигезендә корыла.

1.7. Иҗтимагый совет үз эшен граждан җәмгыяте институтларының, дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең үзара кызыксынуы нигезендә гамәлгә ашыра.

 

2. Иҗтимагый советның максатлары, бурычлары һәм вәкаләтләре

 

2.1.   Иҗтимагый совет эшчәнлегенең төп максатлары булып түбәндәгеләр тора:

җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре тармагында дәүләт сәясәтен формалаштырганда һәм гамәлгә ашырганда гражданнар ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алу, гражданнар хокукларын һәм иреген, иҗтимагый берләшмәләр һәм дәүләти һәм коммерциячел булмаган бүтән оешмалар хокукларын яклау; 

иҗтимагый, һөнәри һәм иҗат берләшмәләре вәкилләрен җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләрен эшләүгә җәлеп итү, Министрлык эшчәнлегенең ачыклык һәм хәбәрдарлык принцибын тормышка ашыру;

Министрлык эшчәнлегенә җәмәгатьчелек контролен гамәлгә ашыру.

2.2.   Иҗтимагый совет бурычлары булып түбәндәгеләр тора:

җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре тармагында дәүләт сәясәтен камилләштерүдә катнашу;

Министрлык тарафыннан карарлар кабул ителгәндә җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алу механизмын камилләштерү;

Министрлык эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча җәмәгатьчелекне мәгълүмат белән тәэмин итүне арттыру;

җәмәгатьчелектә коррупцион тәртипләргә карата ризасызлык формалаштыру.

2.3.   Иҗтимагый совет максатлары һәм бурычлары аның эш нәтиҗәләренә бәйле рәвештә, шулай ук Россия Федерациясендә икътисади, социаль һәм сәяси вәзгыятьне исәпкә алып үзгәртелергә һәм аларга өстәмәләр кертелергә мөмкин.

Күрсәтелгән максатларга ирешү һәм куелган бурычларын үтәү өчен Иҗтимагый совет түбәндәгеләрне башкара:

җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча дәүләт сәясәтен камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерли;

коррупциягә каршы тору буенча эшчәнлектә катнаша;

«Россия Федерациясендә җәмәгатьчелек контроле нигезләре турында» 2014 елның 21 июлендәге № 212-ФЗ Федераль законга таянып, Министрлык әзерләгән һәм әлеге органның Иҗтимагый советында алдан фикер алышмыйча кабул ителә алмый торган норматив хокукый актлар проектларына иҗтимагый экспертиза үткәрүне оештыра;

Министрлык күрсәткән дәүләт хезмәтләре сыйфаты мониторингында катнаша;

Министрлыкның дәүләт сатып алулары нәтиҗәлелеген бәяләүдә катнаша;

дәүләт гражданлык хезмәтенең вакантлы вазифаларын биләүгә конкурс үткәрү буенча конкурс комиссиясе һәм дәүләт гражданлык хезмәте вазифасын биләүче дәүләт гражданлык хезмәткәрләренә аттестация үткәрү буенча аттестация комиссиясе эшендә катнашу;

 

3. Иҗтимагый совет составы

 

3.1. Иҗтимагый советның составы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты раслаган Татарстан Республикасы министрлыгы, дәүләт комитеты, ведомствосы карамагында Иҗтимагый совет булдыру турында тәртибе нигезендә формалаша.

Иҗтимагый совет Министрлык тарафыннан Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән берлектә 6 кешенең ирекле катнашуы нигезендә формалаштырыла.

3.2.   Министрлык Иҗтимагый совет составын расларга бер айдан азрак булмаган вакыт эчендә Иҗтимагый советның беренче утырышын үткәрүне оештыра, анда аның әгъзалары арасыннан рәис һәм рәис урынбасары сайлап куела. Карар Иҗтимагый совет әгъзаларының ачык тавыш бирү юлы белән күпчелек тавышлардан сайлана.

3.3.   Иҗтимагый совет рәисен яки рәис урынбасарын азат итү мәсьәләсе Иҗтимагый совет тарафыннан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры (алга таба – министр) мөрәҗәгате буенча, шулай ук, Иҗтимагый советның рәисе яки рәис урынбасарының шәхси гаризасы яисә Иҗтимагый совет әгъзаларының биштән берен тәшкил иткән төркем тәкъдиме буенча карала. Карар Иҗтимагый совет әгъзаларының күпчелек тавышы нигезендә кабул ителә.

