|
РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
|
|
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ҖИР ҺӘМ МӨЛКӘТ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ
|
|
ПРИКАЗ _05.04.2023 |
Казан ш. |
БОЕРЫК
№ 225-пр |
Дәүләт милкендә булган җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентын раслау турында
1. Дәүләт милкендә булган җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең тәкъдим ителгән административ регламентын расларга.
2. Министр урынбасарларына, идарә башлыкларына хезмәткәрләрне әлеге боерык белән расланган Регламент белән таныштыруны оештырырга һәм аның тайпылышсыз үтәлешен тәэмин итәргә.
3. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының «Дәүләт милкендә булган җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 30.09.2021 № 568-пр боерыгын көчен югалткан дип танырга.
4. 2023 елда дәүләт милкендә булган җир кишәрлеген гражданинга яки юридик затка түләүсез милеккә бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясендә 2022 елда җир мөнәсәбәтләрен көйләү үзенчәлекләре турында» 2022 елның 9 апрелендәге № 629 карары белән (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 30 декабрендәге № 2536 карары белән кертелгән үзгәрешләр белән) билгеләнгән үзенчәлекләрне исәпкә алып үткәрелүен гамәлгә куярга.
5. Әлеге боерыкның үтәлешен контрольдә тотуны министрның беренче урынбасары А.И.Галиевка йөкләргә.
Министр Ф.Ә.Әһлиуллин
Татарстан Республикасы
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының
05.04.2023 № 225-пр
боерыгы белән расланды
Дәүләт милкендә булган җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты
1. Гомуми нигезләмәләр
1.2. Гариза бирүчеләр булып сатулашуларсыз гына җир кишәрлеге алырга хокукы булган физик затлар, шул исәптән, шәхси эшмәкәрләр, һәм юридик затлар санала, соралган җир кишәрлеген булдырырга кирәк булган яисә җир кишәрлегенең чикләре төгәлләштерүне таләп иткән очракларга да карый.
Гариза бирүче исеменнән тиешле тәртиптә рәсмиләштерелгән ышанычнамә нигезендә вәкаләтләр бирелгән зат эш йөртә.
1.3. Дәүләт хезмәте күрсәткәндә профилирование (гариза бирүчегә дәүләт хезмәт күрсәтүче орган тарафыннан үткәрелгән анкета нәтиҗәсендә билгеләнгән гариза бирүче билгеләренә туры килә торган дәүләт хезмәте күрсәтү вариантына тәңгәл килгән дәүләт хезмәте күрсәтү) үткәрелми.
2. Дәүләт хезмәте күрсәтү стандарты
2.1. Дәүләт хезмәте күрсәтү атамасы
Дәүләт милкендә булган җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү
2.2. Дәүләт хезмәте күрсәтүче орган атамасы
Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы.
Дәүләт хезмәте күрсәтүдә хезмәттәшлек турында тиешле килешүе булган очракта, дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәкләр (алга таба – МФЦ) катнаша.
Дәүләт хезмәте күрсәтү физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен - яшәү урынына яисә фактик яшәгән (торган) урынына карамастан, юридик затлар өчен – урнашкан урынына карамастан экстерриториаль принцип буенча гариза бирүче сайлап алган теләсә кайсы МФЦда башкарыла ала.
Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури булган запросны һәм документларны һәм (яки) мәгълүматны кабул итүдән баш тарту турында карар МФЦ тарафыннан әлеге Регламентның 2.7 пункты таләпләренә туры китереп кабул ителә.
2.3. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе
2.3.1. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булып түбәндәгеләр тора:
1. Җир кишәрлеге бирүне алдан килештерү турында карар.
2. Дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту турында карар (Җир кишәрлеге бирүне алдан килештерүдән баш тарту турында карар).
2.3.2. Җир кишәрлеге бирүне алдан килештерү турында карарның (җир кишәрлеге бирүне алдан килештерүдән баш тарту турында карарның) реквизитлары:
карарның номеры һәм датасы;
карар кабул итүгә вәкаләтле орган атамасы;
гариза бирүченең фамилиясе, исеме һәм атасының исеме (соңгысы - булса) (физик зат өчен);
юридик зат атамасы;
карар кабул итүгә вәкаләтле зат вазифасы (алга таба – вәкаләтле зат);
вәкаләтле затның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме (соңгысы - булса);
электрон имза турында белешмә (җир кишәрлеге бирүне алдан килештерү турында карарны (җир кишәрлеге бирүне алдан килештерүдән баш тарту турында карарны) электрон имза белән имзалаганда).
2.3.3. Реестр язуы дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булып тормый.
2.3.4. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе нинди дә булса Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмати системасында теркәлми.
2.3.6. Гариза бирүче сайлавы буенча дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе Министрлыктан җибәрелгән, кәгазьгә бастырылган, МФЦ мөһере һәм МФЦ хезмәткәре имзасы белән расланган электрон документ экземпляры формасында МФЦ аша алынырга мөмкин.
2.3.7. Гариза бирүче дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен электрон документ формасында яки электрон документның кәгазь экземпляры формасында алырга мөмкин.
2.4. Дәүләт хезмәте күрсәтү срогы
2.4.4. Әгәр дә җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү турында мөрәҗәгать һәм аңа беркетелгән җир кишәрлеген ясау өчен аның урнашу схемасы Министрлыкка кергән датада Министрлыкта башка затның алдарак тапшырылган җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү турында мөрәҗәгате булса, аңа беркетелгән җир кишәрлеген ясау өчен аның урнашу схемасы, соңрак кергәннеке белән өлешчә яисә тулысынча тәңгәл килсә, җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү турында соңрак кергән мөрәҗәгатьне карау срогы туктатылып тора һәм кабул ителгән карарны гариза бирүчегә юллый. Җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү турында соңрак кергән мөрәҗәгатьне карау срогы алдан юлланган яки тапшырылган җир кишәрлеге урнашу схемасы раслану турында карар кабул иткәнче яисә күрсәтелгән схеманы раслаудан баш тарту турында карар кабул ителгәнче туктатылып тора.
2.4.5. Җир кишәрлеге ясала торган җир кишәрлегенең урнашу схемасын “Россия Федерациясе Җир кодексын гамәлгә кертү турында” 25.10.2001, № 137-ФЗ Федераль законның 35 статьясы (алга таба - № 137-ФЗ Федераль закон) нигезендә килештерергә кирәк булган очракта, Регламентның әлеге 2.4.1 – 2.4.3 пунктларында күрсәтелгән срок җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү турында мөрәҗәгать кергәннән соң 35 көннән дә артык булмаган вакытка кадәр чигерелә ала.
2.5. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен хокукый нигезләр
Бердәм порталда, Республика порталында һәм Министрлыкның “Интернет” мәгълүмати-телекоммуникацияләр челтәрендәге рәсми сайтында (http://mzio.tatarstan.ru) түбәндәгеләр урнаштырыла:
дәүләт хезмәте күрсәтүне көйләүче норматив хокукый актлар исемлеге;
дәүләт хезмәте күрсәтүне контрольдә тоту өчен җаваплы органнар (учреждениеләр) һәм вазыйфаи затлар турында белешмә;
дәүләт хезмәте күрсәтүче Министрлыкның һәм Министрлыкның вазыйфаи затының карарларына һәм кылган (кылмаган) гамәлләренә карата судка кадәр (судтан тыш) тәртиптә шикаять белдерү тәртибе турында мәгълүмат.
