Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2018 елның 24 ноябрендәге № 3972-р карары белән расланган 2019 елга үзләренә карата салым базасы кадастр бәясе буларак билгеләнә торган күчемсез милек объектлары исемлегенә үзгәрешләр кертү турында
“Россия Федерациясе Салым кодексының 3782 статьясының 7 пунктына, “Оешмалар милкенә салым турында” 2003 елның 28 ноябрендәге № 49-ЗРТ Татарстан Республикасы Законының 11 статьясына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәсьәләләре» 22.08.2007 № 407 карары белән расланган Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы турындагы нигезләмәнең 3.3.86 пунктына “Россия Федерациясе Салым кодексының 3782 статьясының 1 пунктындагы 1 подпунктында күрсәтелгән, үзләренә карата салым базасы кадастр бәясе буларак билгеләнелә торган күчемсез милек объектлары исемлегенә кертелергә һәм электрон рәвештә салым органнарына җибәрелергә тиешле мәгълүматлар составын һәм әлеге исемлекне формалаштыру, алып бару, раслау һәм бастырып чыгару тәртибен раслау турында” 2014 елның 21 ноябрендәге № 896 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган Россия Федерациясе Салым кодексының 3782 статьясының 1 пунктындагы 1 подпунктында күрсәтелгән, үзләренә карата салым базасы кадастр бәясе буларак билгеләнелә торган күчемсез милек объектлары исемлегенә кертелергә һәм электрон рәвештә салым органнарына җибәрелергә тиешле мәгълүматлар составын һәм әлеге исемлекне формалаштыру, алып бару, раслау һәм бастырып чыгару тәртибенә, Татарстан Республикасы Югары Судының 2019 елның 27 августындагы № 3а-497/2019 административ эшенә нигезләнеп:
1. Россия Федерациясе Салым кодексының 3782 статьясының 1 пунктының 1 подпунктында күрсәтелгән, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2018 елның 24 ноябрендәге № 3972-р карары белән расланган 2019 елда үзләренә карата салым базасы кадастр бәясе буларак билгеләнелә торган күчемсез милек объектлары исемлегенә (Республики Татарстан Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 19.12.2018 № 4424-р, 28.12.2018 № 4696-р, 06.05.2019 № 1394-р карарлары белән кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
231 пунктны төшереп калдырырга.
2. Күрсәтелгән үзгәрешләр исәпкә алынган исемлекне электрон формада Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенә җибәрергә.
3. Бу карарны «Интернет» мәгълүмати телекоммуникацияләр челтәрендәге Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының рәсми сайтына урнаштырырга.
4. Әлеге карар 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны министр урынбасары вазыйфаларын башкаручы Т.Ф. Хөснетдиновка йөкләргә.
Министр Ф.Ә.Әһлиуллин