3.4.   Иҗтимагый совет рәисе Иҗтимагый советның җаваплы сәркатибен Иҗтимагый совет әгъзалары арасыннан сайлый.

3.5.   Иҗтимагый совет әгъзаларының вәкаләтләре срогы яңа оештырылган Иҗтимагый совет составының беренче утырышыннан соң өч елны тәшкил итә.

3.6.   Иҗтимагый совет әгъзасының вәкаләтләре Иҗтимагый совет рәисенең тәкъдиме нигезендә Министрлык боерыгы белән түбәндәге очракларда туктатыла ала:

ул Россия Федерациясенең җинаять-процессуаль законнарында билгеләнгән тәртиптә җинаять кылуда гаепләнсә;

аңа административ кулга алу рәвешендә административ җәза билгеләнсә;

Ул дәүләт хакимиятенең закон чыгару (күрсәтү) органына депутатлыкка кандидат сыйфатында, җирле үзидарә органының сайлап куела торган вазифасына кандидат буларак, сәяси партия кандидатының ышанычлысы яки вәкаләтле вәкиле буларак теркәлсә, шулай ук, Россия Федерациясендә референдум үткәрү буенча инициатив төркем составына кертелгән очракта;

әлеге Нигезләмәнең 6.6 пунктында күрсәтелгәе нигезләмәләр булган очракта.

3.7.   Иҗтимагый совет әгъзасы вәкаләтләре түбәндәге очракта туктатыла:

вәкаләтләрнең вакыты беткәч;

ул Иҗтимагый совет составыннан чыгу турында гариза биргән;

сәламәтлеге торышы аркасында Иҗтимагый совет эшендә катнаша алмый;

аңа карата судның гаепләү карары закон көченә кергән;

закон көченә кергән суд карары нигезендә ул хокукка сәләтсез дип яисә хәбәрсез югалган дип танылган;

ул әхлак нормаларын дорфа рәвештә бозган – Иҗтимагый советның Иҗтимагый совет утырышында катнашучы әгъзаларының гомуми санының күпчелек тавышы белән кабул ителгән карары буенча;

җитди сәбәпләрсез Иҗтимагый совет утырышлары эшендә даими рәвештә (өч мәртәбәдән артык) катнашмый;

җитди сәбәпләрсез Иҗтимагый совет рәисенең яисә рәисе урынбасарының йөкләмәләрен даими рәвештә (ике мәртәбәдән артык) үтәми;

ул Россия Федерациясе дәүләт вазыйфасына, Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең бүтән субъектлары дәүләт вазыйфасына, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең бүтән субъектлары дәүләт граждан вазыйфасына, муниципаль вазыйфага яисә муниципаль хезмәт вазыйфасына билгеләп куелган;

ул башка дәүләт гражданлыгын (ватандашлыгын) алган;

Россия Федерациясе гражданлыгы туктатылган;

         Иҗтимагый совет әгъзасының мәнфәгатьләр каршылыган китергән яки китерергә мөмкин булган шәхси мәнфәгатьләре барлыкка килгән.

3.8. Иҗтимагый советтагы әгъзалыгын туктату Иҗтимагый совет әгъзасының язмача гаризасы йә Иҗтимагый совет рәисенең яисә рәисе урынбасарының күрсәтүе нигезендә, шулай ук әлеге Нигезләмәнең 3.7 пунктында каралган хәлләр ачыкланган очракта Министрлык боерыгы белән гамәлгә ашырыла.

Иҗтимагый совет әгъзасы әлеге Нигезләмәнең 3.7 пунктының дүртенче, бишенче, унынчы – уникенче пунктларында каралган шартлар килеп чыккан очракта, Иҗтимагый совет рәисенә шушы фактлар турында хәбәр итәргә тиеш.