2.6. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури документларның тулы исемлеге
2.6.1. Дәүләт хезмәте алу өчен гариза бирүче мөрәҗәгатенең категориясенә һәм нигезенә карамастан, гариза тапшыра:
- МФЦга яки Министрлыкның үзенә мөрәҗәгать иткән очракта кәгазь документ рәвешендә (әлеге Регламентка 1 нче кушымта);
- Бердәм портал, Республика порталы аша мөрәҗәгать итсә, электрон формада (гаризаның электрон формасына тиешле белешмәләрне кертү юлы белән тутырыла), әлеге Регламентның 2.6.4 пункты таләпләренә туры китереп имзалана.
2.6.2. Гариза бирүче Министрлыкка мөрәҗәгать иткәндә гариза белән бергә түбәндәге документларны тапшыра:
1. Гариза бирүченең җир кишәрлеген сатулашулар үткәрмичә алу хокукын раслаучы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан вәкаләтләр тапшырылган башкарма хакимиятнең федераль органы билгеләгән исемлектә каралган документлар, вәкаләтле органга ведомствоара мәгълүмати үзара арадашлык тәртибендә бирелә торган документлар искәрмә булып тора.
2. Соралган җир кишәрлеген ясарга кирәк булган һәм әлеге җир кишәрлеге ясаласы чикләрнең территориясен ызанлау проекты булмаган очракта, җир кишәрлегенең урнашу схемасы.
3. Җир кишәрлеге бирүне алдан килештерү турында гариза бирүченең вәкиле мөрәҗәгать итә икән, вәкилнең вәкаләтләрен раслаган документ (Бердәм портал, Республика порталы аша мөрәҗәгать иткән очракта таләп ителми).
4. Гариза бирүче чит ил юридик заты булса, юридик затның чит дәүләтнең законнарына туры китереп дәүләт теркәве узуы турындагы документларының рус теленә расланган тәрҗемәсе.
5. Җир кишәрлеге бирүне алдан килештерү турында яисә җир кишәрлеген түләүсез файдалану турында гариза оешмага бакчачылык өчен тәгаенләнгән булса, гражданнар төзегән коммерциячел булмаган оешманың әгъзалары реестры.
2.6.3. Гариза һәм аңа теркәлгән документлар гариза бирүче тарафыннан түбәндәге ысуллар белән тапшырыла (җибәрелә) ала:
1) шәхсән (ышанычнамә нигезендә гариза бирүче исеменнән эш йөртүче зат) яки кәгазь хат почта аша җибәрелә. Гариза һәм аңа беркетелгән документлар почта аша юлланганда тиешле тәртиптә раслана.
2) МФЦ аша кәгазь документлар рәвешендә;
3) Бердәм портал, Республика порталы аша электрон формада.
2.6.4. Физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр гаризаны һәм кирәкле документларны Бердәм портал, Республика порталы аша җибәргәндә гаризага гади электрон имза куялар.
Гариза бирүчегә гади электрон имза алу өчен дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формада күрсәтү өчен кулланылучы мәгълүмати системаларның мәгълүмати-технологик арадашлыгын тәэмин итүче инфраструктурадагы Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (алга таба – ЕСИА) регистрация (аутентификация) процедурасын узарга кирәк, шулай ук учет язуын стандарттан да ким булмаган дәрәҗәдә расларга кирәк.
Юридик затлар һәм юридик затларның вәкилләре гаризаны һәм кирәкле документларны Бердәм портал, Республика порталы аша юллаганда гаризаны көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзалыйлар.
Тапшырылган электрон документларның (документларның электрон образы) сыйфаты документ текстын тулысынча укырга һәм документ реквизитларын танырга мөмкинлек бирергә тиеш.
Гаризага беркетелгән документлар нотариаль раслана ала. Нотариаль расланган күчермә булмаган очракта түбәндәгеләр шул ук дәрәҗәдә кабул ителергә тиеш:
төп нөсхәгә туры килүе турында оешма җитәкчесе яисә шул вазыйфага вәкаләтле зат имзалаган һәм оешма мөһере (булса) куелган документ күчермәсе;
документның төп нөсхәсе күрсәтелгән очракта расланмаган күчермәләр. Бу очракта документ күчермәсен аны кабул итүче раслый.
2.6.6. Ведомствоара мәгълүмати арадашлык кысаларында алына торган документлар:
Дәүләт хезмәте күрсәткәндә ведомствоара мәгълүмати арадашлык кысаларында түбәндәгеләр алына:
1. Бинага, корылмага хокук турында Күчемсез милек бердәм дәүләт реестрыннан (алга таба - ЕГРН) өземтә, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсеннән (алга таба – ТР буенча Росреестр);
2. Җир кишәрлеге турында ЕГРН өземтә, ТР буенча Росреестрдан;
3. Юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан гариза бирүче булган юридик зат турында белешмә (алга таба – ЕГРЮЛ) - Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә (алга таба – ТР буенча ФСХИ).
4. Гариза бирүче булган шәхси эшмәкәр турында Шәхси эшмәкәрләрнең бердәм дәүләт реестрыннан (алга таба – ЕГРИП) белешмә - ТР буенча ФСХИга;
2.6.7. Гариза бирүче Регламентның 2.6.6 пунктының пунктында күрсәтелгән документларны (белешмәләрне) Бердәм портал, Республика порталы аша биргәндә әлеге документларны булдыру һәм имзалау өчен вәкаләтле затларның көчәйтелгән квалификацияле имзасы куелган электрон документ формасында бирә ала яки МФЦга кәгазь формасында.
Документларны кабул итүдән баш тарту өчен түбәндәгеләр нигез булып тора:
2) документларны тиеш булмаган органга тапшыру;
3) дөрес булмаган һәм (яки) каршылыклы мәгълүмат, килешенмәгән төзәтмәләр булган документлар тапшыру;
6) документлар дәүләт хезмәте күрсәтү өчен мөрәҗәгать иткән моментка көчен югалткан.
2.8.1. Дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору өчен нигезләр:
Әгәр дә Министрлыкка кергән җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү турында гариза беркетелгән җир кишәрлеген ясау өчен аның урнашу схемасы, башка затның алдарак тапшырылган җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү турында мөрәҗәгатенә беркетелгән җир кишәрлеген ясау өчен аның урнашу схемасына өлешчә яисә тулысынча туры килсә.
2.8.2. Түбәндәге шартларның берсенең генә булса да булуы дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту өчен нигез булып тора:
1) җир кишәрлеге бирүне алдан килештерү турында гаризага беркетелгән җир кишәрлеге урнашу схемасы РФ ҖК 1110 статьясындагы 16 пунктында күрсәтелгән нигезләр буенча раслана алмый;
2) ясаласы җир кишәрлеге РФ ҖК 3916 статьясының 1 - 13, 15 - 19, 22 һәм 23 подпунктларында күрсәтелгән нигезләр буенча гариза бирүчегә бирелә алмый;
3) чикләре № 218-ФЗ Федераль закон нигезендә аныкланырга тиешле җир кишәрлеге гариза бирүчегә РФ ҖК 3916 статьясының 1 – 23 подпунктларында күрсәтелгән нигезләр буенча бирелә алмый.
