МИНИСТЕРСТВО ЗЕМЕЛЬНЫХ И ИМУЩЕСТВЕННЫХ ОТНОШЕНИЙ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
|
|
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ҖИР ҺӘМ МӨЛКӘТ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ
|
ПРИКАЗ 04.08.2022 |
Казан ш. |
БОЕРЫК
№ 489-пр |
Дәүләт милкендә булган җир кишәрлеген сатулашулар аша бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү административ регламентын раслау турында
1. Тәкъдим ителгән Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрлеген сатулашулар аша бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү административ регламентын расларга.
2. Министр урынбасарларына, идарә башлыкларына хезмәткәрләрне әлеге боерык белән расланган Регламент белән таныштыруны оештырырга һәм аның тайпылышсыз үтәлешен тәэмин итәргә.
3. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының түбәндәге боерыкларын көчен югалткан дип танырга:
“Дәүләт милкендә булган җир кишәрлеген сатулашулар аша бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү административ регламентын раслау турында” 24.06.2021 № 348-пр;
“Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының “Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрлеген сатулашулар аша бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү административ регламентын раслау турында” 24.06.2021 № 348-пр боерыгына үзгәрешләр кертү турында” 01.10.2021 № 570-пр.
3. 2022 елда Татарстан Республикасы милкендә булган җир кишәрлеген сатулашулар аша бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясендә 2022 елда җир мөнәсәбәтләрен көйләү үзенчәлекләре турында» 2022 елның 9 апрелендәге карары белән билгеләнгән үзенчәлекләрне искә алып тормышка ашырылуын гамәлгә куярга.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны министрның беренче урынбасары А.И. Галиевка йөкләргә.
Министр Ф.Ә.Әһлиуллин
Татарстан Республикасы
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының
04.08.2022 № 489-пр
боерыгы белән расланган
Дәүләт милкендә булган җир кишәрлеген сатулашулар аша бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү административ регламентын раслау турында
1. Гомуми нигезләмәләр
1.1. Дәүләт милкендә булган җир кишәрлеген сатулашулар аша бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең әлеге административ регламенты (алга таба – Регламент) дәүләт милкендә булган җир кишәрлеген сатулашулар аша бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең (алга таба – дәүләт хезмәте) стандартын һәм тәртибен билгели.
1.2. Дәүләт хезмәтен алу өчен гариза бирүчеләр булып юридик яки физик затлар, шәхси эшкуарлар санала.
Гариза бирүче исеменнән тиешле тәртиптә рәсмиләштерелгән ышанычнамә нигезендә вәкаләтләр бирелгән зат эш йөртә
1.3. Дәүләт хезмәте күрсәткәндә профилирование (гариза бирүчегә дәүләт хезмәт күрсәтүче орган тарафыннан үткәрелгән анкета нәтиҗәсендә билгеләнгән гариза бирүче билгеләренә туры килә торган дәүләт хезмәте күрсәтү вариантына тәңгәл килгән дәүләт хезмәте күрсәтү) үткәрелми.
2. Дәүләт хезмәте күрсәтү стандарты
2.1. Дәүләт хезмәте күрсәтү атамасы
Дәүләт милкендәге җир кишәрлеген сатулашулар аша бирү.
2.2. Башкарма хакимият органы атамасы
Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы (алга таба – Министрлык).
Дәүләт хезмәте күрсәтүдә хезмәттәшлек турында тиешле килешүе булган очракта, дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәкләр (алга таба – МФЦ) катнаша.
Дәүләт хезмәте күрсәтү физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен - яшәү урынына яисә фактик яшәгән (торган) урынына карамастан, юридик затлар өчен – урнашкан урынына карамастан экстерриториаль принцип буенча гариза бирүче сайлап алган теләсә кайсы МФЦда башкарыла ала.
Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури булган запросны һәм документларны һәм (яки) мәгълүматны кабул итүдән баш тарту турында карар МФЦ тарафыннан әлеге Регламентның 2.7 пункты таләпләренә туры китереп кабул ителә.
2.3. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе
2.3.1. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булып түбәндәгеләр тора:
аукцион үткәрү турында карар (җир кишәрлеген сату буенча аукцион яисә җир кишәрлеге арендасына шартнамә төзү хокукына аукцион үткәрү турында карар) (әлеге Регламентка 1 нче кушымта).
дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту турында карар (җир кишәрлеген сату буенча аукцион үткәрүдән баш тарту турында карар яисә җир кишәрлеге арендасына шартнамә төзү хокукына аукцион үткәрүдән баш тарту турында карар) (әлеге Регламентка 2 нче кушымта).
Реестр язуы дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булып тормый.
Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе нинди дә булса Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмати системасында теркәлми.
2.3.2. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе гариза бирүчегә “Электрон имза турында” 2011 елның 6 апрелендәге № 63-ФЗ Федераль закон (алга таба - Федераль закон № 63-ФЗ) таләпләренә туры китереп көчәйтелгән электрон имза белән министр тарафыннан (җир кишәрлеген милеккә тапшырган очракта), министрның беренче урынбасары тарафыннан (җир кишәрлеге арендага бирелгәндә) имзаланган электрон документлар рәвешендә Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы (https://uslugi.tatarstan.ru/) (алга таба – Республика порталы) гариза бирүченең шәхси кабинетына юллана.
2.3.3. Гариза бирүче сайлавы буенча дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе Министрлыктан җибәрелгән, кәгазьгә бастырылган, МФЦ мөһере һәм МФЦ хезмәткәре имзасы белән расланган электрон документ экземпляры формасында МФЦ аша алынырга мөмкин.
2.3.4. Гариза бирүче дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен электрон документ формасында яки электрон документның кәгазь экземпляры формасында алырга мөмкин.
2.3.5. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе сыйфатында гариза бирүче аукцион үткәрү турында карарны (җир кишәрлеген сату буенча аукцион яисә җир кишәрлеге арендасына шартнамә төзү хокукына аукцион үткәрү турында карар) яки дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту турында карарны (җир кишәрлеген сату буенча аукцион үткәрүдән баш тарту турында карар яисә җир кишәрлеге арендасына шартнамә төзү хокукына аукцион үткәрүдән баш тарту турында карар) Министрлыктан шәхсән үзе алырга хокуклы.
2.4. Дәүләт хезмәте күрсәтү срогы
2.4.1. Гариза һәм дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документлар гариза бирүче тарафыннан почта аша юлланылган яки шәхси тапшырылган булса, дәүләт хезмәте гариза һәм документлар регистрацияләнгән көннән соң 34 эш көне эчендә күрсәтелә.
2.4.3. Гариза бирүче гаризаны һәм дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны гариза МФЦ аша тапшырган икән, Министрлык тарафыннан дәүләт хезмәте гариза һәм документлар регистрацияләнгәннән соң 34 эш көне эчендә күрсәтелә, шулай ук, МФЦ Регламенты белән каралган срок та искә алына.
2.5. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен хокукый нигезләр
Республика порталында түбәндәгеләр урнаштырыла:
дәүләт хезмәте күрсәтүне көйләүче норматив хокукый актлар исемлеге;
дәүләт хезмәте күрсәтүне контрольдә тоту өчен җаваплы органнар (учреждениеләр) һәм вазыйфаи затлар турында белешмә;
дәүләт хезмәте күрсәтүче Министрлыкның һәм Министрлыкның вазыйфаи затының карарларына һәм кылган (кылмаган) гамәлләренә карата судка кадәр (судтан тыш) тәртиптә шикаять белдерү тәртибе турында мәгълүмат.
2.6. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури документларның тулы исемлеге
2.6.1. Дәүләт хезмәте алу өчен гариза бирүче мөрәҗәгатенең категориясенә һәм нигезенә карамастан, гариза тапшыра:
- МФЦга яки Министрлыкның үзенә мөрәҗәгать иткән очракта кәгазь документ рәвешендә;
- Республика порталы аша мөрәҗәгать итсә, электрон формада (гаризаның электрон формасына тиешле белешмәләрне кертү юлы белән тутырыла), әлеге Регламентның 2.6.5 пункты таләпләренә туры китереп имзалана.
2.6.2. Гариза бирүче Министрлыкка гариза (әлеге Регламентка 3 нче кушымта) белән мөрәҗәгать иткәндә түбәндәге документларны тапшыра:
1. Физик зат булган гариза бирүченең (гариза бирүчеләрнең) яки физик яисә юридик яки физик зат вәкиленең шәхесен раслаган документ күчермәсе.
2. Гариза белән гариза бирүченең (гариза бирүчеләрнең) вәкиле мөрәҗәгать итә икән, физик яки юридик зат вәкиленең хокукларын (вәкаләтләрен) раслаучы документ күчермәсе (Бердәм портал, Республика порталы аша мөрәҗәгать иткән очракта таләп ителми);
3. Җир кишәрлегенең расланган урнашу схемасы.
Гаризага беркетлә торган документларның күчермәләре нотариус яки документның төп нөсхәсен биргән орган (оешма, учреждение) тарафыннан расланмаган булса, күчермәләрне Министрлык белгече расласын өчен төп нөсхәсе дә тәкъдим ителә.
2) МФЦ аша кәгазь документлар белән һәм № 63-ФЗ Федераль закон таләпләрен туры китереп имзаланган (расланган) электрон документлар рәвешендә;
3) Республика порталы аша электрон формада.
2.6.4. Гариза ышанычнамә буенча формалаштырылганда вәкаләтле вәкил паспортын (шәхесен раслаучы башка документ), нотариаль расланган ышанычнамәне яисә законнар нигезендә нотариаль расланганга тиңләштерелгән ышанычнамәне күрсәтә.
Гаризага беркетелгән документлар нотариаль раслана ала. Нотариаль расланган күчермә булмаган очракта түбәндәгеләр шул ук дәрәҗәдә кабул ителергә тиеш:
төп нөсхәгә туры килүе турында оешма җитәкчесе яисә шул вазыйфага вәкаләтле зат имзалаган һәм оешма мөһере (булса) куелган документ күчермәсе;
документның төп нөсхәсе күрсәтелгән очракта расланмаган күчермәләр. Бу очракта документ күчермәсен аны кабул итүче раслый.
