Татарстан Республикасының казна мөлкәте булган торакларны аларны биләп торган Россия Федерациясе гражданнарына милеккә тапшыру буенча дәүләт хезмәте күрсәтүне көйләүче норматив хокукый актлар исемлеге

Татарстан Республикасының казна мөлкәте булган торакларны аларны биләп торган Россия Федерациясе гражданнарына милеккә тапшыру буенча дәүләт хезмәте күрсәтүне көйләүче норматив хокукый актлар исемлеге

 

 

Дәүләт хезмәте күрсәтү түбәндәгеләр нигезендә хәл ителә:

1) Россия Федерациясе Гражданлык кодексы (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 1994, № 32, 3301 б., кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

2) Россия Федерациясе Торак кодексы (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 2005, № 1, 14 б., кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

3) «Россия Федерациясендә торак фондын приватизацияләү турында» 04 июль, 1991 ел, № 1541-1 Россия Федерациясе Законы (РСФСР Халык депутатлары һәм РСФСР Югары Совет съезды җыентыгы, 1991, № 28, 959 б, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

4) «Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне оештыру турында» 27.07.2010 ел, № 210-ФЗ Федераль закон (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 2010 ел, № 31, 4179 б., кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

5) «Электрон имза турында» 06.04.2011 № 63-ФЗ Федераль закон (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 2011, №15, 2036 б., кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

6) «Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында» 13 июль 2015 ел           № 218-ФЗ Федераль закон (Хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталы (www.pravo.gov.ru) 2015, 14 июля, бастырылган номеры  0001201507140007, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

7) «Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында» 07.05.2012, №601 Россия Федерациясе Президенты Указы (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 2012, № 19, 2338 б.);

8) «Бүлмәне торак итеп, торак бүлмәсен яшәү өчен яраксыз дип, күпфатирлы йортны сүтелергә яки төзекләндерелергә тиешле авария хәлендә дип тану, бакча йортын торак йорт һәм торак йортны бакча йорты дип тану турында нигезләмәне раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 28 гыйнварындагы № 47 карары (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 2006, № 6, 702 б., кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);   

9) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәсьәләләре» 22.08.2007 ел, № 407 карары белән расланган Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы турында нигезләмә (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары һәм башкарма хакимиятнең республика органнары норматив актлары җыентыгы, 2007, № 37, 1379 б., кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

10) «Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури һәм мәҗбүри булып торучы һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтүдә катнашучы оешмалар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеген раслау турында» 13.08.2011, № 675 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары («Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары һәм башкарма хакимиятнең республика органнары норматив актлары җыентыгы» журналы, 2011, №39, 1928 б., кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

11) «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары дәүләт хезмәте күрсәткәндә ведомоствоара мәгълүмати үзара бәйләнеше тәртибе турында» 07.08.2012, № 674, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары дәүләт хезмәте күрсәткәндә ведомоствоара мәгълүмати үзара бәйләнеше тәртибе («Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары, башкарма хакимиятнең республика органнары норматив актлары җыентыгы» журналы, 2012, №59, 2041 б., кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

12) «Техник паспортлар, дәүләт техник исәпкә алу һәм техник инвентарьлаштыру объектлары турындагы бәяләү документлары һәм башка исәпкә алу-техник документлар күчермәләрен һәм аларда булган мәгълүматларны бирү тәртибен һәм Техник паспортлар, дәүләт техник исәпкә алу һәм техник инвентарьлаштыру объектлары хакындагы бәяләү документлары һәм башка исәпкә алу-техник документлар күчермәләрен һәм аларда булган мәгълүматларны биргән өчен түләү алу һәм кайтару, түләү күләмнәрен билгеләү тәртибен раслау турында» 06.12.2016 № 901 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары («Татарстан Республикасы законнары җыелмасы» журналы, 2016, № 47, 1566 б., кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып).

13) «Бүлмәне торак, торак бүлмәсен яшәргә яраклы (яраксыз) итеп тану һәм күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки төзекләндерелергә тиеш дип тану максатларында Татарстан Республикасы торак фонды торак бүлмәләрен һәм башка торакларны тикшерү һәм бәяләү буенча ведомоствоара комиссия турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 09.11.2017 № 857 Карары («Татарстан Республикасы законнары җыелмасы» журналы, 2017, № 85, 3106 б., кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

14) «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларының үз көчләрен югалтуын тану турында» 28.02.2022 № 175 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән («Татарстан Республикасы законнары Җыены» журналы, 2022, № 21, 0697 ст., кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып).

pdf
Скачать текст
PDF, 296.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International