Гариза бирүче дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен сорап Бердәм портал, Республика порталы аша мөрәҗәгать итсә, шәхси кабинетына автомат рәвештә министрның беренче урынбасары көчәйтелгән квалификацияле электрон имза куйган дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булган документның электрон образы җибәрелә.
Дәүләт хезмәте күрсәткән өчен дәүләт пошлинасын түләү һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә Республика порталын, рәсми сайтны кулланып алына торган башка түләүләр юк. Дәүләт хезмәте түләүсез күрсәтелә.
2.10. Дәүләт хезмәтен күрсәтү турында запрос биргәндә һәм андый хезмәтләрне күрсәтүнең нәтиҗәсен алганда чират көтүнең максималь срогы
Дәүләт хезмәте алу өчен гариза биргәндә максималь көтү вакыты 15 минуттан артмаска тиеш.
Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен алганда алдан язылу буенча килеп чиратны максималь көтү вакыты 15 минуттан артмаска тиеш.
Гариза бирүчеләрнең аерым категорияләренә чират тәртипләре билгеләнмәгән.
2.11. Дәүләт хезмәтен күрсәтүне сораган гариза бирүченең запросын регистрацияләү срогы
2.11.1. Запрос һәм документлар кергән бер көн эчендә.
Ял (бәйрәм) көнендә электрон формада кергән запрос ял (бәйрәм) көненнән соң килгән эш көнендә регистрацияләнә.
Гариза бирүче яки аның вәкиле тарафыннан МФЦ аша бирелгән запрос Министрлык тарафыннан МФЦдан кергән көнне регистрацияләнә.
2.11.2. Гариза бирүче МФЦга шәхсән үзе мөрәҗәгать итсә, шул көнне аңа АИС МФЦдан гаризаның җибәрелүен раслаган һәм электрон гариза бирү датасы күрсәтелгән теркәү номерлы расписка бирелә.
2.11.3. Гариза Бердәм портал, Республика порталы аша юлланса, гариза бирүче запрос бирелгән көнне Бердәм портал, Республика порталындагы шәхси кабинетына һәм электрон почта белән гариза җибәрелүен раслаган, гариза бирү датасы күрсәтелгән теркәү номерлы белдерү ала.
2.11.4. Министрлык дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны әлеге документларның кәгазь версиясен кабат китермичә генә кабул итүне һәм гаризаны регистрацияләүне тәэмин итә.
2.12. Дәүләт хезмәте күрсәтелә торган бүлмәләргә карата таләпләр
2.12.1. Дәүләт хезмәтләре күрсәтелү Министрлыкның янгынга каршы система һәм янгын сүндерү системасы белән җиһазландырылган бинасында һәм бүлмәләрендә башкарыла.
Гариза берүчеләрне кабул итү урыннарына документлар тутыру өчен кирәкле җиһазлар, мәгълүмати стендлар урнаштырыла.
Инвалидларның дәүләт хезмәте күрсәтү урынына каршылыксыз керә алуы тәэмин ителә (бинага уңайлы керү-чыгу һәм аның чикләрендә хәрәкәт итү).
Дәүләт хезмәте күрсәтү турында визуаль, текст форматында һәм мультимедиалы мәгълүмат гариза бирүчегә уңайлы урыннарда урнаштырыла, шул исәптән, инвалидларның мөмкинлекләре чикләнгән булуы да күздә тотыла.
2.12.2. Инвалидларны, шул исәптән, кресло-арба һәм озатып йөрүче эт кулланучыларны, объектларга үтеп керү һәм хезмәт алу мөмкинлеге белән тәэмин итү чаралары гамәлгә ашырыла. Моңа түбәндәгеләр дә керә:
бинага һәм бүлмәләргә, шулай ук, аларда күрсәтелгән хезмәтләргә каршылыксыз үтү шартлары;
министрлык территориясе буйлап мөстәкыйль хәрәкәт итү, миинстрлык бинасына һәм бүлмәләренә керү һәм чыгу мөмкинлеге, транспорт чарасына утыру һәм аннан төшү мөмкинлеге, шул исәптән, кресло-арба кулланып;
күз күреме һәм мөстәкыйль йөри алу функцияләре бозылган инвалидларны озатып йөрү һәм аларга бинада һәм бүлмәләрдә ярдәм күрсәтү;
инвалидларның мөмкинлекләре чикләнгән булуны исәпкә алып, бинага, бүлмәләргә каршылыксыз керә алу һәм хезмәт күрсәтү мөмкинлеге өчен зарури җайланмаларны һәм мәгълүмат чыганакларын уңайлы урыннарда урнаштыру;
дәүләт хезмәте алу өчен зарури тавыш һәм күз күреме аша бирелгән мәгълүматны, шулай ук, язуларны, билгеләрне һәм башка текстлы һәм график мәгълүматны Брайль шрифты рельефлы-нокталы билгеләре белән кабатлау, сурдотәрҗемәче, тифлосурдотәрҗемәче кертү;
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 2015 елның 22 июнендәге № 386н боерыгы белән расланган «Озатучы этнең махсус өйрәтелгәнен раслаучы документ формасын раслау турында, һәм аны бирү тәртипләре» белән күрсәтелгән формада һәм тәртипләрдә махсус өйрәтелгәнлеген раслаучы документ булса, озатучы этне бинага һәм бүлмәләргә кертү;
министрлык хезмәткәрләренең инвалидларга башкалар белән бертигез дәүләт хезмәте алырга комачаулаган каршылыкларны үтәргә ярдәм итүе.
2.13. Дәүләт хезмәтенең һәркем өчен ачык булуы һәм сыйфаты күрсәткечләре
2.13.1. Дәүләт хезмәтенең һәркем өчен ачык булу күрсәткечләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
1) документлар кабул ителә һәм тапшырыла торган биналарының җәмәгать транспортына якын булуы;
2) кирәк кадәр санда белгечләрнең, шулай ук, гариза бирүчеләрнең документларын кабул итә торган урыннарның булуы;
3) мәгълүмати стендларда, министрлыкның рәсми сайтында, Бердәм порталда, Республика порталында дәүләт хезмәте күрсәтү ысуллары, тәртибе, сроклары турында тулы мәгълүматның булуы;
4) министрлык бинасын һәм бүлмәләрне инвалидларга дәүләт хезмәте күрсәтелгән бүлмәләргә каршылыксыз үтү мөмкинлеге тудыра торган чаралар һәм җиһазлар белән тәэмин итү, шулай ук, инвалидларга дәүләт хезмәте алуны тәэмин итүче башка шартларны үтәү;
5) министрлык хезмәткәрләренең инвалидларга башка затлар белән беррәттән хезмәт күрсәтелү өчен бүлмәләргә каршылыксыз үтү белән бәйле булмаган башка киртәләрне үтәргә булышуы.
2.13.2. Дәүләт хезмәтенең сыйфаты күрсәткечләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
1) документларны кабул итү һәм карау срогының саклануы;
2) дәүләт хезмәте нәтиҗәсен алу срогының саклануы;
3) министрлык хезмәткәрләренең әлеге Регламентны бозулары турында нигезле шикаятьләрнең булмавы;
4) Министрлык бинасының, дәүләт хезмәте күрсәтү бүлмәләренең инвалидлар керү өчен уңайлы булуы, дәүләт хезмәтен күрсәтү ачыклыгы күрсәткечләренә ирешү.
