ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының "Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрен коррупциячел хокук бозулар кылуга җәлеп итү максаты белән мөрәҗәгать итү очраклары турында эшкә яллаучының вәкиленә хәбәр итү тәртибен раслау турында" 13.04.2020 № 221-пр боерыгы

МИНИСТЕРСТВО ЗЕМЕЛЬНЫХ И ИМУЩЕСТВЕННЫХ ОТНОШЕНИЙ

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

 

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ 

ҖИР ҺӘМ МӨЛКӘТ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ

 

 

ПРИКАЗ

13.04.2020

 

 

 

 

Казан ш.

 

БОЕРЫК

 

№ 221-пр

 

Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрен коррупциячел хокук бозулар кылуга җәлеп итү максаты белән мөрәҗәгать итү очраклары турында эшкә яллаучының вәкиленә хәбәр итү тәртибен раслау турында

 

 

2008 елның 25 декабрендәге “Коррупциягә каршы тору турында” №273- ФЗ Федераль законның 9 статьясы нигезендә боерык бирәм:

 

  1. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрен коррупциячел хокук бозулар кылуга җәлеп итү максаты белән мөрәҗәгать итү очраклары турында эшкә яллаучының вәкиленә хәбәр итү тәртибен раслау турында.
  2. «Дәүләт гражданлык хезмәткәрен коррупциячел хокук бозулар кылуга җәлеп итү максаты белән мөрәҗәгать итү очраклары турында эшкә яллаучының (эш бирүченең) вәкиленә хәбәр итү тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2010 елның 2 декабрендәге № 571 боерыгын көчен югалткан дип танырга.
  3. Әлеге боерыкның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

 

Министр                                                                                       Ф.Ә.Әһлиуллин

 

 

Татарстан Республикасы

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының

13.04.2020 221-пр

боерыгы белән расланды

 

 

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрен коррупциячел хокук бозулар кылуга җәлеп итү максаты белән мөрәҗәгать итү очраклары турында эшкә яллаучының вәкиленә хәбәр итү

ТӘРТИБЕ

 

  1. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрен коррупциячел хокук бозулар кылуга җәлеп итү максаты белән мөрәҗәгать итү очраклары турында эшкә яллаучының вәкиленә хәбәр итү тәртибе (алга таба – Тәртип) «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге № 273-ФЗ Федераль законның 9 статьясы 5 бүлегенә туры китереп әзерләнгән.

Тәртип эшкә яллаучының вәкиле Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры (алга таба – министр) булып торган Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең (алга таба – гражданлык хезмәткәрләре, Министрлык) аларны коррупциячел хокук бозулар кылуга җәлеп итү максаты белән мөрәҗәгать итү очраклары турында хәбәр итү процедурасының регламентын билгели.

2. Коррупциячел хокук бозулар кылуга җәлеп итү максаты белән мөрәҗәгать итү очраклары турында хәбәр итү гражданлык хезмәткәренең вазыйфаи (хезмәт) бурычына керә, тикшерү үткәрелгән яки үткәрелүче очраклар чыгарылма булып тора.

3. Коррупциячел хокук бозулар кылуга җәлеп итү максаты белән мөрәҗәгать итү очраклары турында эшкә яллаучының вәкиленә Белдерүнамә (алга таба – Белдерүнамә) гражданлык хезмәткәре тарафыннан Тәртипнең 1 нче кушымтасында китерелгән үрнәк буенча язмача төзелә.