2.6.5. Физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр гаризаны һәм кирәкле документларны Республика порталы аша җибәргәндә гаризага гади электрон имза куялар.
Гариза бирүчегә гади электрон имза алу өчен Электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен кулланыла торган мәгълүмати системаларның мәгълүмати-технологик арадашлыгын тәэмин итүче инфраструктурада идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасында (алга таба – ЕСИА) регистрация (аутентификация) процедурасын узарга, шулай ук учет язуын стандарттан да ким булмаган дәрәҗәдә расларга кирәк.
Россия Федерациясе территориясендә регистрацияләнгән юридик затлар һәм юридик затларның вәкилләре гаризаны һәм кирәкле документларны Республика порталы аша юллаганда гаризаны көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзалыйлар.
Гариза бирүче вәкиленең электрон документ (документның электрон образы) рәвешендәге ышанычнамәсе әлеге документларны ясау һәм имзалау вәкаләте булган затларның, шул исәптән, нотариусларның тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле имзасы белән раслана.
Тапшырылган электрон документларның (документларның электрон образы) сыйфаты документ текстын тулысынча укырга һәм документ реквизитларын танырга мөмкинлек бирергә тиеш.
2.6.6. Ведомствоара мәгълүмати арадашлык кысаларында алына торган документлар:
Дәүләт хезмәте күрсәткәндә ведомствоара мәгълүмати арадашлык кысаларында түбәндәгеләр алына:
2. Юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан гариза бирүче булган юридик зат турында өземтә (алга таба – ЕГРЮЛ), Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсеннән;
3. Шәхси эшмәкәрләрнең бердәм дәүләт реестрыннан гариза бирүче булган шәхси эшмәкәр турында (алга таба – ЕГРИП), Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсеннән ТР буенча ФСХИ);
4. объектларны инженер-техник тәэминат челтәренә тоташтыруның (технологик кушу) техник шартлары аукцион үткәрүнең мәҗбүри шарты булса, андый шартларның булуы турында белешмә.
2.6.7. Гариза бирүче Регламентның 2.6.6 пунктта күрсәтелгән документларны (белешмәләрне) Республика порталы аша биргәндә әлеге документларны булдыру һәм имзалау өчен вәкаләтле затларның көчәйтелгән квалификацияле имзасы куелган электрон документ формасында бирә ала яки МФЦга кәгазь формасында.
Документларны кабул итүдән баш тарту өчен түбәндәгеләр нигез булып тора:
2) документлар тиеш булмаган органга тапшырылган;
3) тапшырылган документларда дөрес булмаган һәм (яки) каршылыклы белешмәләр булуы;
4) № 63-ФЗ Федераль законның 11 статьясында билгеләнгән таләпләргә туры китерелеп көчәйтелгән квалификацияле электрон имзаның гамәлдә булу шартлары бозылган.
2.8. Дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору яки дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге
2.8.1. Дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору өчен нигезләр законнарда каралмаган.
2.8.2. Түбәндә күрсәтелгән шартларның берсенең генә булса да булуы дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту өчен нигез булып тора:
1) җир кишәрлеге чикләре «Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында» 13 июль 2015 ел № 218-ФЗ Федераль закон таләпләре нигезендә тәгаенләнергә тиеш;
2) җир кишәрлеге Татарстан Республикасы милке хокукында теркәлмәгән;
3) Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә җир кишәрлегенә мөнәсәбәтле рөхсәт ителгән төзелешнең, реконструкциянең иң зур параметрлары билгеләнмәгән, җир кишәрлегенең рөхсәт ителгән куллану төре булып биналар, корылмалар төзү мөмкинлеге каралу искәрмә булып тора;
4) җир кишәрлегенә техник шартларны тоташтыру (технологик кушылулар) турында мәгълүмат юк, җир кишәрлегенең рөхсәт ителгән куллану төре булып биналар, корылмалар төзү мөмкинлеге каралу, җир кишәрлеген территорияне комплекслы үзләштерү өчен аренда шартнамәсе төзү хокукына аукцион үткәрү искәрмә булып тора;
5) җир кишәрлегенә мөнәсәбәтле рөхмәт ителгән куллану төре билгеләнмәгән яки җир кишәрлеген рөхсәт ителгән куллану төре аукцион үткәрү турындагы гаризада күрсәтелгән җир кишәрлеген куллану максатларына туры килми;
6) җир кишәрлеге тулысынча территорияне куллануның аерым шартлары булган зона чикләренә урнашкан, җир кишәрлеген куллануның билгеләнгән чикләүләре җир кишәрлеген аукцион үткәрү турындагы гаризада күрсәтелгән максатларда кулланырга мөмкинлек бирми;
7) җир кишәрлеге җирләрнең аерым категориясенә кертелмәгән;
8) җир кишәрлеге даими (вакыты чикләнмәгән) куллану, түләүсез куллану, гомерлек мирас яки аренда хокукында тапшырылган;
9) җир кишәрлегендә гражданнар яки юридик затларның биналары, корылмалары, салынып бетмәгән төзелеш объектлары урнашкан булса, корылманың, шул исәптән, төзелеш тәмамланмаган корылманың, җир кишәрлегендә сервитут шартларында, гаммәви сервитут шартларында урнашкан булуы яисә җир кишәрлегендә РФ ҖК 3936 статьясында каралган объект урнашкан булуы, яисә җир кишәрлегендә урнашкан биналар, корылмалар, төзелеп бетмәгән объектларга карата үзбелдекле төзелешне сүтү турында карар кабул ителгән булса, яки үзбелдекле төзелешне сүтү яисә тиешле вакыт эчендә һәм тиешле таләпләргә туры китереп тиешле тәртипкә китерү турында карар кабул ителеп тә, Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексының 5532 статьясының 11 2лешендә каралган таләпләрнең үтәлмәве җир кишәрлегенә аренда шартнамәсе хокукына аукцион үткәрү очрагы искәрмә булып тора;
10) җир кишәрлегендә дәүләт яки муниципаль милек булган бина, корылма, төзелеп бетмәгән объект урнашкан, күрсәтелгән биналар, корылмаларның, төзелеп бетмәгән объектны сату яки арендага бирү башка аукцион предметы булып тора яисә күрсәтелгән биналар, корылмаларның, төзелеп бетмәгән объект бу аукционда сатылмый яки арендага бирелми, искәрмә булып торган очракларга җир кишәрлегендә корылмалар, шул исәптән төзелеп бетмәгән корылмалар урнашуы сервитут шартларында, гаммәви сервитут шартларында рөхсәт ителгән булуы яки Россия Федерациясе Җир Кодексының 3936 статьясына туры китереп урнаштырылган объектлар булуы керә;
11) җир кишәрлеге әйләнештән алынган, искәрмә булып торган очракларга федераль закон нигезендә әйләнештән алынган җир кишәрлекләре аренда шартнамәсе предметы булып тора алуы керә;
12) җир кишәрлегенең әйләнеше чикләнгән, искәрмә булып җир кишәрлеген арендалау шартнамәсе төзүгә аукцион үткәрү очрагы тора;
13) җир кишәрлеге дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен резервка куелган, искәрмә булып торган очракка җир кишәрлеген резервка кую срогыннан артмаган вакытка җир кишәрлеген арендалау шартнамәсе төзүгә аукцион үткәрү керә;
14) җир кишәрлеге үсеше турында шартнамә төзелгән төзелешле территория чикләрендә яки комплекслы үзләштерү турында шартнамә төзелгән территория чикләрендә урнашкан;
15) җир кишәрлеге расланган территориаль планлаштыру документлары һәм (яки) территория планировкасы буенча документация нигезендә федераль әһәмияткә ия объектлар, региональ әһәмиятле объектлар яки җирле әһәмияттәге объектлар өчен билгеләнгән;
16) җир кишәрлеге Россия Федерациясе дәүләт программасы, Татарстан Республикасы дәүләт программасы яки адреслы инвестиция программасы нигезендә биналар яки корылмалар урнаштыру өчен билгеләнгән;
17) җир кишәрлегенә мөнәсәбәтле аны бирүне беренчел килештерү турында карар кабул ителгән;
18) җир кишәрлегенә мөнәсәбәтле аны бирүне беренчел килештерү турында гариза яки җир кишәрлеген бирү турында гариза кергән, искәрмә булып торган очракларга андый җир кишәрлеген бирүне беренчел килештерүдән баш тарту турында яки аны бирүдән баш тарту турында карар кабул ителгән;
19) җир кишәрлеге гомуми кулланылыштагы җир кишәрлеге булып тора яки гомуми кулланылыштагы җирләр чикләрендә, гомуми кулланылыш территориясендә урнашкан;
20) җир кишәрлеге дәүләт яки муниципаль ихтыяҗдан чыгып алынган, искәрмә булып торган очракларга тузган булып танылган һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиеш булган күп фатирлы йорт урнашкан җир кишәрлекләре керә.
2.8.3. Баш тарту сәбәпләре күрсәтелгән Дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту турында карар кәгазьгә чыгарылып тиешле тәртиптә министрның беренче урынбасары тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзалана һәм дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту турында карар кабул ителгән көнне гариза бирүчегә һәм (яки) МФЦга җибәрелә.
Гариза бирүче дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен сорап Бердәм портал, Республика порталы аша мөрәҗәгать итсә, шәхси кабинетына автомат рәвештә министрның беренче урынбасары көчәйтелгән квалификацияле электрон имза куйган дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булган документның электрон образы җибәрелә.