5) гариза бирүченең министрлыкның вазыйфаи затлары белән үзара бәйләнешләр саны (консультацияләрне исәпкә алмаганда):
кирәкле документлар белән бергә гариза биргәндә бер тапкыр;
дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен электрон документның кәгазь версиясен алганда бер тапкыр.
Дәүләт хезмәте күрсәткәндә вазыйфаи затлар белән гариза бирүченең аралашу вакытының озынлыгы 15 минуттан артмый.
Гариза бирүче дәүләт хезмәте күрсәтү сыйфатын күчмә радиотелефон элемтәсе җайланмасы ярдәмендә, терминаль җайланмаларны кулланып бәяли ала.
2.13.3. Дәүләт хезмәте күрсәтү барышы турындагы мәгълүматны гариза бирүче Республика порталында шәхси кабинет аша, Министрлыкта, МФЦ аша алырга хокуклы.
Гариза бирүче дәүләт хезмәтен комплекслы запрос составында алырга мөмкин.
2.14. Дәүләт хезмәте күрсәтелүгә бәйле башка таләпләр, шул исәптән:
дәүләт хезмәтен күпфункцияле үзәкләрдә күрсәтү үзенчәлекләрен һәм дәүләт хезмәтен электрон формада күрсәтү үзенчәлекләрен исәпкә алып;
дәүләт хезмәте күрсәтү турында Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә мәгълүмат алу турында.
2.14.1 Зарури һәм мәҗбүри хезмәт күрсәтү таләп ителми.
2.14.2. Гариза бирүче шәхсән үзе, телефон аша һәм (яки) электрон почта, почта аша Министрлыкның дәүләт җирләрен нәтиҗәле файдалану бүлегенә (алга таба – Бүлек) мөрәҗәгать итеп консультация ала ала.
2.14.3. Дәүләт хезмәте гариза бирүченең яшәү урынына яки фактик торган урынына карамастан, үзе сайлаган теләсә кайсы МФЦда экстерриториаль принцип буенча күрсәтелә.
2.14.4. Дәүләт хезмәте электрон формада күрсәтелгәндә гариза бирүче түбәндәгеләргә хокуклы:
а) дәүләт хезмәт күрсәтү тәртибе һәм сроклары турында Бердәм портал, Республика порталында урнаштырылган мәгълүматны алу;
в) дәүләт хезмәте күрсәтү турында электрон формада бирелгән запросның үтәлеше турында белешмә алу;
г) дәүләт хезмәте күрсәтү сыйфатын бәяләү;
д) дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен электрон документ формасында алу;
е) Министрлыкның, аның вазыйфаи затларының, дәүләт хезмәткәрләренең карарларына һәм кылган (кылмаган) гамәлләренә карата дәүләт хезмәте күрсәтү органнарының, аларның вазыйфаи затларының, дәүләт хезмәткәрләренең карарларына һәм кылган (кылмаган) гамәлләренә карата судка кадәр (судтан тыш) тәртиптә шикаять белдерү процессын тәэмин итүче Республика порталы, федераль дәүләт мәгълүмат системасы аша шикаять итү.
Гаризаны формалаштыру Бердәм портал, Республика порталында электрон формада запрос тутыру юлы белән гамәлгә ашырыла, башка төрле формада өстәмә гариза бирү зарурлыгы юк.
2.14.5. Запрос формалаштырганда түбәндәгеләр тәэмин ителә:
1) дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури булган гариза һәм башка документларны күчерү һәм саклау мөмкинлеге;
2) берничә гариза бирүченең бердәм гариза юллавы күзалланган хезмәтләр буенча мөрәҗәгать иткәндә берничә гариза бирүче тарафыннан запросның бер электрон формасын тутыру мөмкинлеге;
3) гаризаның электрон формасы күчермәсен кәгазьгә бастыру мөмкинлеге;
4) гариза бирүченең электрон формага алдарак керткән билгеләрен гариза бирүче теләге белән теләсә кайсы мизгелдә саклау мөмкинлеге, шул исәптән, кертү хаталары киткәндә һәм электрон формага әйләнеп кайтып билгеләрне кабат кертү зарурлыгы туганда;
5) гаризаның электрон форма юлларын ЕСИАга урнаштырылган белешмәне кулланып, Бердәм порталдагы, Республика порталындагы белешмәне кулланып кертә башлаганчы кертә алу, шул исәптән, идентификация һәм аутентификация бердәм системасында булмаган белешмәләргә кагылышлысын да;
6) алдан кертелгән мәгълүматны югалтмыйча электрон форманы тутыруның теләсә кайсы этабына әйләнеп кайту;
7) гариза бирүченең бер ел дәвамында алдан бирелгән запросларга керә алуы, шулай ук, 3 ай дәвамында - өлешчә формалаштырылган запросларга да.
Гариза бирүче күпфункцияле үзәкнең кабул итү графигы чикләрендә билгеләнгән теләсә кайсы бу датада һәм вакытта язылу мөмкинлеге бирелә.
Алдан язылганда гариза бирүче хәбәр иткән мәгълүмат гариза бирүче тарафыннан тапшырылган документлардагы мәгълүматка туры килмәсә, алдан язылу юкка чыгарыла.
Алдан язылганда гариза бирүчегә раслау талонын бастыру мөмкинлеге бирлә. Гариза бирүче электрон почта адресын хәбәр итсә, алдан язылу датасы, вакыты һәм урыны күрсәтелгән мәгълүмат аның почтасына юллана.
Алдан язылганда гариза бирүчегә билгеләнгән вакытка 15 минутка соңга калса, алдан язылган вакыт юкка чыгарылуы турында хәбәр ителә.
Гариза бирүче теләсә кайсы вакытта алдан язылудан баш тарта ала.
Алдан язылмау гариза бирүчегә чират тәртибенә мөрәҗәгать итергә каршылык тудырмый.
2.14.7. Дәүләт хезмәте күрсәтү тәртипләре турында мәгълүмат Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә урнаштырыла.
3. Административ процедураларның составы, эзлеклелеге һәм башкару сроклары
3.1. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документлардагы һәм ясалган реестр язуларындагы ялгышларны һәм хаталарны төзәтү өчен кирәкле дәүләт хезмәте күрсәтү вариантларын да кертеп, дәүләт хезмәте күрсәтү вариантлары исемлеге
Дәүләт хезмәте, шулай ук, дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документлардагы һәм ясалган реестр язуларындагы ялгышларны һәм хаталарны төзәтү бер вариантта башкарыла һәм дәүләт хезмәте күрсәтүнең хезмәт күрсәтү сроклары, гариза бирүчеләр категорияләре, түләү зурлыгы һәм тәртибе, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури документлар исемлегенең аерым сценариеләре юк; документлар һәм дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә килеп чыккан юридик гамәлләр аерылмый.
Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документ дубликатын бирү бер вариантта башкарыла һәм хезмәт күрсәтү сроклары, гариза бирүчеләр категорияләре, түләү зурлыгы һәм тәртибе, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури документлар исемлегенең аерым сценариеләре юк; документлар һәм дубликат бирү нәтиҗәсендә килеп чыккан юридик гамәлләр аерылмый.
Гариза бирүчегә муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе булган документ дубликатын бирүдән баш тарту өчене нигезләр юк.
