"Биналарны (каралтыларны, корылмаларны) һәм бүлмәләрне фактта файдалану төрен билгеләү турында" ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 19.12.2018 № 4423-р боерыгы

МИНИСТЕРСТВО ЗЕМЕЛЬНЫХ И ИМУЩЕСТВЕННЫХ ОТНОШЕНИЙ

 РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

 

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ 

ҖИР ҺӘМ МӨЛКӘТ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ

 

 

               РАСПОРЯЖЕНИЕ

19.12.2018

                 

 

 

 

Казан

 

 

                     БОЕРЫК

 

№ 4423-р

 

 

Биналарны (каралтыларны, корылмаларны) һәм бүлмәләрне фактта файдалану төрен билгеләү турында

 

 “Россия Федерациясе Салым кодексының 378.2 статьясын, “Оешмалар милкенә салым турында” 2003 елның 28 ноябрендәге № 49-ЗТР Татарстан Республикасы Законының 1.1 статьясын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 23 декабрендәге № 977 карары белән расланган Салым салу максатларында биналарны (каралтыларны, корылмаларны) һәм бүлмәләрне фактта файдалану төрен билгеләү тәртибенә һәм Салым салу максатларында биналарны (каралтыларны, корылмаларны) һәм бүлмәләрне фактта файдалану төрен билгеләү мәсьәләләрен карап тикшерү буенча комиссия турындагы нигезләмәгә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәсьәләләре» 2007 елның 22 август, № 407 карары белән расланган Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы турындагы нигезләмәнең 3.3.101 пунктына, һәм Салым салу максатларында биналарны (каралтыларны, корылмаларны) һәм бүлмәләрне фактта файдалану төрен билгеләү мәсьәләләрен карап тикшерү буенча комиссиясенең 2018 елның 18 декабрендәге № 6 карарына нигезләнеп:

1. Әлеге карарның кушымтасында күрсәтелгән объектларга карата биналарның (каралтылар, корылмалар) һәм бүлмәләрнең – сәүдә үзәкләренең (комплекслар) фактта файдалану төрен билгеләргә.

2. Карарны www.mzio.tatarstan.ru. адресы буенча Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының рәсми сайтында бастырып чыгарырга:

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән башлап үз көченә керә.

4. Әлеге карарның башкарылуын контрольдә тотуны Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Р.Р.Мерзакреевка йөкләргә.

 

 

Министр                                                                                                                                   А.К.Хамаев

 

 

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының  

_____________№___________

карарына кушымта

 

п/п

Кадастр номеры

Адрес

Мәйдан, кв.м.

1

16:50:012204:3

ТР, Казан ш., Мәҗит Гафури ур., 50 й.

10 155,4

2

16:50:070404:72

ТР, Казан ш., Оренбург тракты ур., 5 й.

3 843,2

3

16:50:171302:393

ТР, Казан ш., Оренбург тракты ур., 170 й.

9 040,00

4

16:50:000000:4706

ТР, Казан ш., Габдуллы Кариев ур., 3 й.

12 433,8

5

16:50:110405:1274

ТР, Казан ш., Короленко ур., 28 й.

2 708,7

6

16:53:030102:151

ТР, Түбән Кама ш., Башлап юл салучылар ур., 7 й.

24 998,5

7

16:45:050101:316

ТР, Әлмәт ш., Шевченко ур., 25 й.

5 577,2

 

pdf
Скачать текст
PDF, 258.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International