ЕГРНга Татарстан Республикасы торак пунктларының 390 чиге кертелде
Татарстан Республикасында территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү юлы белән торак пунктларның чикләрен билгеләү эше дәвам итә.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы республика халкын ихластан дәүләт бәйрәме –
Татарстан Республикасы
Конституциясе Көне белән котлый!
Бу вакыйга – Татарстан Республикасының
Россия Федерациясе составында чын дәүләт булып танылуында мөһим этап булды. Республиканың төп Законы киләчәктә законнарны тагын да камилләштерүне, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, республика халкының хокукларын һәм ирекләрен ышанычлы яклауны, республика территориясендә һәм аннан читтә милләтара татулыкны һәм тынычлыкны саклауны тәэмин итә.
Бәйрәм уңаеннан сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек һәм иминлек телибез!
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы республика халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлый!
Бүген генә түгел, көн саен Ватаныбызның көчен, рухын, мәдәниятен һәм куәтен тоеп яшәвебезне телибез. Барыгызга да яхшылык, иминлек һәм рух көчләре! Халыклар бердәмлеге көне белән! Бергә булыйк, бердәм булыйк!
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы милкендәге мөлкәтне озын срокка һәм льготалы шартларда кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына тапшыру өчен аренда килешмәсе төзү хокукына аукцион игълан ителде.
Арендага тапшыру срогы – 6 ел
Аренда түләве:
Арендалауның беренче елында – 0 процен;
Арендалауның икенче елында – 0;
Арендалауның өченче елында – 25 процент;
Арендалауның дүртенче елында – 50 процентов;
Арендалауның бишенче елында – 75 процентов;
Арендалауның алтынчы һәм аннан соңгы елларында – мөлкәтнең базар бәясе нәтиҗәләре буенча билгеләнгән аренда бәясенең 100 проценты күләмендә.
2022 елның 31 октябренә Татарстан Республикасы бюджетына кергән дәүләт мөлкәтен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан салым булмаган керемнәр 3 952,61 млн сум тәшкил итте. Татарстан Республикасының республика бюджеты алдында 31.10.2022 елга бюджет йөкләмәсе 105,4% ка үтәлде.
ДБУ «ДКБҮ» мәйданчыгында Воронеж өлкәсе«Дәүләт кадастр бәясе үзәге» ДБУучреждениенең директоры Третьяков Сергей Николаевич җитәкчелегендәге делегация белән эшлекле очрашу узды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «мобилизация шартларында Россия Федерациясе икътисадының тотрыклылыгын тәэмин итү өчен бизнеска ярдәм итү чаралары турында» брифинг булды. Муниципаль милекне яки дәүләт милкен арендалаучы мобилизацияләнгән гражданнарга ярдәм итү чаралары турында мәгълүмат белән, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Өстәл теннисы һәм бокс үзәге базасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды.
Ярышларда Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы Раил Хәсәншин, Илгизәр Сәлимҗанов һәм Екатерина Двоглазова катнаштылар.
Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итүдән кергән керемнәр буенча бюджет йөкләмәсен үтәү, шулай ук җир һәм мөлкәт өчен аренда түләүләре буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре алдындагы бурычларны киметү турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Барлык муниципаль районнар да киңәшмәләр залына видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.
2022 елның 27 октябреТатарстан Республикасы Апас муниципаль районының Апас авылында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгын мәгълүмат-консультация төркеме составына Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Анна Хәлиуллина җәлеп ителде.