Белдерүнамәдә түбәндәге мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш:

Белдерүнамә юллаган затның фамилиясе, исеме, атасының исеме, биләгән вазыйфасы һәм структур бүлекчәсе, яшәү урыны һәм телефоны;

Министрлыкның хезмәт вазыйфаларын үтәүгә бәйле дәүләт хезмәткәренә коррупциячел хокук бозулар кылуга җәлеп итү максатларында ниндидер затларның мөрәҗәгать итү очрагының (ачыкланган очракларның) шартларын тасвирлау (көне, урыны, вакыты, башка шартлар);

дәүләт гражданлык хезмәткәренә аны коррупциячел хокук бозулар кылуга җәлеп итүне раслаган мөрәҗәгатьнең (хезмәткәргә карата кылынган гамәлләр, тәкъдимнәр, гозерләр, таләпләр, башка формадагы мөрәҗәгатьләр) җентекле тасвирламасы, шулай ук, гражданлык хезмәткәре җәлеп ителгән коррупциячел хокук бозулар билгеләре булган эшчәнлек тасвирламасы;

коррупциячел хокук бозуга җәлеп итүче физик (юридик) зат турында барлык билгеле булган мәгълүмат;

дәүләт хезмәткәрен коррупциячел хокук бозуга җәлеп итү ысуллары һәм шартлары (сатып алу, янау, алдау, шантаж һ.б.), шулай ук коррупциячел хокук бозуларны кылу турында зат тәкъдименнән баш тарту (кабул итү) турында мәгълүмат;

Белдерүнамәне прокуратура органнарына яки башка дәүләт органнарына (нинди) җибәрү датасы.

Белдерүнамәгә дәүләт хезмәткәрен коррупциячел хокук бозуга җәлеп итү максатыннан нинди дә булса затларның мөрәҗәгате шартларын раслаучы барлык материаллар беркетелә.

4. Белдерүнамә министр исеменә (аның вазифаларын башкараучы зат) языла һәм коррупциячел һәм башка хокук бозуларга кагылышлы эшләр өчен җаваплы затка (алга таба – Җаваплы зат) тиз арада тапшырыла, күрсәтелгән тәкъдим эш сәгате булмаган вакытта кергән икән – хезмәт урынына килүгә үк тапшырыла.

Дәүләт хезмәткәре вазыйфаи (хезмәт) бурычларын башкармый торган урында яки даими хезмәт урыныннан читтә булган очракта, Белдерүнамә почта, факсимиль элемтә каналлары аша яки электрон элемтәнең мөмкин булган башка каналлары аша җибәрелә ала, хезмәт урынына кайткач Белдерүнамәнең төп нөсхәсе Җаваплы затка тапшырылырга тиеш.

5. Җаваплы зат Белдерүнамәне дәүләт гражданлык хезмәткәрен коррупциячел хокук бозулар кылуга җәлеп итү максаты белән мөрәҗәгать итү очраклары турында эшкә яллаучының вәкиленә хәбәрләр теркәлү журналына (алга таба – Журнал) Тәртипнең 2 нче кушымтасында бирелгән үрнәк буенча терки.

6. Белдерүнамә Журналга теркәлгәннән соң, дәүләт хезмәткәреннән имзалатып, белдерүнамәне кабул иткән зат турындагы белешмә, теркәлү көне һәм вакыты күрсәтелгән Белдерүнамә күчермәсе бирелә. Белдерүнамә почта аша килеп ирешкән булса, Белдерүнамәнең күчермәсе Белдерүнамәне җибәргән дәүләт хезмәткәренә почта аша заказлы хат итеп җибәрелә.

Белдерүнамәне теркәүдән баш тарту, шулай ук Белдерүнамә күчермәсен бирмәү рөхсәт ителми.

Алынган мәгълүматның кагылгысызлыгы “Персональ мәгълүматлар турында” 27.07.2006 ел, №152-ФЗ Федераль закон таләпләренә туры китереп тәэмин ителә.

7. Белдерүнамә теркәлгән көнне җаваплы зат андагы мәгълүматларны эчке эшләр органнарына яки башка дәүләт органнарына тапшыру турында карар кабул итү максатыннан карау өчен министрга (аның вазыйфаларын башкаручы затка) тапшыра.