 

4. Иҗтимагый совет әгъзаларының хокуклары һәм бурычлары

 

4.1.   Иҗтимагый совет әгъзасы түбәндәге хокукларга ия:

Министрлык инициативасы буенча уздырыла торган барлык чараларда (утырышларда, киңәшмәләрдә, «түгәрәк өстәлләрдә» һ.б) катнашырга, дәүләт серен тәшкил итүче белешмәләре, шәхси күрсәткечләр турындагы белешмәләре булган мәгълүмат һәм куллану мөмкинлеге чикләнгән мәгълүмат куллануга бәйле рәвештә федераль законнар нигезендә керү чикләнгән чаралардан гайре;

үз инициативасы белән аналитик язмалар, докладлар һәм башка мәгълүмати-аналитик материаллар әзерләргә һәм Иҗтимагый советка җибәрергә;

Иҗтимагый совет рәисе аша Иҗтимагый советның эш планына һәм аның утырышлары көн тәртибенә тәкъдимнәр кертергә;

көн тәртибендәге мәсьәләләрне карауда катнашу өчен Иҗтимагый совет утырышына чакырылучы затларның кандидатуралары буенча тәкъдимнәр бирергә;

Иҗтимагый совет әгъзалыгыннан чыгарга.

4.2.   Иҗтимагый совет әгъзасының бурычлары түбәндәгеләр:

Иҗтимагый совет рәисе тарафыннан бирелгән йөкләмәләрне үтәргә;

Иҗтимагый совет эшенең әлеге Нигезләмә белән каралган тәртибен белергә һәм үтәргә;

Иҗтимагый совет утырышларында шәхсән катнашырга;

үзенә йөкләнгән бурычларны хәл итү өчен эксперт, эш төркемнәре, комиссияләр, Иҗтимагый совет тарафыннан төзелә торган бүтән эшче органнар эшендә катнашырга.

 

5. Иҗтимагый советның эш тәртибе

 

5.1.   Иҗтимагый совет үз эшен Иҗтимагый совет рәисе күрсәтмәсе буенча Иҗтимагый совет утырышында раслана торган планнар һәм программалар нигезендә оештыра.

5.2. Иҗтимагый совет эшен планлаштыру Иҗтимагый совет әгъзалары, Иҗтимагый совет рәисе һәм Министрлык тәкъдимнәре нигезендә гамәлгә ашырыла.

5.3.   Иҗтимагый совет утырышлары кварталга кимендә бер мәртәбә уздырыла. Иҗтимагый совет утырышларында кабул ителгән карарлар беркетмә белән рәсмиләштерелә.

Иҗтимагый совет утырышлары шулай ук Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары тарафыннан әзерләнә торган, «Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары тарафыннан әзерләнә торган, башкарма хакимияте органнар каршындагы иҗтимагый советлар утырышларында фикер алышудан башка кабул ителә алмый торган норматив хокукый актлар һәм бүтән документлар составын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 29.03.2013 № 214 карары белән расланган Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары тарафыннан әзерләнә торган, башкарма хакимияте органнар каршындагы иҗтимагый советлар утырышларында фикер алышудан башка кабул ителә алмый торган норматив хокукый актлар һәм бүтән документлар исемлегендә каралган, Министрлык тарафыннан әзерләнгән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына теркәү өчен билгеләнгән тәртиптә җибәрелә торган норматив хокукый актлар проектларына бәяләмә бирү максатларында Министрлык инициативасы буенча уздырыла.

5.4.   Иҗтимагый совет утырышлары, әгәр аларда Иҗтимагый совет әгъзаларының өчтән икесе катнашса, тулы хокуклы дип санала. Иҗтимагый совет әгъзасы шәхсән катнаша алмаган очракта, көн тәртибенә кертелгән мәсьәлә буенча үз тавышын һәм үз фикерен язма рәвештә, факсимиль яисә электрон почта аша Иҗтимагый советның бүтән әгъзасына тапшырырга мөмкин, ул бу хакта Иҗтимагый совет рәисенә яисә рәисе урынбасарына, яисә Иҗтимагый совет секретарена алдан хәбәр итәргә тиеш. Иҗтимагый совет утырышында катнашучы әгъзалар санына үз тавышларын Иҗтимагый советның бүтән әгъзаларына ышанып тапшырган Иҗтимагый совет әгъзалары да өстәлә.