3.3. Гариза бирүченең профилирование административ процедурасын тасвирлау
Гариза бирүченең профилирование процедурасы гамәлгә ашырылмый.
3.4. Дәүләт хезмәте күрсәтүдә гамәлләр эзлеклелегенең тасвирламасы.
1) гариза бирүчегә консультация, гариза бирүчегә ярдәм итү, шул исәптән, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документлар тутыру буенча да;
2) гариза бирүче тапшырган документлар комплектын кабул итү һәм карап чыгу;
3) дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору;
4) дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнашучы органнарга (оешмаларга) ведомоствоара запрослар формалаштыру һәм юллау
5) дәүләт хезмәте күрсәтү турында (күрсәтүдән баш тарту турында) карар кабул итү;
6) дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен тапшыру;
7) дәүләт хезмәте күрсәтелү нәтиҗәсе булган документларда киткән ялгышларны һәм хаталарны төзәтү.
3.5.1. Административ процедура үтәлә башлауга нигез булып гариза бирүченең дәүләт хезмәте күрсәтелүгә бәйле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгате тора.
Административ процедура үтәлеше өчен җаваплы вазыйфаи зат (хезмәткәр):
- МФЦга мөрәҗәгать иткәндә – МФЦ хезмәткәре;
- Министрлыкка мөрәҗәгать иткәндә – Бүлек хезмәткәре.
Гариза бирүче дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе турында мәгълүматны МФЦ сайтына http://mfc16.tatarstan.ru кереп алырга да мөмкин.
Әлеге пункт билгели торган процедуралар гариза бирүче мөрәҗәгать иткән көндә үтәлә.
Административ процедуралар башкарылу нәтиҗәсе: тапшырылырга тиешле документациянең составы, формасы һәм дәүләт хезмәте алу өчен кирәкле башка сораулар буенча консультацияләр.
Әлеге пункт билгели торган процедуралар мөрәҗәгать кергән көндә үтәлә.
Административ процедуралар башкарылу нәтиҗәсе: тапшырылырга тиешле документациянең составы, формасы һәм дәүләт хезмәте алу өчен кирәкле башка сораулар буенча консультацияләр.
3.6. Гариза бирүче тапшырган документлар комплектын кабул итү һәм карап чыгу
3.6.1. Гариза бирүче дәүләт хезмәте алу өчен МФЦга мөрәҗәгать итергә хокуклы.
Дәүләт хезмәте күрсәтү экстерриториаль принцип буенча яшәү урынына яисә фактик яшәгән (торган) карамастан, гариза бирүче сайлап алган теләсә кайсы МФЦда башкарыла. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен әлеге Регламентның 2.6.2 пунктында күрсәтелгән документларны МФЦ аша кабул итү тиешле тәртиптә кабул ителгән МФЦ Регламентына һәм Килешүгә туры китереп башкарыла.
Техник мөмкинелекләр булганда кирәкле документлар электрон рәвештә (документларның ЭЦП МФЦда имзаланган скан-образлары) МФЦның мәгълүмати системасы аша тапшырыла. Бу очракта документлар Министрлыкка Килешүдә күрсәтелгән даимилек белән җибәрелә.
Гариза һәм документларны гариза бирүченең вәкиле тапшыра ала.
3.6.2. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документлар Бердәм портал, Республика порталы аша электрон формада кабул ителә.
3.6.2.1. Бүлек белгече үтенеч язуы Бердәм портал, Республика порталы аша бирелгәндә 1 эш көне эчендә, гариза ял яки бәйрәм көнендә керсә – беренче эш көнендә дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итә, гариза бирүчегә үтенеч язуының килүе турында электрон хәбәр юллый;
3.6.2.2. Гариза бирүче Бердәм портал, Республика порталы аша электрон формада гариза бирү өчен түбәндәге гамәлләрне кыла:
Бердәм портал, Республика порталында авторизация үтә;
Бердәм портал, Республика порталында электрон гариза формасын ача;
дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури һәм мәҗбүри белешмәләр кертелә торган электрон гариза формасын тутыра;
электрон гариза формасына электрон рәвештәге документларны яки документларның электрон образларын беркетә (кирәк булганда);
электрон формада дәүләт хезмәте күрсәтү шартлары һәм тәртибе белән танышу һәм ризалашу фактын раслый (электрон гариза формасына ризалык турында тиешле билгене куя);
хәбәр ителгән мәгълүматларның дөреслеген раслый (электрон гариза формасына тиешле билгене куя);
тутырылган электрон гаризаны җибәрә (электрон гариза формасында тиешле төймәгә баса);
электрон гариза әлеге Регламентның 2.6.4 пункты таләпләренә туры китереп имзалана;
электрон гаризаның җибәрелүе турында белдерү ала.
Регламентның әлеге пункты белән билгеләнгән процедура гариза бирүче мөрәҗәгать иткән көнне башкарыла.
Административ процедуралар башкарылу нәтиҗәсе: электрон арадашлык системасы ярдәмендә Министрлыкка җибәрелгән электрон эш.
Формалаштырылган запросны формат һәм логик яктан тикшерү гариза бирүче запросның электрон формасындагы һәр юлны тутырганнан соң Бердәм портал тарафыннан автомат рәвештә башкарыла. Бердәм портал запросның электрон формасындагы юлының дөрес тутырылмавын ачыкласа, гариза бирүчегә запросның электрон формасы өстендә үк мәгълүмати хәбәр буларак, ачыкланган ялгыш һәм аны төзәтү тәртибе турында белдерелә.
3.6.2.3. Бүлек белгече Бердәм портал, Республика порталыннан килгән электрон гаризаларның барлыгын тикшерә, көнгә ике тапкырдан да ким булмаган вакытта кергән гаризаларны һәм беркетелгән документларның электрон образларын (документларны) карап чыга.
Эш номенклатурасына туры китереп гаризага номер һәм «Документларны тикшерү» статусы бирә, Бердәм портал, Республика порталының шәхси кабинетында автомат рәвештә чагыла.
Бүлек белгече карау өчен документлар кергәч:
электрон формада кергән эшләрне, шул исәптән гариза бирүче беркеткән электрон рәвешле документларны һәм документларның электрон образларын карап чыга;
документларның электрон образларының комплектлылыгын, укылышын тикшерә;
Бердәм порталга, Республика порталына мөрәҗәгать итеп электрон имзаның гамәлдә булу шартларының саклануын тикшерә (гариза бирүче тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле электрон имза куелган документларның электрон образлары бирелгән очракта).
Бүлек белгече әлеге Регламентның 2.7 пунктында күрсәтелгән нигезләр булган очракта дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури документларны кабул итүдән баш тарту турында карар проекты әзерли.
Әлеге Регламентның 2.7 пунктында каралган документларны кабул итүдән баш тарту нигезләре булмаса, Бүлек белгече “Дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнашучы органнарга (оешмаларга) ведомоствоара запрослар формалаштыру һәм юллау” административ процедурасын башкаруга күчә.
3.6.3. Министрлыкка документарь формада гариза бирүчедән кергән документлар комплектын карап чыгу.
