Вакантлы вазыйфаларны биләү һәм кадрлар резервына кертү буенча конкурслар турында мәгълүмат министрлыкның рәсми сайтында , шулай ук дәүләт хезмәте һәм идарә кадрлары федераль порталында урнаштырылган
Дәүләт хезмәтенә эшкә урнашырга теләгән гражданнарга кирәкле барлык документларны тиз һәм уңайлы итеп бирү максатыннан документларны электрон рәвештә тапшыру киңәш ителә.
Татарстан Республикасының барлык дәүләт хезмәткәрләре, шулай ук вакантлы вазыйфаларга яисә кадрлар резервына кертүгә дәгъва кылучы кандидатлар Бердәм тест уза, аның нәтиҗәләре Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт кадрлар составының бердәм мәгълүмат системасында туплана.
ДДәүләт хезмәте һәм Идарә кадрларының федераль порталына хезмәткә керү әзерлеген бәяләү өчен сынау тесты узу мөмкинлеге бар, моннан тыш, Бердәм тест үткәрүгә әзерлек вакытында якынча тармак мәсьәләләре белән танышу мөмкинлеге дә бар.