Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрлекләрен даими (сроксыз) файдалануга бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүне җайга салучы норматив хокукый актлар исемлеге

Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрлекләрен даими (вакыты чикләнмәгән) файдалануга бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүне көйләүче норматив хокукый актлар исемлеге

 

Дәүләт хезмәте күрсәтү түбәндәгеләр нигезендә хәл ителә:

1) Россия Федерациясе Гражданлык кодексы (беренче кисәк) (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 1994, № 32, 3301 б. кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

2) Россия Федерациясе Җир кодексы (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 2001, № 44, 4147 б. кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

3) «Коммерциячел булмаган оешмалар турында» 1996 елның 12 гыйнварындагы №7-ФЗ Федераль закон (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 1996, № 3, 145 б. кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

4) «Россия Федерациясе Җир кодексын гамәлгә кертү турында» 2001 елның 25 октябрендәге № 137-ФЗ Федераль закон (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 2001, № 44, 4148 б. кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

5) «Автоном учреждениеләр турында» 2006 елның 3 ноябрендәге         № 174-ФЗ Федераль закон (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 2006, № 45, 4626 б. кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

6) «Кадастр эшчәнлеге турында» 2007 елның 24 июлендәге № 221-ФЗ Федераль закон (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 2007, № 31, 4017 б. кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

7) «Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге № 210-ФЗ Федераль закон (РФ законнары җыелмасы, 2010 ел, № 31, 4179 б. кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

8) «Электрон имза турында» 06.04.2011 № 63-ФЗ Федераль закон (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 2011, №15, 2036 б кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

9) «Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында» 2015 елның 13 июлендәге № 218-ФЗ Федераль закон («Хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталы» (www.pravo.gov.ru) 2015, 14 июль);

10) «Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында» 07.05.2012, № 601 Россия Федерациясе Президенты Указы (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 2012, № 19, 2338 б.);

11) «Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче күпфункцияле үзәкләр һәм башкарма хакимиятнең федераль органнары, дәүләти бюджеттан тыш фонд органнары, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары арасында арадашлык турында» 27.09.2011 № 797 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары (РФ законнары җыелмасы, 2011, № 40, 5559 б.);

12) «Гариза бирүченең җир кишәрлеген сатулашулар үткәрмичә алу хокукын раслаучы документлар исемлеген раслау турында» 12.01.2015, № 1 Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы («Хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталы» (www.pravo.gov.ru) 28.02.2015, басылу номеры 0001201502280007, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

13) «Территориянең кадастр планында җир кишәрлеге яки җир кишәрлекләре урнашу схемасын раслау турында, дәүләт яки муниципаль милектәге җир кишәрлеген сату буенча аукцион үткәрү яисә дәүләт яки муниципаль милектәге җир кишәрлегенә аренда килешүе төзү хокукына аукцион үткәрү турында, дәүләт яки муниципаль милектәге җир кишәрлеген бирү турында алдан килешү турында, дәүләт яки муниципаль милектәге җир кишәрлеген бирү турында гариза бирү ысулларын һәм тәртибен раслау турында һәм дәүләт яки муниципаль милектәге җир кишәрлеген, шәхси милектәге җир кишәрлекләрен яңадан бүлү турында «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрен кулланып гариза бирү, шулай ук аларның форматларына куелган таләпләр турында» 14.01.2015, № 7 Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы (Хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталы http://www.pravo.gov.ru, 27.02.2015, урнаштырылу номеры 0001201502270011);

14) Татарстан Республикасы Җир кодексы (Татарстан Республикасы, 1998, 15 август);

15) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 05.12.2005 ел, № 563 карары белән расланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты – Татарстан Республикасы Хөкүмәте Регламенты («Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары һәм башкарма хакимиятнең республика органнары норматив актлары җыентыгы» журналы, 2005, № 47-48, 0985 б., кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

16) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәсьәләләре» 22.08.2007 ел, № 407 карары белән расланган Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы турында нигезләмә («Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары һәм башкарма хакимиятнең республика органнары норматив актлары җыентыгы» журналы, 03.10.2007, № 37, 1379 б. кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

17) «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында» 02.11.2010 ел, № 880 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары («Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары һәм башкарма хакимиятнең республика органнары норматив актлары җыентыгы»» журналы, 2010, № 46, 2144 б. кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып);

18) «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары дәүләт хезмәте күрсәткәндә ведомоствоара мәгълүмати үзара бәйләнеше тәртибе турында» 07.08.2012, № 674, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары дәүләт хезмәте күрсәткәндә ведомоствоара мәгълүмати үзара бәйләнеше тәртибе («Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары, башкарма хакимиятнең республика органнары норматив актлары җыентыгы» журналы, 2012, № 59, 2041 б. кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып).

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 142.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International