ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 26  октябре көнне гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Питрәч муниципаль районының авылларына  халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барачак. 

       Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече  җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтәчәк. 

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан татарстан Республикасы өлеше булган акционерлык җәмгыятьләре белән берлектә Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына булган бурычларны киметүгә юнәлтелгән чаралар үткәрелә. 

Устав капиталында Татарстан өлеше булган акционерлык җәмгыятьләре директорларын чакыртып салым һәм аларны җыю турындагы закон кысаларында башкарылган эшләрне карала. Бүгенге көндә бу сорау буенча күпчелек акционерлык җәмгыятьләрдә уңай  хәл ителде. Эш дәвам ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International