2.9. Дәүләт хезмәте күрсәткән өчен алына торган түләүнең күләме һәм алу ысуллары
Республика порталын, рәсми сайтны кулланып дәүләт хезмәте күрсәткән өчен дәүләт пошлинасы һәм Россия Федерациясе законнарына таянып башка түләүләр алынмый. Дәүләт хезмәте түләүсез күрсәтелә.
2.10. Дәүләт хезмәтен күрсәтү турында запрос биргәндә һәм андый хезмәтләрне күрсәтүнең нәтиҗәсен алганда чират көтүнең максималь срогы
Дәүләт хезмәте алу өчен гариза биргәндә максималь көтү вакыты 15 минуттан артмаска тиеш.
Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен алганда алдан язылу буенча килеп чиратны максималь көтү вакыты 15 минуттан артмаска тиеш.
Гариза бирүчеләрнең аерым категорияләренә чират тәртипләре билгеләнмәгән.
2.11. Дәүләт хезмәтен күрсәтүне сораган гариза бирүченең запросын регистрацияләү срогы
2.11.1. Гариза һәм документлар кергән бер көн эчендә.
Ял (бәйрәм) көнендә электрон формада кергән үтенеч язуы ял (бәйрәм) көненнән соң килгән эш көнендә регистрацияләнә.
Гариза бирүче яки аның вәкиле тарафыннан МФЦ аша бирелгән үтенеч язуы Министрлык тарафыннан МФЦдан кергән көнне регистрацияләнә.
2.11.3. Гариза Республика порталы аша юлланса, гариза бирүче гариза бирелгән көнне Республика порталындагы шәхси кабинетына һәм электрон почта белән гариза җибәрелүен раслаган, гариза бирү датасы күрсәтелгән теркәү номерлы белдерү ала.
2.11.4. Министрлык дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны әлеге документларның кәгазь версиясен кабат китермичә генә кабул итүне һәм запросны регистрацияләүне тәэмин итә.
2.12. Дәүләт хезмәте күрсәтелә торган бүлмәләргә карата таләпләр
2.12.1. Дәүләт хезмәтләре күрсәтелү Министрлыкның янгынга каршы система һәм янгын сүндерү системасы белән җиһазландырылган бинасында һәм бүлмәләрендә башкарыла.
Гариза берүчеләрне кабул итү урыннарына документлар тутыру өчен кирәкле җиһазлар, мәгълүмати стендлар урнаштырыла.
Инвалидларның дәүләт хезмәте күрсәтү урынына каршылыксыз керә алуы тәэмин ителә (бинага уңайлы керү-чыгу һәм аның чикләрендә хәрәкәт итү).
Дәүләт хезмәте күрсәтү турында визуаль, текст форматында һәм мультимедиалы мәгълүмат гариза бирүчегә уңайлы урыннарда урнаштырыла, шул исәптән, инвалидларның мөмкинлекләре чикләнгән булуы да күздә тотыла.
бинага һәм бүлмәләргә, шулай ук, аларда күрсәтелгән хезмәтләргә каршылыксыз үтү шартлары;
министрлык территориясе буйлап мөстәкыйль хәрәкәт итү, миинстрлык бинасына һәм бүлмәләренә керү һәм чыгу мөмкинлеге, транспорт чарасына утыру һәм аннан төшү мөмкинлеге, шул исәптән, кресло-арба кулланып;
күз күреме һәм мөстәкыйль йөри алу функцияләре бозылган инвалидларны озатып йөрү һәм аларга бинада һәм бүлмәләрдә ярдәм күрсәтү;
инвалидларның мөмкинлекләре чикләнгән булуны исәпкә алып, бинага, бүлмәләргә каршылыксыз керә алу һәм хезмәт күрсәтү мөмкинлеге өчен зарури җайланмаларны һәм мәгълүмат чыганакларын уңайлы урыннарда урнаштыру;
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 2015 елның 22 июнендәге № 386н боерыгы белән расланган «Озатучы этнең махсус өйрәтелгәнен раслаучы документ формасын раслау турында, һәм аны бирү тәртипләре» белән күрсәтелгән формада һәм тәртипләрдә махсус өйрәтелгәнлеген раслаучы документ булса, озатучы этне бинага һәм бүлмәләргә кертү;
министрлык хезмәткәрләренең инвалидларга башкалар белән бертигез дәүләт хезмәте алырга комачаулаган каршылыкларны үтәргә ярдәм итүе.
2.13. Дәүләт хезмәтенең һәркем өчен ачык булуы һәм сыйфаты күрсәткечләре
2.13.1. Дәүләт хезмәтенең һәркем өчен ачык булу күрсәткечләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
1) документлар кабул ителә һәм тапшырыла торган биналарының җәмәгать транспортына якын булуы;
2) кирәк кадәр санда белгечләрнең, шулай ук, гариза бирүчеләрнең документларын кабул итә торган урыннарның булуы;
3) мәгълүмати стендларда, министрлыкның рәсми сайтында, Республика порталында дәүләт хезмәте күрсәтү ысуллары, тәртибе, сроклары турында тулы мәгълүматның булуы;
4) гаризаны электрон рәвештә бирү ммөкинлеге
5) министрлык бинасын һәм бүлмәләрне инвалидларга дәүләт хезмәте күрсәтелгән бүлмәләргә каршылыксыз үтү мөмкинлеге тудыра торган чаралар һәм җиһазлар белән тәэмин итү, шулай ук, инвалидларга дәүләт хезмәте алуны тәэмин итүче башка шартларны үтәү;
6) министрлык хезмәткәрләренең инвалидларга башка затлар белән беррәттән хезмәт күрсәтелү өчен бүлмәләргә каршылыксыз үтү белән бәйле булмаган башка киртәләрне үтәргә булышуы.
2.13.2. Дәүләт хезмәтенең сыйфаты күрсәткечләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
1) документларны кабул итү һәм карау срогының саклануы;
2) дәүләт хезмәте нәтиҗәсен алу срогының саклануы;
3) министрлык хезмәткәрләренең әлеге Регламентны бозулары турында нигезле шикаятьләрнең булмавы;
4) Министрлык бинасының, дәүләт хезмәте күрсәтү бүлмәләренең инвалидлар керү өчен уңайлы булуы, дәүләт хезмәтен күрсәтү ачыклыгы күрсәткечләренә ирешү.
5) гариза бирүченең министрлыкның вазыйфаи затлары белән үзара бәйләнешләр саны (консультацияләрне исәпкә алмаганда):
кирәкле документлар белән бергә гариза биргәндә бер тапкыр;
дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен электрон документның кәгазь версиясен алганда бер тапкыр.
Дәүләт хезмәте күрсәткәндә вазыйфаи затлар белән гариза бирүченең аралашу вакытының озынлыгы 15 минуттан артмый.
Гариза бирүче дәүләт хезмәте күрсәтү сыйфатын күчмә радиотелефон элемтәсе җайланмасы ярдәмендә, Республика порталын, терминаль җайланмаларны кулланып бәяли ала.
2.13.3. Дәүләт хезмәте күрсәтү барышы турындагы мәгълүматны гариза бирүче Республика порталында шәхси кабинет аша, МФЦ аша алырга хокуклы.
Гариза бирүче дәүләт хезмәтен комплекслы запрос составында алырга мөмкин.
2.14. Дәүләт хезмәте күрсәтелүгә бәйле башка таләпләр, шул исәптән:
дәүләт хезмәтен күпфункцияле үзәкләрдә күрсәтү үзенчәлекләрен һәм дәүләт хезмәтен электрон формада күрсәтү үзенчәлекләрен исәпкә алып;
дәүләт хезмәте күрсәтү турында Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә мәгълүмат алу турында.
2.14.1. Зарури һәм мәҗбүри хезмәт күрсәтү таләп ителми.
2.14.2. Гариза бирүче Министрлыкның Җир ресурслары идарәсенең Дәүләт җирләрен нәтиҗәле файдалану бүлегенә (алга таба – Бүлек) шәхсән үзе, телефон аша һәм (яки) электрон почта аша, почта аша мөрәҗәгать иткәндә консультация бирелә.
2.14.3. Дәүләт хезмәте гариза бирүченең яшәү урынына яки фактик торган урынына карамастан, үзе сайлаган теләсә кайсы МФЦда экстерриториаль принцип буенча күрсәтелә.
2.14.4. Дәүләт хезмәте электрон формада күрсәтелгәндә гариза бирүче түбәндәгеләргә хокуклы:
а) дәүләт хезмәт күрсәтү тәртибе һәм сроклары турында Республика порталында урнаштырылган мәгълүматны алу;
в) дәүләт хезмәте күрсәтү турында электрон формада бирелгән гаризаның үтәлеше турында белешмә алу;
г) дәүләт хезмәте күрсәтү сыйфатын бәяләү;
д) дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен электрон документ формасында алу;
е) Министрлыкның, аның вазыйфаи затларының, дәүләт хезмәткәрләренең карарларына һәм кылган (кылмаган) гамәлләренә карата дәүләт хезмәте күрсәтү органнарының, аларның вазыйфаи затларының, дәүләт хезмәткәрләренең карарларына һәм кылган (кылмаган) гамәлләренә карата судка кадәр (судтан тыш) тәртиптә шикаять белдерү процессын тәэмин итүче Республика порталы, федераль дәүләт мәгълүмат системасы аша шикаять итү.
Гаризаны формалаштыру Республика порталында электрон формада гариза тутыру юлы белән гамәлгә ашырыла, башка төрле формада өстәмә гариза бирү зарурлыгы юк.