контроль бүлеге белгече Бүлек белгече катнашында түбәндәгеләрне башкара:
әлеге Регламентның 2.7 пунктында күрсәтелгән нигезләр булмаган очракта гаризаны һәм беркетелгән документларны теркәп, карау өчен Бүлеккә юллый;
әлеге Регламентның 2.7 пунктында күрсәтелгән нигезләр булган очракта документларны теркәмичә генә, Бүлек белгече документларны кабул итүдән баш тарту сәбәпләрен аңлаткан язу белән, гариза бирүчегә кайтара.
3.6.4. Документлар Министрлыкка почта аша документарь формада кергән очракта контроль бүлеге хезмәткәре:
гаризаны һәм документларны карап, документларны кабул итүдән баш тарту өчен әлеге Регламентның 2.7 пунктында күрсәтелгән нигезләр булу-булмавын тикшерә;
әлеге Регламентның 2.7 пунктында күрсәтелгән нигезләр булган очракта документларны регистрацияләмичә генә, документларны кабул итүдән баш тарту сәбәпләрен ачыклап Бүлеге белгече әзерләгән аңлатма белән, гариза бирүчегә кайтара.
Әлеге пункт билгеләгән процедуралар гариза һәм документлар кергән көн эчендә гамәлгә ашырыла.
3.7. Дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору
3.7.1. Бүлек белгече 2.8.1 пунктында күрсәтелгән нигезләрнең булу-булмавын тикшерә. Туктатып тору өчен нигез булса, Бүлек белгече туктату турында карар проекты әзерли һәм туктатып тору турында карар проектын килештерү өчен Бүлек мөдиренә, Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе башлыгына (алга таба -Идарә) юллый.
Процедура нәтиҗәсе: кул кую өчен министрның беренче урынбасарына юлланган туктатып тору турында карар проекты.
Процедура нәтиҗәсе: министрның беренче урынбасары имзалаган һәм регистрация өчен эш башкару бүлегенә юлланган туктатып тору турында карар.
Процедура нәтиҗәсе: Эш башкару бүлегендә теркәлгән һәм гариза бирүчегә юлланган туктатып тору турында карар.
3.7.1 – 3.7.4 пунктлар билгели торган процедуралар мөрәҗәгать һәм документлар кергәннән соң биш эш көне эчендә үтәлә.
3.7.5. Алдан юлланган яки бирелгән җир кишәрлеген урнаштыру схемасы раслануы турында карар яки күрсәтелгән схеманы раслаудан баш тарту турында кара кабул ителгәннән соң әлеге Регламентның 3.5 – 3.9 пунктлар билгели торган процедуралар гамәлгә ашырыла.
3.8. Ведомствоара запрослар формалаштыру һәм дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнашкан органнарга юллау
3.8.1. Запрос җибәрү өчен нигез булып гариза бирүченең регистрацияләнгән гаризасы тора.
3.8.2. Дәүләт хезмәтен туктатып тору турында нигезләр булмаса, Бүлек белгече контроль бүлегеннән гаризаны һәм документларны алгач, “Гаризаның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыганнан үтү битен” (әлеге Регламентка 2 нче кушымта) тутыра һәм ведомоствоара электрон арадашлык системасы аша электрон формада (техник мөмкинлек булмаса – башка ысуллар белән) әлеге Регламентның 2.6.6 пункты белән каралган документларны һәм мәгълүматны бирү турында запрослар юллый.
Процедуралар нәтиҗәсе: мәгълүмат (документлар) бирү турындагы запрослар
3.8.3. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле соралган документлар исемлеге:
1) бинага, корылмаларга хокуклар турында ЕГРНнан өземтә. Запрос ТР буенча Росреестрга юллана;
2) җир кишәрлеге турында ЕГРНнан өземтә. Запрос ТР буенча Росреестрга юллана;
3) ЕГРЮЛдан гариза бирүче булган юридик зат турында белешмә. Запрос ТР буенча ФСХИга юллана;
4) гариза бирүче булган шәхси эшмәкәр турында ЕГРИПтан белешмә. Запрос ТР буенча ФСХИга юллана;
Әлеге пункт белән билгеләнгән процедуралар гариза һәм документлар регистрацияләнгән көнне үтәлә.
Процедуралар нәтиҗәсе: мәгълүмат (документлар) бирү турындагы запрослар
3.8.5. Ведомствоара мәгълүмати запрослар кәгазь рәвештә дә бирелә ала:
1) ведомствоара мәгълүмати запросларда соралган белешмәләр электрон формада булмаса, электрон формада бирелү мөмкин түгел;
2) ведомствоара запрос юллаганда документларның төп нөсхәсенең кәгазьдә бирелү ихтыяҗы булганда. Ведомоствоара хезмәттәшлек кәгазьдә бирелсә, әлеге Регламентның 2.6.6 пунктында күрсәтелгән документларны (аларның күчермәләре яки аларда булган белешмәләр) әлеге документлар үз карамагында булган органнар бирә.
№ 210-ФЗ Федераль законның 7² статьясының 3 кисәге нигезендә ведомствоара запросларга җавап әзерләү һәм җибәрү срогы ведомоствоара запрос кергәннән соң биш эш көненнән арта алмый (ике эш көне – дәүләт кадастр учеты һәм (яки) күчемсез милек объектларына хокукларны дәүләт регистрациясе). Административ процедураның нәтиҗәсе: Бүлек белгеченең соралган документларны (күчермәләре яки аларда булган белешмәләр), яки баш тарту турында хәбәрне алуы.
Белешмәләрне файдалануның максаты гариза бирүче тапшырган документларның дөреслеген билгеләү, шулай ук, законнар һәм гариза бирүченең хокукларын бозуга юл куймый торган карар кабул итү.
3.8.6. Җир кишәрлеге ясала торган җир кишәрлегенең урнашу схемасын “Россия Федерациясе Җир кодексын гамәлгә кертү турында” № 137-ФЗ Федераль законның 35 статьясы нигезендә килештерергә кирәк булган очракта, Бүлек белгече территориянең кадастр планында җир кишәрлегенең урнашу схемасын килештерү өчен ведомствоара электрон арадашлык системасы аша электрон формада Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгына (алга таба – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы) юллый һәм җир кишәрлегенең урнашу схемасын килештерү өчен юллау турында гариза бирүчегә хәбәр ителүен тәэмин итә.
Процедура нәтиҗәсе: гариза бирүче тапшырган җир кишәрлегенең урнашу схемасының килештерү өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына юллануы, җир кишәрлегенең урнашу схемасын килештерү өчен юллау турында гариза бирүчегә юлланган хәбәр.
Җир кишәрлегенең урнашу схемасын килештерү турында яки килештерүдән баш тарту турында белдерү әзерләү һәм юллау срогы № 137-ФЗ Федераль законның 35 статьясының 4 пункты нигезендә Җир кишәрлегенең урнашу схемасын килештерү турында Министрлыктан запрос килгәннән соң 20 календарь көнне тәшкил итә.
Процедура нәтиҗәсе: ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына юлланган җир кишәрлегенең урнашу схемасын килештерү турында яки килештерүдән баш тарту турында белдерү.
3.9. Дәүләт хезмәте күрсәтү турында (хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында) карар кабул итү
3.9.1. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен әзерләгәндә дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе проекты әзерләнә (җир кишәрлеге бирүне алдан килештерү турында Министрлык карары проекты яки дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту турында карар проекты (җир кишәрлеге бирүне алдан килештерүдән баш тарту турында карар)).
