ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2022 ел
чәршәмбе

Росреестр каршындагы Иҗтимагый шураның 2022 елда өченче утырышы узды. Биредә закон чыгару новеллалары һәм инициативалары, «Пространство белешмәләренең милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, «Роскадастр» Халык-хокукый компаниясен булдыру, шулай ук кадастр эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин белән очрашу нәтиҗәләре һәм Хезмәтнең төп закон чыгару инициативалары турында сөйләде.

 


4
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү буенча эшләр дәвам итә.

 


3
август, 2022 ел
чәршәмбе

29.07.2022 көненә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 68 926 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 17 529, Яр Чаллы шәһәрендә – 8 744 гаилә исемлеккә керде.

 


1
август, 2022 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе субьектлары – Татарстан Республикасы белән Оренбург өлкәсе арасындагы чик турындагы белешмәләр “Татарский” кадастр округына карата Бердәм күчемсез милек реестрына кертелде.

 

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы милкендәге мөлкәтне озын срокка һәм льготалы шартларда кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына тапшыру өчен аренда килешмәсе төзү хокукына аукцион игълан ителде.

Арендага тапшыру срогы – 6 ел

Аренда түләве:

Арендалауның беренче елында – 0 процен;

Арендалауның икенче елында – 0;

Арендалауның өченче елында – 25 процент;

Арендалауның дүртенче елында – 50 процентов;

Арендалауның бишенче елында – 75 процентов;

Арендалауның алтынчы һәм аннан соңгы елларында – мөлкәтнең базар бәясе нәтиҗәләре буенча билгеләнгән аренда бәясенең 100 проценты күләмендә.

Максатчан билгеләнеше:

– авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү яки сату өчен;

– Россия Федерациясенең дәүләт программалары,  Россия Федерациясе субъектлары, программалары, муниципаль берәмлекләр программалары билгеләгән социаль әһәмияткә ия эшчәнлек төрләре өчен;

– ашамлык һәм сәнәгать җитештерүчәнлек товарларын, халык куллану товарларын, дару һәм медицина өчен билгеләнеше булган эшләнмәләр җитештерү өчен;

– халыкка коммуналь һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү;

– халык сәнгать һөнәрен үстерү өчен;

– социаль билгеләнештәге объектларны реконструкцияләү һәм төзү өчен.

 


29
июль, 2022 ел
җомга

Бүген «Искра» спорт-сәламәтләндерү лагерендә 2006-2007 еллардагы балалар өчен «Киләчәк технологияләре: квант компьютеры» дигән темага «Цифрлау дәресе» узды.  

 

Закон нигезендә өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнар, Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 статьясындагы 3 пунктындагы 1 пунктчасы нигезендә, җир кишәрлеге бирү турында гариза биргән көндә социаль наем шартнамәләре буенча бирелә торган торак урыннарына мохтаҗлар буларак исәптә торса һәм ата-ананың берсе, яисә бердәнбер ата-анаТатарстан Республикасы территориясендә яшәү срогы кимендә биш ел тәшкил итсә генә бушлай җир кишәрлеге ала алалар.

Бүген ТР Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган бурычларны киметүгә һәм салымнар буенча җитешсезлекләргә бәйле чираттагы атналык киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) вәкилләре катнашты.

 

Бүген торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертүгә комачау итүче төп хаталарны барлау буенча киңәшмә узды.

 

Төзелә торган хезмәт килешүләренең күпчелегендә хезмәткәр белән эш бирүче арасында ышаныч килешү буенча күздә тотыла һәм аерым пунктта сөйләшелми. Шул ук вакытта хезмәт мөнәсәбәтләре бозылырга мөмкин булган бик күп сәбәпләр бар, шул исәптән дисциплинар гамәлләр, канәгатьләнмәслек җитештерүчәнлек һ.Б. лар. Ышанычны югалту эш бирүче тарафыннан субъектив тискәре мөнәсәбәткә китергән хезмәткәрнең гамәлләре яки гамьсезлеге нәтиҗәсе булырга мөмкин, бу сәламәт хезмәт мөнәсәбәтләрен саклап калу өчен киртә була. Бу очракта хезмәт мөнәсәбәтләре якларының гамәлләре законлылыгы, аерым алганда, РФ ТК, шулай ук башка махсус норматив актлар, шул исәптән локаль характердагы гамәлләр белән бәйле.

Ышаныч югалуга бәйле рәвештә эштән азат итү эш бирүче белән эштән азат ителгән хезмәткәр арасындагы конфликт килеп чыгуга, бер яктан, оешмага зыян китермәүгә, икенче яктан — гражданның законлы хокукларын саклауга китерә. Проблема шулай ук конфликтта катнашучыларның "ышаныч" төшенчәсен субъектив кабул итүе белән дә көчәйтелә.

Хезмәт мөнәсәбәтләрендә ышаныч эмоциональ һәм профессиональ дәрәҗәдә формалашырга мөмкин. Эмоциональ дәрәҗәсе билгеле бер кешегә карата шәхси мөнәсәбәт, аның характеры һәм үз-үзен тотышы белән билгеләнә. Һөнәри дәрәҗә хезмәткәрнең хезмәт эшчәнлегенә, хезмәт вазыйфаларын үтәүгә, хезмәт нәтиҗәлелегенең билгеле бер дәрәҗәсенә, таләп ителгән һәм тиешле кадр документларында күрсәтелгән хезмәт сыйфатларының туры килүенә нигезләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International