Иҗтимагый совет тарафыннан әлеге Нигезләмәнең 5.3 пунктындагы икенче абзацында күрсәтелгән норматив хокукый актлар проектларын (норматив хокукый актларны) карау Министрлык тарафыннан аларны Иҗтимагый советка җибәргән көннән ун календарь көн эчендә гамәлгә ашырыла. Бу вакытта Иҗтимагый совет бәяләмәләрен бирү максатларында тавыш бирүне уздыру алар буенча читтән торып, Иҗтимагый советның барлык әгъзаларын сораштыру рәвешендә гамәлгә ашырылырга мөмкин, сораштыру нәтиҗәләре Иҗтимагый совет рәисе тарафыннан имзалана торган, ә ул булмаганда – Иҗтимагый совет рәисе урынбасары тарафыннан имзалана торган беркетмәгә кертелә. Мондый тавыш бирү почта, телеграф, телетайп аша, телефон, электрон яисә тапшырыла торган һәм кабул ителә торган хәбәрләрнең хакыйкый булуын һәм аларның документаль расланышын тәэмин итәрлек бүтән төр элемтә чарлары аша документлар алмашу юлы белән уздырылырга мөмкин. Читтән торып тавыш бирү уздырган очракта, Иҗтимагый совет рәисенең урынбасарына, барлык әгъзаларына тәкъдим ителүче көн тәртибе, Иҗтимагый совет тарафыннан бәяләмә бирелергә тиешле норматив хокукый акт проекты (норматив хокукый акт) уздыру көненнән җиде көннән дә ким булмаган вакыт алдан җибәрелә. Иҗтимагый совет әгъзалары кирәк була калса, карала торган норматив хокукый акт проекты (норматив хокукый акт) буенча Министрлыктан өстәмә материаллар һәм мәгълүмат соратып алалар.

Иҗтимагый совет карарлары гади күпчелек тавыш белән кабул ителә. Тавышлар тигез булганда Иҗтимагый совет утырышы рәисенең тавышы хәлиткеч булып санала.

5.5.   Иҗтимагый совет утырышларын Иҗтимагый совет рәисе уздыра, ул югында – Иҗтимагый совет рәисе урынбасары.

5.6.   Иҗтимагый советның аңа йөкләнгән максатлар, бурычлар, вәкаләтләр нигезендә кабул ителә торган карарлары тәкъдим итү характерында була һәм кызыксынучы затларга Иҗтимагый совет утырышы беркетмәсеннән өземтә рәвешендә яисә Иҗтимагый совет карары буенча бүтән алым белән җиткерелә.

5.7.   Иҗтимагый совет эшчәнлеге турындагы мәгълүмат «Интернет» мәгълүмат телекоммуникацияләр челтәрендәге Министрлык сайтының «Иҗтимагый совет» бүлегендә урнаштырыла.

5.8.   Иҗтимагый совет рәисе:

Иҗтимагый совет эшчәнлегенә гомуми җитәкчелек итә;

Иҗтимагый совет утырышын алып бара;

Иҗтимагый совет әгъзалары тәкъдимнәре нигезендә Иҗтимагый совет эше планын әзерли, шулай ук аларга үзгәрешләр кертә һәм Иҗтимагый совет раславына тәкъдим итә;

Иҗтимагый совет утырышын оештыра;

Иҗтимагый совет утырышының көн тәртибен раслый;

Иҗтимагый совет рекомендацияләренә, беркетмәләренә һәм Иҗтимагый советның бүтән документларына имза сала;

Иҗтимагый совет утырышларын уздыру вакытын һәм урынын билгели;

Иҗтимагый совет эшчәнлеге, аңа йөкләнгән максатлар һәм бурычлар кысаларында Иҗтимагый совет әгъзаларына йөкләмәләр бирә;

запросларга, рекомендацияләргә, тәкъдимнәргә, җавапларга, аңлатмаларга һәм мөрәҗәгатьләргә Иҗтимагый совет исеменнән имза сала;

Иҗтимагый совет эшчәнлеген тәэмин итү өчен кирәкле бүтән функцияләрне гамәлгә ашыра.