2.14.5. Гариза формалаштырганда түбәндәгеләр тәэмин ителә:
1) дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури булган гариза һәм башка документларны күчерү һәм саклау мөмкинлеге;
2) берничә гариза бирүченең бердәм гариза юллавы күзалланган хезмәтләр буенча мөрәҗәгать иткәндә берничә гариза бирүче тарафыннан гаризаның бер электрон формасын тутыру мөмкинлеге;
3) гаризаның электрон формасы күчермәсен кәгазьгә бастыру мөмкинлеге;
4) гариза бирүченең электрон формага алдарак керткән билгеләрен гариза бирүче теләге белән теләсә кайсы мизгелдә саклау мөмкинлеге, шул исәптән, кертү хаталары киткәндә һәм электрон формага әйләнеп кайтып билгеләрне кабат кертү зарурлыгы туганда;
5) гаризаның электрон форма юлларын ЕСИАга урнаштырылган белешмәне кулланып, Республика порталындагы белешмәне кулланып кертә башлаганчы кертә алу, шул исәптән, идентификация һәм аутентификация бердәм системасында булмаган белешмәләргә кагылышлысын да;
6) алдан кертелгән мәгълүматны югалтмыйча электрон форманы тутыруның теләсә кайсы этабына әйләнеп кайту;
7) гариза бирүченең бер ел дәвамында алдан бирелгән гаризаларга керә алуы, шулай ук, 3 ай дәвамында - өлешчә формалаштырылган гаризаларга да.
2.14.6. Гариза бирүчеләрнең Министрлыкка, МФЦга кабул ителүгә язылуы (алга таба – язылу) Республика порталы, Министрлык телефоны, МФЦның контакт үзәге аша башкарыла.
Гариза бирүче күпфункцияле үзәкнең кабул итү графигы чикләрендә билгеләнгән теләсә кайсы бу датада һәм вакытта язылу мөмкинлеге бирелә.
Республика порталы аша алдан язылу өчен гариза бирүчегә система сораган мәгълүматны күрсәтергә кирәк, шул исәптән:
фамилия, исем, әтисе исеме (булса);
телефон номеры;
электрон почта адресы (теләге буенча);
кабул ителергә теләгән датасы һәм вакыты.
Алдан язылганда гариза бирүче хәбәр иткән мәгълүмат гариза бирүче тарафыннан тапшырылган документлардагы мәгълүматка туры килмәсә, алдан язылу юкка чыгарыла.
Алдан язылганда гариза бирүчегә раслау талонын бастыру мөмкинлеге бирлә. Гариза бирүче электрон почта адресые хәбәр итсә, алдан язылу датасы, вакыты һәм урыны күрсәтелгән мәгълүмат аның почтасына юллана.
Алдан язылганда гариза бирүчегә билгеләнгән вакытка 15 минутка соңга калса, алдан язылган вакыт юкка чыгарылуы турында хәбәр ителә.
Гариза бирүче теләсә кайсы вакытта алдан язылудан баш тарта ала.
Гариза бирүчедән Россия Федерациясе хокукый актларына туры китереп идентификация һәм аутентификация үтүдән, кабул ителү максатын күрсәтүдән тыш, шулай ук, кабул итү өчен кирәкле вакыт интервалын броньлау өчен кирәкле мәгълүматтан башкасын таләп итү тыела.
Язма мөрәҗәгать буенча Министрлыкның дәүләт хезмәте күрсәтү өчен җаваплы хезмәткәре гариза бирүчегә язмача җентекләп дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибен аңлата, законнарда билгеләнгән срокларда гариза бирүчгә җавапны җибәрә. Мөрәҗәгать ителгән телдә җавап бирү мөмкинлеге булмаган очракта Татарстан Республикасының дәүләт телләре кулланыла.
3. Административ процедураларның составы, эзлеклелеге һәм башкару сроклары
3.1. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документлардагы һәм ясалган реестр язуларындагы ялгышларны һәм хаталарны төзәтү өчен кирәкле дәүләт хезмәте күрсәтү вариантларын да кертеп, дәүләт хезмәте күрсәтү вариантлары исемлеге
Дәүләт хезмәте, шулай ук, дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документлардагы һәм ясалган реестр язуларындагы ялгышларны һәм хаталарны төзәтү бер вариантта башкарыла һәм дәүләт хезмәте күрсәтүнең хезмәт күрсәтү сроклары, гариза бирүчеләр категорияләре, түләү зурлыгы һәм тәртибе, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури документлар исемлегенең аерым сценариеләре юк; документлар һәм дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә килеп чыккан юридик гамәлләр аерылмый.
3.2. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документ дубликаты бирү өчен вариантлар исемлеге, шул исәптән, андый дубликат бирүдән баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге
Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документ дубликатын бирү бер вариантта башкарыла һәм хезмәт күрсәтү сроклары, гариза бирүчеләр категорияләре, түләү зурлыгы һәм тәртибе, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури документлар исемлегенең аерым сценариеләре юк; документлар һәм дубликат бирү нәтиҗәсендә килеп чыккан юридик гамәлләр аерылмый.
Гариза бирүчегә муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе булган документ дубликатын бирүдән баш тарту өчене нигезләр юк.
3.3. Гариза бирүченең профилирование административ процедурасын тасвирлау
Гариза бирүченең профилирование процедурасы гамәлгә ашырылмый.
3.4. Дәүләт хезмәте күрсәтүдә гамәлләр эзлеклелегенең тасвирламасы.
4) дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору;
5) дәүләт хезмәте күрсәтү турында (күрсәтүдән баш тарту турында) карар кабул итү;
6) дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен тапшыру;
7) дәүләт хезмәте күрсәтелү нәтиҗәсе булган документларда киткән ялгышларны һәм хаталарны төзәтү.
3.5. Гариза бирүчегә консультация, гариза бирүчегә ярдәм итү, шул исәптән, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документлар тутыру буенча да
3.5.1. Административ процедура үтәлә башлауга нигез булып гариза бирүченең дәүләт хезмәте күрсәтелүгә бәйле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгате тора.
Административ процедура үтәлеше өчен җаваплы вазыйфаи зат (хезмәткәр):
- МФЦга мөрәҗәгать иткәндә – МФЦ хезмәткәре;
- Министрлыкка мөрәҗәгать иткәндә – Бүлек хезмәткәре.
3.5.2. Гариза бирүче дәүләт хезмәтен алу тәртибе һәм сроклары турында консультацияләр алу өчен МФЦга шәхсән, телефоннан, һәм электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
МФЦ хезмәткәре гариза бирүчегә тапшырыласы документациянең составы, формасы һәм дәүләт хезмәте тутыру өчен кирәкле башка сораулар буенча мәгълүмат бирә.
Гариза бирүче дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе турында мәгълүматны МФЦ сайтына http://mfc16.tatarstan.ru кереп алырга да мөмкин.
Әлеге пункт билгели торган процедуралар гариза бирүче мөрәҗәгать иткән көндә үтәлә.
Административ процедуралар башкарылу нәтиҗәсе: тапшырылырга тиешле документациянең составы, формасы һәм дәүләт хезмәте алу өчен кирәкле башка сораулар буенча консультацияләр.
3.5.3. Гариза бирүчегә дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе һәм сроклары турында, шул исәптән, дәүләт хезмәте алу өчен тапшырыласы документация һәм башка сораулар буенча Министрлыкка шәхсән, телефон аша һәм (яки) электрон почта, почта аша мөрәҗәгать итеп, шулай ук, Республика порталы, Министрлык сайтында консультация алырга мөмкин.
3.5.4. Министрлык хезмәткәре гариза бирүчене дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе, Министрлыкның урнашкан урыны, белешмә телефоннары, эш сәгатьләре, дәүләт хезмәте күрсәтүгә гаризалар кабул итү графигы турында мәгълүмат бирә һәм гариза бирүчегә ярдәм итә, шул исәптән, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури документларны формалаштыру буенча да.
Әлеге пункт билгели торган процедуралар мөрәҗәгать кергән көннән башлап, Министрлыкның Эш башкару буенча инструкциясендә билгеләнгән срокларда үтәлә.
Административ процедуралар башкарылу нәтиҗәсе: тапшырылырга тиешле документациянең составы, формасы һәм дәүләт хезмәте алу өчен кирәкле башка сораулар буенча консультацияләр.
3.6. Гариза бирүче тапшырган документлар комплектын кабул итү һәм карап чыгу
3.6.1. Гариза бирүче дәүләт хезмәте алу өчен МФЦга мөрәҗәгать итергә хокуклы.
Дәүләт хезмәте күрсәтү экстерриториаль принцип буенча яшәү урынына яисә фактик яшәгән (торган) карамастан, гариза бирүче сайлап алган теләсә кайсы МФЦда башкарыла. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен әлеге Регламентның 2.6.2 пунктында күрсәтелгән документларны МФЦ аша кабул итү тиешле тәртиптә кабул ителгән МФЦ Регламентына һәм Килешүгә туры китереп башкарыла.
Техник мөмкинелекләр булганда кирәкле документлар электрон рәвештә (документларның ЭЦП МФЦда имзаланган скан-образлары) МФЦның мәгълүмати системасы аша тапшырыла. Бу очракта документлар Министрлыкка Килешүдә күрсәтелгән даимилек белән җибәрелә.
Гариза һәм документларны гариза бирүченең вәкиле тапшыра ала.
3.6.2. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документлар Республика порталы аша электрон формада кабул ителә.
3.6.2.1. Министрлык хезмәткәре гариза Республика порталы аша бирелгәндә 1 эш көне эчендә, гариза ял яки бәйрәм көнендә керсә – беренче эш көнендә түбәндәгеләрне гамәлгә ашыра:
а) дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итә, гариза бирүчегә гаризаның килүе турында электрон хәбәр юллый;
б) гаризаны регистрацияли һәм гариза бирүчегә гаризаның регистрацияләнүе турында яки дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту турында белдерү юллый.
3.6.2.2. Гариза бирүче Республика порталы аша электрон формада гариза бирү өчен түбәндәге гамәлләрне кыла:
Республика порталында авторизация үтә;
Республика порталында электрон гариза формасын ача;
дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури һәм мәҗбүри белешмәләр кертелә торган электрон гариза формасын тутыра;
электрон гариза формасына электрон рәвештәге документларны яки документларның электрон образларын беркетә (кирәк булганда);
электрон формада дәүләт хезмәте күрсәтү шартлары һәм тәртибе белән танышу һәм ризалашу фактын раслый (электрон гариза формасына ризалык турында тиешле билгене куя);
хәбәр ителгән мәгълүматларның дөреслеген раслый (электрон гариза формасына тиешле билгене куя);
тутырылган электрон гаризаны җибәрә (электрон гариза формасында тиешле төймәгә баса);
электрон гариза әлеге Регламентның 2.6.5 пункты таләпләренә туры китереп имзалана;
электрон гаризаның җибәрелүе турында белдерү ала.
