ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан дәүләт милкен сату буенча электрон формада аукцион игълан ителде.

Лот №1: "Улан" тариха клубы, гомуми мәйданы 117,5 кв.м, 1 катта, торак булмаган бина, кадастр номеры 16:47:011211:202, адресы: ТР, Алабуга шәһәре, Казанлы ур., 26А.; җир кишәрлеге, рөхсәт ителгән файдаланышы: якны өйрәнү комплексы һәм хәрби-тарихи клуб "Улан", мәйданы 146 кв.м, кадастр номеры 16:47:011211:368, адресы: ТР, Алабуга шәһәре, Казанлы ур.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль  берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.

Килешмәләр киң спектрда үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эшләре карарлары проектларының законга тәңгәлеген анализлауны камилләштерү буенча эшне күздә тота.

       


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International