ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2018 ел
җомга

       2018 елның 25нче гыйнварында  гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Лаеш муниципаль районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.

       Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Рамил Хәбибуллин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте. Сораулар җир кишәрлекләрен һәм торак йорта сату-алу килешмәләре төзүгә кагылышлы иде.

ТР Министрлар Кабинетының 30.08.2014 № 628  «Татарстан Республикасының дәүләт милке реестры турындагы нигезләмәне раслау турындагы” карары нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ел саен ТР Дәүләт реестрын актуальләштерү эшен башкара. Татарстан Республикасының төрле хокукларындагы мөлкәт белән идарә итүче юридик шәхесләргә 2018 елның 30апреленә кадәр ТР ҖИр һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына Реестр турындагы нигезләмәнең 2.3 п нигезендә мөлкәт турындагы мәгълүматларны тапшыру мөһим.

Белешмә өчен телефоннар: 221-40-52, 221-40-51, 221-40-38, 221-40-50   (внутренние   телефоны:   2-20, 2-85, 1-57, 1-27).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International