ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь 2020 ел.
җомга

«ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ директоры Руслан Комаров Удмуртия Республикасы коллегалары катнашында Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышын үткәрде.

Катнашучылар Әгерҗе шәһәре янында чик үтү үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Татарстанның Әгерҗе шәһәре һәм Удмуртиянең Кече Пурга районы чикләрендәге участок кадастр участоклары киселә, ә кайбер очракларда халык мәнфәгатеннән башка уза. Эшче төркем утырышы барышында, чик билгеләгәндә гражданнарның мәнфәгатьләрен исәпкә алу мөһим, дип билгеләп үттеләр. Удмуртия коллегалары белән бергә әлеге принципиаль мөһим моментны исәпкә алып, эшне дәвам итү турында карар кабул ителде.


22
октябрь 2020 ел.
пәнҗешәмбе

2020 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы территориясендә юридик һәм физик затлар милкендә булган индивидуаль торак төзелеше җирләренә салым салу сораулары буенча киңәшмә үтте.

Киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының җир ресурслары идарәсе хезмәткәрләре, Питрәч муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе И.Р. Дәүләтханов һәм Пирәч районының авыл җирлекләре вәкилләре катнаштылар.

2020 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Болгар шәһәрендә конкурс комиссиясе утырышы булды.

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс үткәрүдә конкурс комиссиясе әгъзаләре, Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әгълиуллин һәм Татарстан Республикасының Спас муниципаль районы башлыгы, Фәргать Мөхәммәтов катнаштылар.

2020 елның 15 октябрендә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 23.21 статьясына үзгәреш кертү хакында» Федераль законга кул куйды.

Күрсәтелгән закон нигезендә дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнарның административ хокук бозулар турында эшләрне карарга вәкаләтле вазыйфаи затлары даирәсе аныклана.


21
октябрь 2020 ел.
чәршәмбе

Бүген, 21 октябрь көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында муниципаль хезмәткәрләрнең ике көнлек стажировкасы тәмамланды.

 


20
октябрь 2020 ел.
сишәмбе

Бүген, 2020 елның 20 октябрендә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре карамагында булган муниципаль милек һәм җир ресурслары белән идарә итүне оештыру" программасы буенча муниципаль хезмәткәрләрнең алтынчы стажировкасы узды.

 


19
октябрь 2020 ел.
дүшәмбе

2020 елның 19 октябре көнне Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында видеоконференция режимында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинова рәислегендә пространство мәгълүматлары фонды һәм мәгълүмати тәэмин итү системасы эшчәнлеге буенча эксперт эш төркеме утырышы узды.

 


17
октябрь 2020 ел.
шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы торак пунктлары чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына кертү эшенең барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Бүген Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрында 3119 (24%) торак пунктыннан 754енең чикләре турында белешмәләр урнаштырылган. 913 муниципаль берәмлектән 195 составына керүче барлык торак пунктларының чикләре кадастр исәбенә куелган. 322 җирлекнең генераль планнары төрле башкаручыларда эш дәверендә, аларны башкару 1 100 торак пунктның чикләрен кадастр исәбенә куюны тәэмин итәчәк. 

Шулай итеп, 396 муниципаль берәмлекнең генераль планын эшләргә һәм 1 200дән артык торак пунктның чикләрен кадастр исәбенә куярга кирәк булачак.

 


16
октябрь 2020 ел.
җомга

2020 елның октябрендә «Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан Татарстан Республикасының 5 транспорт чарасын сату буенча аукцион үткәрелде.

2020 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты буенча парламент тыңлаулары узды.

Республика законы буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Депутатлар билгеләп үткәнчә, 2021 ел бюджеты үзенең социаль юнәлешен һәм программа юнәлешен саклап кала. Бюджет акчаларының 90 проценттан артыгы элек расланган дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелә. Киләсе өч елда бюджетның социаль юнәлеше сакланып кына калмыйча, шактый көчәйтеләчәк.

2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына республика бюджеты буенча парламент тыңлауларында Татарстан Республликасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International