3.9.3. Территориянең кадастр планында җир кишәрлегенең урнашу схемасын ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән килештерү ихтыяҗы булмаса, Бүлек белгече ТР буенча ФСХИдан, ТР буенча Росреестрдан әлеге Регламентның 3.8.2, 3.8.3 пунктларында күрсәтелгән белешмәләр килгәч, түбәндәгеләрне гамәлгә ашыра:
дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен (җир кишәрлеге бирүне алдан килештерү турында Министрлык карары проектын (алга таба – килештерү турында карар проекты) яки нигезләре һәм ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча тәкъдимнәр күрсәтелгән дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту проекты (җир кишәрлеге бирүне алдан килештерүдән баш тарту турында Министрлык карары) (алга таба – баш тарту турында карар проекты) әзерләү;
килештерү турында турында карар проектын яисә баш тарту турында карар проектын килештерү өчен Бүлек мөдиренә юллау.
Гариза бирүче гаризаны һәм документларын электрон рәвештә Бердәм портал, Республика порталы аша җибәргән булса һәм гаризада дәүләт хезмәте нәтиҗәсен электрон рәвештә алу күрсәтелгән булса, Бүлек белгече җир кишәрлеге бирү турында карар проектын яисә баш тарту турында карар проектын электрон рәвештә әзерли.
3.9.4. Бүлек мөдире килештерү турында карар проектын яисә баш тарту турында карар проектын карый, килештерә һәм килештерү турында карар проектын яисә баш тарту турында карар проектын килештерү өчен Идарә башлыгына юллый.
Процедура нәтиҗәсе: Бүлек мөдире килештергән һәм килештерү өчен Идарә башлыгына юлланган килештерү турында карар проекты яисә баш тарту турында карар проекты.
3.9.5. Идарә башлыгы килештерү турында карар проектын яисә баш тарту турында карар проектын карый, килештерә һәм Бүлек белгеченә юллый.
Әлеге Регламентның 3.9.4, 3.9.5 пунктлары билгеләгән процедуралар килештерү турында карар проекты яисә баш тарту турында карар проекты кергән көн эчендә гамәлгә ашырыла
Процедура нәтиҗәсе: Бүлек мөдире, Идарә башлыгы белән килештерелгән һәм Бүлек белгеченә юлланган килештерү турында карар проекты яисә баш тарту турында карар проекты.
Әлеге пункт билгели торган процедура, аннан алдагы процедура беткән көнне гамәлгә ашырыла.
Процедура нәтиҗәсе: Бүлек мөдире һәм Идарә башлыгы белән килештерелгән, Хокук идарәсенә юлланган килештерү турында карар проекты яисә баш тарту турында карар проекты.
3.9.7. Хокук бүлеге белгече килештерү турында карар проектына яисә баш тарту турында карар проектына хокукый экспертиза ясый һәм килештерелгән карар проектын яисә баш тарту турында карар проектын, яки килештерү турында карар проектында яисә баш тарту турында карар проектында кимчелекләр булса, хокук идарәсе бәяләмәсен килештерү өчен хокук идарәсе башлыгына юллый.
Процедура нәтиҗәсе: хокук идарәсе белгече белән килештерелгән килештерү турында карар проекты яисә баш тарту турында карар проекты яки килештерү турында карар проектында яисә баш тарту турында карар проектында кимчелекләр булса, хокук идарәсе бәяләмәсе.
3.9.8. Хокук идарәсе башлыгы килештерү турында карар проекты яки баш тарту турында карар проекты буенча хокук идарәсе бәяләмәсенә имза куя, яисә килештерү турында карар проектын яки баш тарту турында карар проектын килештерә һәм Бүлек белгеченә юллый.
Әлеге Регламентның 3.9.7, 3.9.8 пунктлары билгели торган процедуралар әлеге Регламентның 3.9.6 пунктында каралган процедура тәмамланганнан соң бер көн эчендә үтәлә.
Процедура нәтиҗәсе: килештерү турында карар проекты яки баш тарту турында карар проекты буенча Хокук идарәсе бәяләмәсе яисә килештерелгән килештерү турында карар проекты яки баш тарту турында карар проекты.
3.9.9. Бүлек белгече хокук идарәсе бәяләмәсен алган очракта, булган кимчелекләрне бетерә һәм килештерү турында карар проектын яисә баш тарту турында карар проектын килештерү өчен кабаттан хокук идарәсе башлыгына юллый.
Процедура нәтиҗәсе: килештерү өчен хокук идарәсе башлыгына юлланган хокук идарәсенең кисәтүләрен истә тотып төзәтелгән килештерү турында карар проекты яисә баш тарту турында карар проекты.
3.9.10. Хокук идарәсе башлыгы хокук бәяләмәсендә күрсәтелгән кимчелекләрнең бетерелүен тикшерә һәм тиешле проектны килештерә.
3.9.9 пункт һәм әлеге пункт билгеләгән процедуралар әлеге Регламентның 3.9.7, 3.9.8 пунктлары белән билгеләнгән процедуралар тәмамланган көндә гамәлгә ашырыла.
Процедура нәтиҗәсе: Хокук идарәсе башлыгы белән килештерелгән килештерү турында карар проекты яки баш тарту турында карар проекты.
3.9.11. Бүлек белгече имза салу өчен министрның беренче урынбасарына килештерү турында карар проектын яисә имза кую өчен баш тарту турында карар проектын, карар проектына кушып язылган хатны юллый.
Әлеге пункт билгели торган процедура моннан алдагы процедура тәмамланганнан соң бер көн эчендә үтәлә.
Министрның беренче урынбасарына юлланган килештерү турында карар проекты яисә баш тарту турында карар проекты.
3.9.12. Министрның беренче урынбасары килештерү турында карарны яисә баш тарту турында карарны имзалый һәм аларны регистрацияләү өчен контроль бүлегенә юллый.
Гаризада дәүләт хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен электрон рәвештә алу күрсәтелгән булса, министрның беренче урынбасары килештерү турында карарга яисә баш тарту турында карарга электрон документ формасында көчәйтелгән квалификацияле электрон имза куя.
Әлеге пункт билгели торган процедура моннан алдагы процедура тәмамланганнан соң бер эш көне эчендә үтәлә.
Процедура нәтиҗәсе: министрның беренче урынбасары имзалаган һәм теркәү өчен контроль бүлегенә юлланган килештерү турында карар яисә баш тарту турында карар.
3.9.13. Территориянең кадастр планында җир кишәрлегенең урнашу схемасын ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән килештерү ихтыяҗы булган очракта, Бүлек белгече ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан әлеге Регламентның 3.8.6 пункты нигезендә соратылган территориянең кадастр планында җир кишәрлегенең урнашу схемасын килештерүне яки килештерүдән баш тартуны алгач, әлеге Регламентның 3.8.2, 3.8.3 пунктлары нигезендә соратылган ТР буенча ФСХИ, ТР буенча Росреестр белешмәләре килгәч, 3.9.3 – 3.9.12 пунктларда күрсәтелгән процедураларны гамәлгә ашыра.
Әлеге Регламентның 3.9.3 – 3.9.13 пунктлар белән билгеләнгән процедуралар җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү буенча мөрәҗәгать кергәннән соң 35 календарь көненнән дә артык булмаган срок эчендә гамәлгә ашырыла.