Регламентның әлеге пункты белән билгеләнгән процедура гариза бирүче мөрәҗәгать иткән көнне башкарыла.
Административ процедуралар башкарылу нәтиҗәсе: электрон арадашлык системасы ярдәмендә Министрлыкка җибәрелгән электрон эш.
Формалаштырылган запросны формат һәм логик яктан тикшерү гариза бирүче запросның электрон формасындагы һәр юлны тутырганнан соң автомат рәвештә башкарыла. Запросның электрон формасындагы юлның дөрес тутырылмавы ачыкланса, гариза бирүчегә запросның электрон формасы өстендә үк мәгълүмати хәбәр буларак, ачыкланган ялгыш һәм аны төзәтү тәртибе турында белдерелә.
3.6.2.3. Бүлек белгече Республика порталыннан килгән электрон гаризаларның барлыгын тикшерә, көнгә ике тапкырдан да ким булмаган вакытта кергән гаризаларны һәм беркетелгән документларның электрон образларын (документларны) карап чыга.
Эш номенклатурасына туры китереп гаризага номер һәм «Документларны тикшерү» статусы бирә, Республика порталының шәхси кабинетында автомат рәвештә чагыла.
Бүлек белгече карау өчен документлар кергәч:
электрон формада кергән эшләрне, шул исәптән гариза бирүче беркеткән электрон рәвешле документларны һәм документларның электрон образларын карап чыга;
документларның электрон образларының комплектлылыгын, укылышын тикшерә;
Республика порталына мөрәҗәгать итеп электрон имзаның гамәлдә булу шартларының саклануын тикшерә (гариза бирүче тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле электрон имза куелган документларның электрон образлары бирелгән очракта).
Бүлек белгече әлеге Регламентның 2.7 пунктында күрсәтелгән нигезләр булган очракта дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури документларны кабул итүдән баш тарту турында карар проекты әзерли.
Көчәйтелгән квалификацияле электрон имзаны тикшерү нәтиҗәсендә аның гамәлдә булу шартларының сакланмавы ачыкланса, баш тарту турында карар проекты әлеге карарны кабул итүгә нигез булган № 63 Федераль законның 11 статьясы пунктларын үз эченә алырга тиеш.
Баш тарту сәбәпләре күрсәтелгән дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури документларны кабул итүдән баш тарту турында карар проекты (дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури документларны кабул итүдән баш тарту нигезләре әлеге документларга билгеләнгән таләпләрне бозу белән бәйле булган очракта, документларны кабул итүдән баш тарту нигезләре тапшырылмаган документларның атамасы (мәгълүмат, белешмә), дөрес булмаган һәм (яки) каршылыклы мәгълүмат, тиешле тәртипләрнең бозып формалаштырылган) электрон арадашлык системасы аша тиешле тәртиптә килештерүгә юллана.
Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури документларны кабул итүдән баш тарту турында карар проектын килештерү Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Эш башкару инструкциясендә каралган тәртиптә башкарыла.
3.6.2.4. Әлеге Регламентның 3.6.2.3 пунктында күрсәтелгән процедураларны башкару, техник мөмкинлекләр булганда, дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен тәгаенләнгән автоматлаштырылган мәгълүмати системаны кулланып, автоматик режимда башкарыла.
3.6.3. Министрлыкка документарь формада гариза бирүчедән кергән документлар комплектын карап чыгу:
контроль бүлеге белгече гаризаны һәм документларны кабул итүдән баш тарту өчен әлеге Регламентның 2.7 пунктында күрсәтелгән нигезләр булу-булмавын тикшерә. Тикшерү Бүлек белгече катнашында башкарыла;
әлеге Регламентның 2.7 пунктында күрсәтелгән нигезләр булмаган очракта гаризаны һәм беркетелгән документларны теркәп, карау өчен Бүлеккә юллый;
әлеге Регламентның 2.7 пунктында күрсәтелгән нигезләр булган очракта документларны теркәмичә генә, Бүлек белгече документларны кабул итүдән баш тарту сәбәпләрен аңлаткан язу белән, гариза бирүчегә кайтара.
Гариза бирүче документларның расланмаган күчермәләрен тапшырган очракта, Бүлек белгече оригиналга карап документларның күчермәләрен чагыштыра һәм үз имзасы белән раслый.
Әлеге регламентның 3.6.2, 3.6.3 пунктлары билгеләгән процедуралар гариза һәм документлар кергән көндә гамәлгә ашырыла.
Административ процедуралар башкаруның нәтиҗәсе: карау өчен кабул ителгән документлар комплекты яки дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури булган документларны кабул итүдән баш тарту карары проекты, яки гариза бирүчегә кайтарылган документлар.
3.6.4. Документлар Министрлыкка почта аша документарь формада кергән очракта контроль бүлеге хезмәткәре: гаризаны һәм документларны карап, документларны кабул итүдән баш тарту өчен әлеге Регламентның 2.7 пунктында күрсәтелгән нигезләр булу-булмавын тикшерә;
әлеге Регламентның 2.7 пунктында күрсәтелгән нигезләр булган очракта документларны регистрацияләмичә генә, документларны кабул итүдән баш тарту сәбәпләрен ачыклап Бүлеге белгече әзерләгән аңлатма белән, гариза бирүчегә кайтара.
Административ процедуралар башкаруның нәтиҗәсе: карау өчен кабул ителгән яки сәбәпләре күрсәтелеп гариза бирүчегә кайтарылган документлар комплекты.
3.7. Ведомоствоара мәгълүмати хезмәттәшлек
3.7.1. Административ процедураны башлау өчен нигез булып Бүлек белгеченең контроль бүлеге белгеченнән гариза бирүчедән кабул итеп алган документларны алуы тора.
3.7.2. Бүлек белгече контроль бүлегеннән гаризаны һәм документларны алгач, җир кишәрлеген сатулашулар белән милеккә бирү буенча аукцион үткәрелү турында гариза үтү битен (әлеге Регламентка 4 нче кушымта) тутыра һәм ведомоствоара электрон арадашлык системасы аша электрон формада (техник мөмкинлек булмаса – башка ысуллар белән) запрослар юллый: әлеге Регламентның 2.6.6 пункты белән каралган документларны һәм мәгълүматны бирү турында.
Процедуралар нәтиҗәсе: мәгълүмат (документлар) бирү турындагы запрослар.
3.7.3. Ведомоствоара арадашлык органнары белгечләре ведомоствоара электрон арадашлык системасы аша кергән запрослар нигезендә, законнарда билгеләнгән срокларда соралган документларны (мәгълүматны) бирәләр яки дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документның һәм (яки) мәгълүматның булмавы турында белдерү (алга таба - баш тарту турында белдерү) юллыйлар.
3.8. Дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору
Дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору өчен нигезләр каралмаган.
3.9. Дәүләт хезмәте күрсәтү турында (хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында) карар кабул итү
3.9.1. Дәүләт хезмәте нәтиҗәсен әзерләгәндә дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе проекты (аукцион үткәрү турында карар проекты (җир кишәрлеген сату буенча аукцион үткәрү турында яисә җир кишәрлеге арендасына шартнамә төзү хокукына аукцион үткәрү турында карар проекты) яисә дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту турында карар (җир кишәрлеген сату буенча аукцион үткәрүдән баш тарту турында карар проекты яисә җир кишәрлеге арендасына шартнамә төзү хокукына аукцион үткәрүдән баш тарту турында карар проекты) әзерләнә.
3.9.2. Административ процедураны башлау өчен нигез булып ведомоствоара арадашлык органнары белгечләреннән дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларның (мәгълүмат) алынуы тора
3.9.3. Әлеге Регламентның 3.7.2, 3.7.3 пунктлары нигезендә соралган белешмәләр алынгач Бүлек белгече түбәндәгеләрне гамәлгә ашыра:
дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарта торган әлеге Регламентның 2.8.2 пунктында күрсәтелгән нигезләр булу-булмавын тикшерә;
Дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту турында карар проекты (җир кишәрлеген сату буенча аукцион яисә җир кишәрлеге арендасына шартнамә төзү хокукына аукцион (алга таба – аукцион) үткәрүдән баш тарту турында карар) яки аукцион үткәрү турында карар проекты әзерләү;
аукцион үткәрүдән баш тарту турында карар проектын яисә аукцион үткәрү турында карар проектын килештерү өчен Бүлек мөдиренә юллау.
Бүлек белгече әлеге Регламентның 2.8.2 пунктында күрсәтелгән шартларның берсе генә булса да, дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту (аукцион үткәрүдән баш тарту) турында карар проекты әзерли.
Гариза бирүче гаризаны һәм документларын электрон рәвештә Республика порталы аша җибәргән булса һәм гаризада дәүләт хезмәте нәтиҗәсен электрон рәвештә алу күрсәтелгән булса, Бүлек белгече аукцион үткәрүдән баш тарту турында карар проектын, баш тарту сәбәпләре күрсәтелгән аукцион үткәрүдән баш тарту турында карар проектына кушыла торган хатны электрон рәвештә әзерли.
Процедуралар нәтиҗәсе: килештерү өчен Бүлек мөдиренә юлланган аукцион үткәрүдән баш тарту турында карар проекты яисә аукцион үткәрү турында карар проекты.
3.9.4. Бүлек мөдире аукцион үткәрүдән баш тарту турында карар проектын яки аукцион үткәрү турында карар проектын карап чыга, килештерә һәм һәм килештерү өчен җир ресурслары идарәсе (алга таба – Идарә) башлыгына җибәрә.
