ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә 2016 елның үткән 5 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, гыйнвар-май айларында республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 295 миллион 840 мең сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 102,41 % ка үтәлде.
Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 33,79 миллион сум - план 58,3 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 21,54 миллион сум – план 45,3 % ка үтәлгән;
дивидентлардан – 103,55 миллион сум – план 164,2 % ка үтәлгән;
чиста табыш өлешеннән – 7,81 миллион сум - план 25,1 % ка үтәлгән;
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 49,36 миллион сум табыш кергән– план 87,9 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 78,66 миллион сум – план 262,2% ка үтәлгән;
җир сатудан – 1,06 миллион сум акча кергән.