5.9.   Иҗтимагый совет рәисе урынбасары:

Иҗтимагый совет рәисе югында аның функцияләрен үти;

Иҗтимагый совет утырышларын әзерләүне оештыра;

Иҗтимагый совет утырышлары көн тәртибен төзи һәм аны Иҗтимагый совет рәисе раславына тәкъдим итә;

Иҗтимагый совет рәисе кушуы буенча Иҗтимагый совет эшчәнлеген тәэмин итү өчен кирәкле бүтән функцияләрне гамәлгә ашыра.

5.10. Иҗтимагый советның җаваплы секретаре:

утырышларга материаллар һәм карарлар проектын әзерләүне оештыра;

Иҗтимагый совет әгъзаларына Иҗтимагый совет утырышын уздыру вакыты һәм урыны, көн тәртибе турында хәбәр итә, аларны кирәкле мәгълүмат-белешмә материаллары белән тәэмин итә;

Иҗтимагый советның һәм Министрлыкның арадашлыгын тәэмин итә;

Иҗтимагый совет эшчәнлеген документаль-техник тәэмин итүне гамәлгә ашыра;

Иҗтимагый совет утырышлары беркетмәләрен рәсмиләштерә һәм кабул ителгән карарларны тикшереп торуны гамәлгә ашыра;

Иҗтимагый совет утырышлары көн тәртибен төзүдә катнаша.

5.11. Иҗтимагый совет әгъзалары Иҗтимагый совет утырышларында тыңлауга һәм фикер алышуга чыгарыла торган мәсьәләләрне әзерләү өчен эш, эксперт төркемнәренә һәм бүтән эшче төркемнәргә берләшергә, Иҗтимагый совет составына кермәүче белгечләрне Иҗтимагый совет рәисе урынбасары белән килештерү буенча материаллар әзерләүгә җәлеп итәргә мөмкин.

5.12. Иҗтимагый совет карары буенча Иҗтимагый совет утырышына башкарма хакимияте органнары, коммерциячел булмаган оешмалар, фәнни учреждениеләр вәкилләре, экспертлар һәм кирәкле белешмәләр һәм Иҗтимагый совет тарафыннан карала торган мәсьәләләр буенча бәяләмәләр бирү өчен башка белгечләр дә чакырылырга мөмкин.

5.12.1. Иҗтимагый совет үз эшендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата әгъзалары катнашуын тәэмин итә.

5.13. Иҗтимагый совет каравына кертелә торган материаллар, Иҗтимагый советның әлеге мәсьәләләр каралырга тиешле утырышын уздыру көне билгеләнгәннән соң ун календарь көннән дә соңга калмыйча, Иҗтимагый совет рәисе урынбасарына тапшырылырга тиеш. Материалларны соңрак срокларда тапшыру Иҗтимагый совет рәисе яисә рәисе урынбасары белән килештерелә.

5.14.      Иҗтимагый совет эшчәнлеген техник оештыру ягыннан тәэмин итү Министрлык тарафыннан гамәлгә ашырыла.

 

6. Иҗтимагый советта мәнфәгатьләр каршылыгы

 

6.1.   Мәнфәгатьләр каршылыгы – Иҗтимагый совет әгъзасының шәхси мәнфәгате аңа үз вазифаларын (вәкаләтләрне гамәлгә ашыру) тиешенчә һәм объектив башкаруга тәэсир иткән яки тәэсир итергә мөмкин булган һәм шуның аркасында Иҗтимагый совет әгъзасының шәхси мәнфәгатьләре һәм Иҗтимагый советның максатлары, бурычлары арасында каршылык килеп чыккан яки килеп чыгуы мөмкин булган  вазгыять.

6.2.   Иҗтимагый совет әгъзасының үз вәкаләтләрен тиешенчә һәм объектив башкаруына тәэсир итә торган яки тәэсир итергә мөмкин булган шәхси мәнфәгате дигәндә, Иҗтимагый совет әгъзасының акча, кыйммәтле әйберләр, бүтән мөлкәт, шул исәптән, милек хокукы, яисә үзе өчен яки башка затларга хезмәт күрсәтүләр алу мөмкинлеге күздә тотыла.