Процедура нәтиҗәсе: Бүлек мөдире белән килештерелгән һәм килештерү өчен Идарә башлыгына юлланган аукцион үткәрүдән баш тарту турында карар проекты яисә аукцион үткәрү турында карар проекты.
3.9.5. Идарә башлыгы аукцион үткәрүдән баш тарту турында карар проектын яисә аукцион үткәрү турында карар проектын карап чыга, килештерә һәм Бүлек белгеченә юллый.
Әлеге Регламентның 3.9.4, 3.9.5 пунктлары белән билгеләнә торган процедуралар моннан алдагы процедуралар тәмамланганнан соң бер эш көне эчендә үтәлә.
Процедура нәтиҗәсе: Идарә башлыгы белән килештерелгән аукцион үткәрүдән баш тарту турында карар проекты яисә аукцион үткәрү турында карар проекты.
3.9.6. Бүлек белгече Бүлек мөдире һәм Идарә башлыгы белән килештерелгән fукцион үткәрүдән баш тарту турында карар проектын яисә fукцион үткәрү турында карар проектын, аукцион үткәрү турында карар проектына яки аукцион үткәрүдән баш тарту турында карар проектына кушыла торган хатны имзалау өчен министрның беренче урынбасарына җибәрә.
Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура моннан алдагы процедура тәмамланган көндә үтәлә.
Процедура нәтиҗәсе: Бүлек мөдире һәм Идарә башлыгы белән килештерелгән, министрның беренче урынбасарына җибәрелгән аукцион үткәрүдән баш тарту турында карар проекты яки аукцион үткәрү турында карар проекты, кушып җибәрә торган хат.
3.9.7. Министрның беренче урынбасары аукцион үткәрүдән баш тарту турында карар проектын яки аукцион үткәрү турында карар проектын, кушып җибәрә торган хатны имзалый һәм регистрацияләү өчен контроль бүлегенә юллый.
Гаризада дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен электрон рәвештә алу күрсәтелгән очракта, министрның беренче урынбасары аукцион үткәрүдән баш тарту турында карарга яки аукцион үткәрү турында карарга электрон документ формасында электрон имза куя.
Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура моннан алдагы процедура тәмамлангач бер эш көнендә үтәлә.
Процедура нәтиҗәсе: Министрның беренче урынбасары кул куйган һәм регистрация өчен эш башкару бүлегенә юлланган аукцион үткәрүдән баш тарту турында карар яки аукцион үткәрү турында карар, кушып җибәрә торган хат.
3.10. Гариза бирүчегә дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен бирү
3.10.1. Дәүләт хезмәте нәтиҗәсе гариза бирүчегә үзе сайланган ысул белән бирелә (җибәрелә):
гариза бирүченең үз кулына Министрлыкта язмача яки гариза бирүче яшәгән яки торган урынга почта аша;
электрон почта һәм (яки) Республика порталындагы шәхси кабинетка электрон документ формасында.
Гариза бирүченең теләге буенча дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе МФЦ аша МФЦ регламентына туры китереп, Министрлыктан җибәрелгән электрон документ экземпляры формасында алынырга мөмкин, документ кәгазьгә чыгарылып, МФЦ мөһере басыла һәм МФЦ хезмәткәре имзасы куела.
3.10.2. Административ процедуралар башкаруны башлау өчен нигез булып контроль бүлеге белгеченең дәүләт хезмәте күрсәтүне раслаучы документны (аукцион үткәрүдән баш тарту турында карар яки аукцион үткәрү турында карар) алуы тора.
Контроль бүлеге белгече дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсенә регистрация үткәрә.
Бүлек белгече:
дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе турындагы мәгълүматны дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен билгеләнгән автоматлаштырылган мәгълүмати системасының документацияләр алып бару подсистемасына кертә;
гариза бирүчегә (аның вәкиленә) Республика порталы аша электрон арадашлык юлы белән дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе турында һәм дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен МФЦдан алу мөмкинлеге турында хәбәр итә.
Процедуралар техник мөмкинлек булганда дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен билгеләнгән автоматлаштырылган мәгълүмати системасын кулланып автомат режимда башкарыла.
Әлеге пункт билгели торган процедуралар дәүләт хезмәте күрсәтүне (күрсәтүдән баш тартуны) раслаган документка имза куелган көндә башкарыла.
Административ процедуралар башкарылу нәтиҗәсе: дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе турында мәгълүматны мәгълүмат системаларына урнаштыру, гариза бирүчегә (аның вәкиленә) дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе һәм аны алу ысуллары турында хәбәр итү.
3.10.3. Гариза бирүче дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен алырга МФЦга мөрәҗәгать итсә, МФЦ хезмәткәре гариза бирүчегә дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен электрон документның кәгазь экземпляры рәвешендә тапшыра. Гариза бирүче соравы буенча электрон документның кәгазь экземпляры белән бергә электрон документның экземпляры күчергечкә яздырып бирелергә мөмкин.
3.10.4. Гариза бирүче дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен алырга Республика порталы ашы мөрәҗәгать итсә, шәхси кабинетка автомат рәвештә министрның яки министрның беренче урынбасарының көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы куелган дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булган документның электрон образы җибәрелә.
Бу пункт билгели торган процедуралар дәүләт хезмәте күрсәтүне раслаган (хезмәт күрсәтүдән баш тарткан) документка министр, министрның беренче урынбасары кул куйган көнне башкарыла.
Административ процедуралар башкарылу нәтиҗәсе: дәүләт хезмәте күрсәтүне раслаган документны яки, шул исәптән, дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тартуны, Республика порталын кулланып гариза бирүчегә җибәрү (тапшыру).
3.10.5. Гариза бирүче дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен алырга килгән очракта, контроль бүлегенең документларны бирүгә җаваплы белгече түбәндәгеләрне башкара:
гариза бирүченең шәхесен ачыклый, шәхесен раслаган документны тикшерә;
вәкилнең вәкаләтләрен тикшерә (боерык, ышанычнамә һ.б.);
гариза бирүчегә дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсен бирә һәм исәп-хисап кенәгәсенә документлар тапшырылу турында язып куя;
Әлеге пункт билгели торган процедура гариза бирүче килгән көнне үтәлә.
Процедура нәтиҗәсе: гариза бирүчегә тапшырылган дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе (аукцион үткәрүдән баш тарту турында карар яки аукцион үткәрү турында карар).
3.11. Гариза бирүчедән өстәмә мәгълүмат алу
Дәүләт хезмәте күрсәтү барышында гариза бирүчедән нинди дә булса өстәмә документлар һәм (яисә) мәгълүмат алу каралмаган.
3.12. Дәүләт хезмәте күрсәтелү нәтиҗәсе булган документларда киткән ялгышларны һәм хаталарны (алга таба – техник хата) төзәтү
3.12.1. Гариза бирүченең аукцион үткәрүдән баш тарту турында карар яисә аукцион үткәрү турында карарда техник хатаны төзәтү буенча мөрәҗәгате Министрлык тарафыннан техник хатаның төзәтелүенә нигез булып тора.
3.12.2. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булган документта техник хата табылганда гариза бирүче түбәндәгеләрне Министрлыкка юллый:
техник хаталарны төзәтү турында гариза (әлеге Регламентка 5 нче кушымта);
аукцион үткәрүдән баш тарту турында карар яисә аукцион үткәрү турында карарның төп нөсхәсе;
техник хатаның булуын дәлилләгән юридик көчкә ия документлар.
Әлеге пункт билгеләгән процедура гариза регистрацияләнгән көнне гамәлгә ашырыла.
Процедура нәтиҗәсе: кабул ителгән һәм рәсмиләштерелгән гаризаның карау өчен Бүлек белгеченә юллануы.
3.12.4. Бүлек белгече документларны карый да, дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булган документка төзәтүләр кертү максатыннан әлеге Регламентның 3.6, 3.9 пунктларында каралган процедураларны гамәлгә ашыра, гариза бирүчегә (вәкаләтле вәкиленә) имза куйдырып шәхсән үзенә төзәтелгән документны тапшыра, гариза бирүчедән (вәкаләтле вәкилдән) техник хата булган төп нөсхәне ала, яки гариза бирүче адресына почта аша (электрон почта аша) Министрлыкка техник хата булган документның төп нөсхәсен китереп документны алу мөмкинлеге турында хат юллый.
Әлеге пункт белән билгеләнгән процедура техник хата табылганнан соң яки теләсә кайсы катнашы булган затның хата турындагы мөрәҗәгатеннән соң ике эш көне эчендә гамәлгә ашырыла.
Процедура нәтиҗәсе: яңадан формалаштырылган, гариза бирүчегә тапшырылган (юлланган) документ.
3.12.5. Техник хатаны төзәтүгә кагылышлы документларны (теркәлгән документлары белән бергә техник хатаны төзәтү турында гариза, аукцион үткәрүдән баш тарту турында карарга яисә аукцион үткәрү турында карарга кертелгән үзгәрешләр (техник хатаны төзәтү белән бергә) Бүлек белгече Министрлыкта саклаган документ нөсхәсенә беркетә.
3.13. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе буенча документ дубликатын бирү
3.13.1. Гариза бирүче дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булган документны бозса яки югалтса, Министрлыкка документның дубликатын сорап мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Министрлыкка дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булган документның дубликатын бирү турында министр исеменә ирекле формада дубликат бирү сәбәпләрен күрсәтеп язылган гариза керү дубликатны бирү процедурасын башлау өчен нигез булып тора.
Дубликат бирү электрон формада һәм МФЦ аша башкарылмый.
3.13.2. Министрлыкка кергән гариза регистрация өчен җаваплы Министрлыкның контроль бүлеге хезмәткәре тарафыннан кергән көнне регистрацияләнә һәм бер эш көнендә карап чыгу өчен министрның беренче урынбасарына тапшырыла.
