ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2017 ел
җомга

       2017 елның 12 июленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 41 976 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 9 795, Яр Чаллы шәһәрендә – 5 676 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 32 922 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 4 648, Яр Чаллыда - 2 622 җир кишәрлеге.

       Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның  муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 27 736 җир кишәрлеге бирелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International