6.3.   Иҗтимагый совет әгъзасы килеп чыккан мәнфәгатьләр конфликты яки аның килеп чыгу мөмкинлеге турында үзенә билгеле булгач ук, язмача Иҗтимагый совет рәисенә һәм министрга белдерергә бурычлы, ә Иҗтимагый совет рәисе Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына язмача хәбәр итә.

Иҗтимагый совет рәисе мәнфәгатьләр каршылыгы килеп чыгуы яки килеп чыгу мөмкинлеге турында үзенә билгеле булгач ук, язма рәвештә Министрга һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына хәбәр итергә бурычлы.

6.4.   Иҗтимагый совет рәисе яки Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Иҗтимагый совет әгъзасының мәнфәгатьләр каршылыгына китергән яки китерүенә мөмкин булган шәхси мәнфәгатьләре турында билгеле булгач та, мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау яки көйләү буенча чаралар күрергә тиешле, шул исәптән, мәнфәгатьләр каршылыгы ягында торган Иҗтимагый совет әгъзасының вәкаләтләрен туктатып тору яки туктату турында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы билгеләгән тәртиптә Министрга тәкъдим итү юлы белән.

6.5.   Иҗтимагый совет рәисе яки Татарстан Республикасы Иҗимагый палатасы Иҗтимагый совет эшчәнлегендә коррупцион куркыныч булу-булмавын бәяли һәм Иҗтимагый совет әгъзаларының Россия Федерациясенең коррупциягә каршы тору законнарын бозу билгеләре булган эшчәнлектә катнашу мөмкинлеген булдырмау максатларында чаралар күрә.

Иҗтимагый совет әгъзасының Россия Федерациясенең коррупциягә каршы тору законнарын бозу билгеләре булган эшчәнлектә катнашу факты билгеле булган Иҗтимагый совет рәисе өч эш көне эчендә бу хакта язмача рәвештә министрга һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына хәбәр итә.

Иҗтимагый совет рәисенең Россия Федерациясенең коррупциягә каршы тору законнарын бозу билгеләре булган эшчәнлектә катнашу факты билгеле булган Иҗтимагый совет әгъзалары өч эш көне эчендә бу хакта язмача рәвештә министрга һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына хәбәр итәләр.

6.6.   Иҗтимагый совет әгъзасының Россия Федерациясенең коррупциягә каршы тору законнарын бозу билгеләре булган эшчәнлектә катнашу факты билгеле булган очракта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Иҗтимагый совет әгъзасының Иҗтимагый совет эшендә катнашуын туктатырга тәкъдим итә

Иҗтимагый совет әгъзасының вәкаләтләрен туктату турында Министр карары Министрлык боерыгы белән расланырга тиеш, әлеге пунктның беренче абзацында күрсәтелгән тәкъдим алынган көннән алып, эш көннәрендә исәпләнелә торган биш көнлек срокка.

6.7.   Иҗтимагый совет әгъзасының мәнфәгатьләр каршылыгы шартлары бетерелмәгән яки Россия Федерациясенең коррупциягә каршы тору законнарын бозу билгеләре булган эшчәнлектә катнашу факты билгеле булган очракта, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Министрга Иҗтимагый совет әгъзасының вәкаләтләрен туктатырга тәкъдим итә.

Иҗтимагый совет әгъзасының вәкаләтләрен туктату турында Министр карары Министрлык боерыгы белән расланырга тиеш, әлеге пунктның беренче абзацында күрсәтелгән тәкъдим алынган көннән алып, эш көннәрендә исәпләнелә торган биш көнлек срокка.

6.8.   Иҗтимагый совет әгъзасының мәнфәгатьләр каршылыгы шартлары бетерелгән (расланмаган) һәм (яки) Россия Федерациясенең коррупциягә каршы тору законнарын бозу билгеләре булган эшчәнлектә катнашу факты расланмаган очракта, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Министрга Иҗтимагый совет әгъзасының вәкаләтләрен яңартырга тәкъдим итә.

Иҗтимагый совет әгъзасының вәкаләтләрен туктату турында Министр карары Министрлык боерыгы белән расланырга тиеш, әлеге пунктның беренче абзацында күрсәтелгән тәкъдим алынган көннән алып, эш көннәрендә исәпләнелә торган биш көнлек срокка.

 

 

docx
Скачать текст
DOCX, 87.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International