Министрның беренче урынбасары гаризаны бер эш көне эчендә карап чыга һәм башкару өчен Бүлек мөдиренә бирә. Бүлек хезмәткәре ике эш көне эчендә шул ук регистрация номеры һәм датасы белән документның дубликатын әзерли, өстәге почмагына «ДУБЛИКАТ» дип языла, документның әзер дубликаты имза белән гариза бирүченең кулына тапшырыла яки гариза бирүче күрсәткән адрес буенча белдерүле заказлы хат белән почта аша юллана.
Процедураның нәтиҗәсе булып дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документның дубликаты тора.
4. Администатив регламентның үтәлешен контрольдә тоту формалары
4.1. Җаваплы вазыйфаи затлар тарафыннан регламент нигезләмәләренең һәм дәүләт хезмәте күрсәтүгә таләпләр куючы башка норматив хокукый актларның үтәлешен һәм башкарылуын, шулай ук, алар кабул иткән карарларны дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнашучы Идарә (бүлек) җитәкчеләре әлеге Регламент нигезләмәләрен үтәү һәм башкаруны тикшерү юлы белән контрольдә тота.
4.2. Дәүләт хезмәте күрсәтүне Министрлыкның вазыйфаи затлары контрольдә тота. Контрольдә тотучы вазыйфаи затларның вәкаләтләре Министрлык идарәләре (бүлекләре) турында нигезләмәләр һәм вазыйфаи регламентлар белән билгеләнә.
4.3. Агымдагы контроль Министрлыкның вазыйфаи затларының әлеге Регламент нигезләмәләрен һәм дәүләт хезмәте күрсәтүгә таләпләр билгеләүче башка норматив хокукый актларның үтәвен тикшереп тору юлы белән гамәлгә ашырыла.
4.4. Дәүләт хезмәте күрсәтүнең тулылыгын һәм сыйфатын контрольдә тоту тикшерүләр үткәрүне, гариза бирүчеләрнең дәүләт хезмәте күрсәтүче вазыйфаи затларның кылган (кылмаган) гамәлләре турында шикаятьләр булган мөрәҗәгатьләрен карап, карарлар кабул итүне һәм гариза бирүченең мөрәҗәгатенә җаваплар әзерләүне үз эченә ала.
Административ процедураларның үтәлешен контрольдә тоту формалары булып түбәндәгеләр тора:
канцелярия эшләрен алып бару;
документлар карау нәтиҗәләренең закон таләпләренә (әлеге Регламентка) туры килүе;
документлар кабул итү срокларын һәм тәртибен саклау;
дәүләт хезмәте күрсәтелгәндә нәтиҗәләрне тапшыру срогы һәм тәртибе саклану.
Тикшерүләр үткәрү планлы (эш планнары нигезендә гамәлгә ашырыла) һәм планнан тыш (гариза бирүченең мөрәҗәгате буенча) булырга мөмкин.
4.5. Дәүләт хезмәте күрсәтүнең тулылыгын һәм сыйфатын тикшерү буенча планнан тыш тикшерү карары түбәндәге очракларда кабул ителә:
1) әлеге Регламент таләпләрен һәм дәүләт хезмәте күрсәтүгә таләпләр билгели торган башка норматив хокукый актларны бозу очраклары алдарак ачыкланып, аларның төзәтелүен тикшерү өчен;
2) Министрлыкның дәүләт хезмәтен күрсәтүдә катнашучы вазыйфаи затларының үз гамәлләре белән (гамәл кылмаулары белән) аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозулары турында гариза бирүчеләрнең зарланып мөрәҗәгать итү очрагында.
4.6. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча гариза бирүчеләрнең хокукларын бозулар ачыкланган очракта, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен җаваплы вазыйфаи затлар Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплылыкка тартыла.
4.7. Дәүләт хезмәте күрсәтүне гражданнар, аларның берләшмәләре һәм оешмалары ягыннан контрольдә тоту Министрлык эшчәнлегенең дәүләт хезмәте күрсәтүдәге ачыклыгы, дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе турында тулы, актуаль һәм дөрес мәгълүмат алу һәм дәүләт хезмәте күрсәтү барышында мөрәҗәгатьләрне (шикаятьләрне) судка кадәр карау мөмкинлеге аша гамәлгә ашырыла.
5.1. Гариза бирүчеләр Министрлыкның, Министрлыкның дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнашучы вазыйфаи затының яки дәүләт хезмәткәренең карарларына һәм кылган (кылмаган) гамәлләренә карата Министрлыкка шикаять белдерә ала.
Министрның дәүләт хезмәте күрсәтүгә бәйле карарларына, кылган (кылмаган) гамәлләренә шикаять Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына бирелә
МФЦ хезмәткәренең карарларына һәм кылган (кылмаган) гамәлләренә карата шикаять МФЦ җитәкчесенә бирелә.
МФЦның кылган (кылмаган) гамәлләренә карата шикаять МФЦны гамәлгә куючыга ( (алга таба – МФЦны гамәлгә куючы) бирелә.
5.2. Гариза бирүче түбәндәге очракларда да шикаять белән мөрәҗәгать итә ала:
1) дәүләт хезмәте күрсәтү турында гариза бирүченең запросын теркәү срогы бозылганда;
2) дәүләт хезмәте күрсәтү срогы бозылганда;
5) дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тартканда, әгәр баш тартуга нигезләр федераль законнар һәм Россия Федерациясенең алар нигезендә кабул ителгән башка норматив-хокукый актлары, Татарстан Республикасының норматив-хокукый актлары нигезендә күздә тотылмаса;
8) дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәләре буенча документлар бирү срогы яки тәртибе бозылганда;
9) федераль законнарда һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең башка норматив-хокукый актларында, Татарстан Республикасының законнарында һәм башка норматив-хокукый актларында күздә тотылмаган булып та, дәүләт хезмәтү күрсәтү туктатып торылса;
10) дәүләт хезмәте күрсәткәндә гариза бирүчедән беренче тапкыр кабул иткәндә юклыгы яки дөрес түгеллеге күрсәтелмәгән, дәүләт хезмәте күрсәткәндә яки дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны яки мәгълүматны таләп итү, № 210-ФЗ Федераль законның 7 статьясының 1 өлешендәге 4 пункты искәрмә булып тора.
5.3. Шикаять язмача кәгазьдә яисә электрон формада бирелә.
Шикаять почта аша, МФЦ аша, «Интернет» мәгълүмати телекоммуникацияләр челтәреннән файдаланып, Министрлыкның рәсми сайты (http://mzio.tatarstan.ru), Татарстан Республикасының дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан (http://uslugi.tatar.ru), Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы (http://www.gosuslugi.ru) аша җибәрелергә, шулай ук гариза бирүчене шәхсән кабул итү барышында кабул ителергә мөмкин.
МФЦның, МФЦ хезмәткәренең карарларына һәм кылган (кылмаган) гамәлләренә карата шикаять почта аша, «Интернет» челтәрен файдаланып, МФЦның рәсми сайты аша, Татарстан Республикасының дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан (http://uslugi.tatar.ru), Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы (http://www.gosuslugi.ru) аша җибәрелергә, шулай ук гариза бирүчене шәхсән кабул итү барышында кабул ителергә мөмкин.
5.4. Шикаять түбәндәге мәгълүматлардан торырга тиеш:
1) карарларына һәм кылган (кылмаган) гамәлләренә шикаять белдерелгән дәүләт хезмәте күрсәтүче органның атамасы, органның дәүләт хезмәте күрсәтүче вазыйфаи заты яки дәүләт хезмәткәре, аның җитәкчесе һәм (яки) хезмәткәре;
2) гариза бирүче физик затның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (булганда), яшәү урыны турында мәгълүмат, мөрәҗәгать итүче юридик затның атамасы, урнашкан урыны турында мәгълүмат, шулай ук элемтә өчен телефон номеры (номерлары), электрон почта адресы (адреслары) (булганда) һәм мөрәҗәгать итүчегә җавап җибәрелергә тиешле почта адресы;
4) дәүләт хезмәте күрсәтүче органның, дәүләт хезмәте күрсәтүче органның вазыйфаи затының яки дәүләт хезмәткәренең, күпфункцияле үзәкнең, күпфункцияле үзәк хезмәткәренең карары һәм кылган (кылмаган) гамәлләре белән килешмәвенә дәлилләре.
5.5. Шикаятькә анда бәян ителгәннәрне раслый торган документларның күчермәләре беркетелә ала.
5.6. Шикаять ул кергән эш көненнән соңгы көннән дә калмыйча регистрацияләнә.
Шикаять регистрацияләнгәннән соң унбиш көн эчендә карала, ә Министрлыкның гариза бирүчедән документларын кабул итеп алудан баш тартуга яки ялгыш язуларны һәм хаталарны төзәтүдән баш тартуга яки мондый төзәтүләрнең билгеләнгән срогын бозуга карата шикаять белдерелгән очракта - аны теркәгән көннән алып биш эш көне эчендә.
5.7 Шикаятьне карап тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге карарларның берсе кабул ителә:
2) шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартыла.
5.8. Бу Регламентның 5.7 пунктында күрсәтелгән карар кабул ителгәннән соң килүче көннән дә соңга калмыйча, гариза бирүчегә язмача һәм, гариза бирүченең теләгенә карап, электрон рәвештә шикаятьне карап тикшерү нәтиҗәләре турында нигезле җавап җибәрелә.
5.9. Шикаять канәгатьләндерелергә тиеш дип табылса, бу Регламентның 5.8 пунктында күрсәтелгән җавапта дәүләт хезмәте күрсәтелгәндә ясалган кимчелекләрне төзәтү өчен Министрлык кылачак гамәлләр турында мәгълүмат бирелә, шулай ук килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенелә һәм дәүләт хезмәте алу өчен гариза бирүче кылырга тиешле гамәлләр турында мәгълүмат бирелә.
