Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмеев Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхрәзиев уздырды. Киңәшмәнең көн тәртибендә 2020 елның I яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы законнарның үтәлеше турындагы мәсьәлә каралды.