ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2018 елда акционерлык җәмгыятьләрендә акционерларның еллык гомум җыелышларын үткәрүгә әзерлек эшләре алып барыла.
“Акционерлык җәмгыятьләре турындагы” Федераль закон буенча хәзерге вакытта Татарстан Республикасы катнашкан өлеше булган һәм аларга карата махсус хокук (“Алтын акция”) файдаланылган акционерлык җәмгыятьләренә еллык гомум җыелышларның көн тәртибенә һәм акционерлык җәмгыятьләре контроле һәм идарә органнарына дәүләт вәкилләрен этәрү буенча тәкъдимнәр белән белдерү кәгазьләре җибәрелде.