5.10. Шикаять канәгатьләндерелмәсә, бу Регламентның 5.8 пунктында күрсәтелгән җавапта гариза бирүчегә кабул ителгән карар турында дәлилле аңлатма бирелә, кабул ителгән карарга шикаять белдерү тәртибе бәян ителә.
5.11. Шикаятьне карау барышында яки аның нәтиҗәләре буенча, административ хокук бозу билгеләре яки җинаять ачыкланса, шикаятьләрне карау вәкаләтләре бирелгән вазыйфаи зат булган материалларны тиз арада прокуратура органнарына юллый.
5.12. Министрлыкның, шулай ук аның вазыйфаи затларының, яисә дәүләт хезмәткәрләренең карарларына һәм кылган (кылмаган) гамәлләренә карата судка кадәр (судтан тыш) тәртиптә шикаять белдерүгә бәйле мөнәсәбәтләр № 210-ФЗ Федераль закон нигезендә көйләнә.
Дәүләт милкендә булган җир кишәрлеген сатулашулар аша бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү административ регламентына 1 нче кушымта
Киңәш ителгән форма
Аукцион үткәрү турында карар
(кемнән) _______________ №________
Сезнең _____________ № _________ мөрәҗәгатегез буенча Министрлык түбәндәгеләрне хәбәр итә.
Сез сораган ________________ кадастр номерлы, мәйданы____________, урнашкан адресы: ___________________________, җир категориясе _________________ , рөхсәт ителгән куллану төре _______________ булган җир кишәрлеге аукцион формасында үтә торган сатулашулар аша (аренда хокукы/милек хокукы) биреләчәк.
Гаризалар _________________кадәр кабул ителә , аукцион датасы _____________. Аукционда катнашу өчен гариза тапшыруыгыз сорала. Гариза тапшыру/кабул итү урыны ___________________.
Сатулашулар оештыручы _________________________, башлангыч бәясе __________________,
аукцион адымы ___________________, өлеш акчасы күләме _________________, өлеш акчасын кертү һәм кире алу тәртибе _____________________, өстәмә мәгълүмат _______________________________________________________________________________ .
____________________ __________________________---
(вазыйфа) (имза, фамилия, инициаллар)
Дәүләт милкендә булган җир кишәрлеген сатулашулар аша бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү административ регламентына 2 нче кушымта
Киңәш ителгән форма
Хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында
карар
Дата _______________________ № ______________
Дәүләт милкендә булган җир кишәрлеген сатулашулар аша бирү хезмәте буенча ______________№________________ гаризаны һәм аңа беркетлгән документларны карап чыгу нәтиҗәләре буенча, Министрлыкның расланган административ регламенты нигезендә ____________________карары кабул ителде. Хезмәт күрсәтүдән баш тарту сәбәпләренә ачыклык кертү:
____________________________________________________________________;
____________________________________________________________________;_________________________________________________________________.
Өстәмә мәгълүмат бирәбез: ___________________________________.
Әлеге баш тартуны судка кадәр ________________ хезмәте күрсәтү өчен вәкаләтле органга шикаять итәргә мөмкин, судлашу тәртибендә дә шикаять итәргә була.
______________________
(вазыйфа, Ф.И.ӘИ.)
Дәүләт милкендә булган җир кишәрлеген сатулашулар аша бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү административ регламентына 3 нче кушымта
Киңәш ителгән форма
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрына
_______________________________________
(физик затлар өчен - фамилия, исем һәм
(булганда) әтисе исеме,
яшәү урыны, шәхесне раслаучы документ реквизитлары)
______________________________
(юридик затлар өчен - атамасы, урнашу урыны, оештыру-хокукый формасы, ОГРН, ИНН, чит ил юридик заты гариза бирүче булган очраклар искәрмә булып тора)
____________________________________________
(почта адресы, электрон почта адресы, элемтә өчен телефон номеры)
Җир кишәрлеген сатулашулар аша милек итеп (арендага) бирү буенча аукцион үткәрү турында
гариза
______________________________________________________ нигезендә
(РФ ҖК 3911 ст. нигез буларак күрсәтелә)
_____________________________________________________
(җир кишәрлеген куллану максаты күрсәтелә)
________кадастр номерлы, мәйданы ___________ кв.м. булган, куллану өчен рөхсәт ителгән төре ___________________, _______________ категориясеннән, ________________________ адресы буенча урнашкан җир кишәрлеген сатулашулар аша милек итеп (арендага) бирүегезне үтенәм.
Өстәмә белешмә (түбәндәге шартлар булганда тутырыла): __________________________________________________________________;
җир кишәрлеге дәүләт ихтыяҗы өчен тартып алынган җир кишәрлеге урынына бирелгән очракта, җир кишәрлеген дәүләт ихтыяҗы өчен тартып алу турында карарның реквизитлары;
_______________________________________________________________________________________________________
соралган җир кишәрлеге ясалган яки аның чикләре әлеге карар нигезендә төгәлләштерелгән булса, җир кишәрлеге бирүне беренчел килештерү турында карар реквизитлары.
Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен:
- җибәрергә ____________________________________________________;
(күрсәтелә: МФЦга - электрон документ формасында, электрон документның кәгазьгә төшергән экземплярын; Бердәм порталга, Республика порталында шәхси кабинетка);
- Министрлыкта бирергә _______________________________________________
_______________________________________________________________________.
(күрсәтелә: кәгазь документ, электрон документ формасында яки электрон документның кәгазьгә төшерелгән экземпляры)
Миңа күрсәтелгән дәүләт хезмәтенең сыйфатын бәяләү буенча ___________________________ телефоны аша сораштыруда катнашырга ризалыгымны бирәм.
________________________ _____________
(Гариза бирүченең фамилиясе, исеме
һәм (булса) әтисенең исеме (имза)
« __»______20___ел
М.П. (булса, юридик затлар өчен)
Элемтә телефоны ______________
Җир кишәрлеген сатулашулар аша
милеккә (арендага) бирү
буенча аукцион үткәрү турында
гаризага кушымта
Җир кишәрлеген сатулашулар аша
милеккә (арендага) бирү
буенча аукцион үткәрү турында
гаризага беркетелгән документлар исемлеге
Документның атамасы |
Битләр саны |
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
Гариза бирүче (килешү буенча вәкил)
_____________________________________ ________________________________
(фамилия, инициаллар) (имза)
Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече
_____________________________________ ________________________________
(фамилия, инициаллар) (имза)
Бөтен документлар 1 экз.да бирелә
Дәүләт милкендә булган җир кишәрлеген сатулашулар аша бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү административ регламентына 4 нче кушымта
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында җир кишәрлеген сатулашулар аша
милеккә (арендага) бирү
буенча аукцион үткәрү турында
гариза үтү бите
Гариза бирүче ________________________________________________
Регистрация (керү) номеры _________________________
№ п/п |
Министрлык бүлекчәсе |
Кабул итеп алу датасы
|
Имза |
Тапшыру датасы |
Имза |
1 |
Дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлеге белгече |
|
|
|
|
2 |
Контроль бүлеге |
|
|
|
|
3 |
Дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлеге белгече |
|
|
|
|
|
Килештерүләр: |
|
|
|
|
4 |
Дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлеге мөдире |
|
|
|
|
5 |
Җир ресурслары идарәсе башлыгы |
|
|
|
|
6 |
Министрның беренче урынбасарының кабул итү бүлмәсе (документларны килештерү һәм имзалау) |
|
|
|
|
7 |
Министрның кабул итү бүлмәсе (документларны имзалау) |
|
|
|
|
8 |
Контроль бүлеге (документларны формалаштыру һәм регистрацияләү) |
|
|
|
|
________________________________________
(физик затлар өчен – фамилия, исеме, әтисенең исеме (булса), яшәү урыны, шәхесен раслаучы документ реквизитлары)
–)
________________________________________
(юридик затлар өчен - атамасы, урнашу урыны, оештыру-хокукый формасы, ОГРН, ИНН, гариза бирүче юридик зат булган очраклар искәрмә)
__________________________________________________________
(почта адресы, электрон почта адресы, элемтә өчен телефон)
Техник хатаны төзәтү турында
гариза
Дәүләт милкендә булган җир кишәрлеген сатулашулар аша бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәткәндә җибәрелгән хата турында хәбәр итәм
Язылган:______________________________________________________________
Дөрес белешмә:______________________________________________________
_______________________________________________________________________________
Техник хатаны төзәтүегезне һәм «____»_________ 20______г. №________ җир кишәрлегенең арендасы (сату-алу) шартнамәсенә тиешле төзәтмәләр кертүегезне сорыйм.
Түбәндәге документларны терким:
1.
2.
3.
Дәүләт хезмәте күрсәтү (күрсәтүдән баш тарту) турында мәгълүматны язмача алырга риза ___________________________________________________________
(язмача, электронй почта белән,
__________________________________________________________________________________
Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы шәхси кабинетка)
______________ _________________ ( ________________)
(дата) (имза) (фамилия, исем һәм (булса) әтисе исеме
М.П. (булса мөһер)
Дәүләт милкендә булган җир кишәрлеген сатулашулар аша бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү административ регламентына кушымта (белешмәлек)
Дәүләт хезмәте күрсәтү буенча җаваплы һәм аның үтәлешен контрольдә тотучы органнар (учреждениеләр) һәм вазыйфаи затлар турында белешмә
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы
Вазыйфа |
Телефон |
Электрон адрес |
Министр |
221-40-00 |
mzio@tatar.ru |
Министрның беренче урынбасары |
221-40-01 |
mzio@tatar.ru |
Җир ресурслары идарәсе башлыгы |
221-40-75
|
|
Дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлеге мөдире |
221-40-34 |
YP.Biktimirova@tatar.ru |
Контроль бүлеге мөдире |
221-40-81 221-40-83 |
Gulnur.Rumyanceva@tatar.ru |
Вазыйфа |
Телефон |
Электрон адрес |
Агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм куллану базары идарәсе башлыгы |
264-76-89 |
|