Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы

Казан шәһәрендәге

2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы

 

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 65 хезмәткәре «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале белән бүләкләнде

 

Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре федераль һәм республика дәрәҗәсендәге баланста тотучылар тарафыннан Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасына төзелгән спорт объектларын файдалану, теркәү һәм беркетүдә  актив катнаштылар.

Алар катнашында 41 объектка һәм гомуми мәйданы 1 млн. 555 мең кв. м булган 34 җир кишәрлегенә Татарстан Республикасы милке хокукын дәүләт теркәве тәэмин ителде.

Бу максатта алар тарафыннан Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 7 боерыгы әзерләнде. Нәтиҗәдә, 2013 елгы Универсиаданың 23 объекты мәгариф федераль учреждениеләре милкенә тапшырылды, республика милкенә 10 объект, шул исәптән XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың төп объекты – 45 мең тамашачыга исәпләнгән «Казан Арена» футбол стадионы тапшырылды, «Казан шәһәре» муниципаль берәмлеге милкенә 2013 елгы Универсиаданың 8 спорт объекты тапшырылды.

Моннан тыш, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре 2013 елгы Универсиада объектлары инженерлык челтәрләрен эксплуатацияләүче оешмаларга тапшыруда һәм рәсмиләштерүдә, объектларны муниципаль милеккә тапшыруда катнаштылар. Нәтиҗәдә, махсуслашкан оешмаларга Универсиада-2013 21 спорт объектының җылылык белән тәэмин итү челтәре, 19 объектның су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләре, 4 спорт объектының газ белән тәэмин итү челтәре ҖЧҖ «Газпром Трансгаз Казан» файдаланышына тапшырылды.

 

_______

 

docx
Скачать текст
DOCX, 16.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International