8.   Министр (аның вазыйфаларын башкаручы зат) Белдерүнамәне эчке эшләр органнарына яки башка дәүләт органнарына тапшыру турында карар кабул итсә, Җаваплы зат Белдерүнамәне, беркетелгән материаллары белән бергә, әлеге карар кабул ителгәннән соң ике көн эчендә җибәрүне тәэмин итә.

9. Коррупциячел хокук бозулар кылуга җәлеп итү максаты белән мөрәҗәгать итү очраклары турында эшкә яллаучының вәкиленә хәбәр иткән гражданлык хезмәткәрен Россия Федерациясе законнары нигезендә дәүләт саклый.

10. Министрлыкның гражданлык хезмәткәренең 2008 елның 25 декабрендәге “Коррупциягә каршы көрәш турында” №273-ФЗ Федераль законның 9 статьясы буенча коррупциячел хокук бозулар кылуга җәлеп итү очраклары турында хәбәр итү вазыйфаи бурычын үтәмәве аны дәүләт хезмәтеннән азат итү яисә аны Россия Федерациясе законнары нигезендә башка төрле җаваплылыкка тарту өчен сәбәп булырдай хокук бозу булып санала.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрен коррупциячел хокук бозулар кылуга җәлеп итү максаты белән мөрәҗәгать итү очраклары турында эшкә яллаучының вәкиленә хәбәр итү тәртибенә

1 нче кушымта

 

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрына

__________________________________

(эшкә алучының вәкиле Ф.И.ӘИ.)

__________________________________

 (дәүләт гражданлык хезмәткәренең Ф.И.ӘИ.,

вазыйфасы, телефоны)

 

 

Дәүләт гражданлык хезмәткәрен коррупциячел хокук бозулар кылуга җәлеп итү максаты белән мөрәҗәгать итү очрагы турында эшкә яллаучының вәкиленә БЕЛДЕРҮНАМӘ

 

  1. Мине коррупциячел хокук бозулар кылуга җәлеп итү максаты белән_________________

______________________________________________________________________ тарафыннан

(хокук бозулар кылуга җәлеп иткән физик (юридик) затның Ф.И.ӘИ., вазифасы, билгеле булган барлык мәгълүмат)

мөрәҗәгать итү очрагы (алга таба - хокук бозулар кылуга җәлеп итү) турында хәбәр итәм.

                                                                                               2. Хокук бозуларга җәлеп итү минем түбәндәгеләрне кылырга тиешлегемне күздә тотып эшләнде

________________________________________________________________________

(күз алдында тотылган хокук бозуның асылы күрсәтелә)

 

                                                                                               3. Хокук бозуларга җәлеп итү _________________________________________________юлы белән эшләнде.

(җәлеп итү ысулы: сатып алу, янау, алдау һ.б.ш.)

 

                                                                                               4. Хокук бозуларга җәлеп итү 20__ елның ____________________________ ___сәг. _____минутта _____________________________________________________________________________________булды.

(шәһәр, адрес)

                                                                                              

5. Хокук бозуга җәлеп итү ____________________________________________ башкарылды.

                                                                                                  (җәлеп итү шартлары: телефон аша, шәхси очрашу, почта һ.б.)

 

 

 

______________________

(дата)

______________________

(имза)

______________________

(имзаны шәрехләү)

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрен коррупциячел хокук бозулар кылуга җәлеп итү максаты белән мөрәҗәгать итү очраклары турында эшкә яллаучының вәкиленә хәбәр итү тәртибенә

2 нче кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрен коррупциячел хокук бозулар кылуга җәлеп итү максаты белән мөрәҗәгать итү очраклары турында эшкә яллаучының вәкиленә хәбәр итүче белдерүнамәне теркәү

ЖУРНАЛЫ

 

№ п/п

Белдерүнамәне теркәү датасы

Бердерүнамә бирүченең Ф.И.ӘИ, вазыйфасы

Бердерүнамә бирүченең имзасы

ТеркәүченеңФ.И.ӘИ.

Теркәүченең имзасы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF,

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International