3.9.14. Техник мөмкинлекләр булганда әлеге Регламентның 3.9.3 – 3.9.13 пунктларында күрсәтелгән процедуралар дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр өчен билгеләнгән автоматлаштырылган мәгълүмати системаеы кулланып автомат режимда башкарыла.
3.10. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен тапшыру
3.10.1. Дәүләт хезмәте нәтиҗәсе гариза бирүчегә үзе сайланган ысул белән бирелә (җибәрелә):
гариза бирүченең үз кулына Министрлыкта язмача яки гариза бирүче яшәгән яки торган урынга почта аша; электрон почта һәм (яки) Бердәм порталдагы, Республика порталындагы шәхси кабинетка электрон документ формасында;
гариза бирүченең теләге буенча дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе МФЦ аша МФЦ регламентына туры китереп, Министрлыктан җибәрелгән электрон документ экземпляры формасында алынырга мөмкин, документ кәгазьгә чыгарылып, МФЦ мөһере басыла һәм МФЦ хезмәткәре имзасы куела.
Контроль бүлеге белгече дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсенә регистрация үткәрә.
Бүлек белгече:
Процедуралар техник мөмкинлек булганда дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен билгеләнгән автоматлаштырылган мәгълүмати системасын кулланып автомат режимда башкарыла.
Бу пункт билгели торган процедуралар дәүләт хезмәте күрсәтүне раслаган (хезмәт күрсәтүдән баш тарткан) документка министрның беренче урынбасары кул куйган көнне башкарыла.
Административ процедуралар башкарылу нәтиҗәсе: дәүләт хезмәте күрсәтүне раслаган документны яки, шул исәптән, дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тартуны, Бердәм портал, Республика порталын кулланып гариза бирүчегә җибәрү (тапшыру).
гариза бирүченең шәхесен ачыклый, шәхесен раслаган документны тикшерә; вәкилнең вәкаләтләрен тикшерә (боерык, ышанычнамә һ.б.);
гариза бирүчегә дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсен бирә һәм исәп-хисап кенәгәсенә документлар тапшырылу турында язып куя;
кушып бирелә торган хатны тапшыра.
Әлеге пункт билгели торган процедура гариза бирүче килгән көнне үтәлә.
Процедура нәтиҗәсе: гариза бирүчегә тапшырылган дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе.
3.11. Гариза бирүчедән өстәмә мәгълүмат алу
Дәүләт хезмәте күрсәтү барышында гариза бирүчедән нинди дә булса өстәмә документлар һәм (яисә) мәгълүмат алу каралмаган.
3.12. Дәүләт хезмәте күрсәтелү нәтиҗәсе булган документларда киткән ялгышларны һәм хаталарны (алга таба – техник хата) төзәтү
3.12.1. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булган документта техник хата табылган очракта гариза бирүче Министрлыкка түбәндәгеләрне җибәрә:
техник хаталарны төзәтү турында гариза (әлеге Регламентка 3 нче кушымта);
дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе буларак тапшырылган, техник хата булган документ;
техник хатаның булуын дәлилләгән юридик көче булган документлар.
Гариза бирүче (вәкаләтле вәкил) дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булган документтагы мәгълүматта техник хаталарны төзәтү турында гаризаны почта аша (шул исәптән, электрон почтаны кулланып) бирә.
Әлеге пункт билгели торган процедуралар гариза регистрацияләнгән бер эш көнендә үтәлә.
Административ процедуралар башкарылу нәтиҗәсе: кабул ителгән һәм регистрацияләнгән, карау өчен Бүлек белгеченә юлланган гариза.
Әлеге пункт белән билгеләнгән процедура техник хата табылганнан соң яки теләсә кайсы катнашы булган затның хата турындагы мөрәҗәгатеннән соң ике эш көне эчендә гамәлгә ашырыла.
Процедура нәтиҗәсе: яңадан формалаштырылган, гариза бирүчегә тапшырылган (юлланган) документ.
3.13. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе буенча документ дубликатын бирү
3.13.1. Гариза бирүче дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булган документны бозса яки югалтса, Министрлыкка документның дубликатын сорап мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Министрлыкка дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булган документның дубликатын бирү турында министр исеменә ирекле формада дубликат бирү сәбәпләрен күрсәтеп язылган гариза керү дубликатны бирү процедурасын башлау өчен нигез булып тора.
Дубликат электрон формада һәм МФЦ аша бирелми.
Министрның беренче урынбасары гаризаны бер эш көне эчендә карап чыга һәм башкару өчен Бүлек мөдиренә бирә. Бүлек хезмәткәре ике эш көне эчендә шул ук регистрация номеры һәм датасы белән документның дубликатын әзерли, өстәге почмагына «ДУБЛИКАТ» дип языла, документның әзер дубликаты имза белән гариза бирүченең кулына тапшырыла яки гариза бирүче күрсәткән адрес буенча белдерүле заказлы хат белән почта аша юллана.
Процедураның нәтиҗәсе булып дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документның дубликаты тора.
4. Администатив регламентның үтәлешен контрольдә тоту формалары
4.1. Җаваплы вазыйфаи затлар тарафыннан регламент нигезләмәләренең һәм дәүләт хезмәте күрсәтүгә таләпләр куючы башка норматив хокукый актларның үтәлешен һәм башкарылуын, шулай ук, алар кабул иткән карарларны дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнашучы Идарә (бүлек) җитәкчеләре әлеге Регламент нигезләмәләрен үтәү һәм башкаруны тикшерү юлы белән контрольдә тота.
4.2. Дәүләт хезмәте күрсәтүне Министрлыкның вазыйфаи затлары контрольдә тота. Контрольдә тотучы вазыйфаи затларның вәкаләтләре Министрлык идарәләре (бүлекләре) турында нигезләмәләр һәм вазыйфаи регламентлар белән билгеләнә.
4.3. Агымдагы контроль Министрлыкның вазыйфаи затларының әлеге Регламент нигезләмәләрен һәм дәүләт хезмәте күрсәтүгә таләпләр билгеләүче башка норматив хокукый актларның үтәвен тикшереп тору юлы белән гамәлгә ашырыла.
4.4. Дәүләт хезмәте күрсәтүнең тулылыгын һәм сыйфатын контрольдә тоту тикшерүләр үткәрүне, гариза бирүчеләрнең дәүләт хезмәте күрсәтүче вазыйфаи затларның кылган (кылмаган) гамәлләре турында шикаятьләр булган мөрәҗәгатьләрен карап, карарлар кабул итүне һәм гариза бирүченең мөрәҗәгатенә җаваплар әзерләүне үз эченә ала.
Административ процедураларның үтәлешен контрольдә тоту формалары булып түбәндәгеләр тора:
канцелярия эшләрен алып бару;
документлар карау нәтиҗәләренең закон таләпләренә (әлеге Регламентка) туры килүе;
документлар кабул итү срокларын һәм тәртибен саклау;
дәүләт хезмәте күрсәтелгәндә нәтиҗәләрне тапшыру срогы һәм тәртибе саклану.
Тикшерүләр үткәрү планлы (эш планнары нигезендә гамәлгә ашырыла) һәм планнан тыш (гариза бирүченең мөрәҗәгате буенча) булырга мөмкин.
4.5. Дәүләт хезмәте күрсәтүнең тулылыгын һәм сыйфатын тикшерү буенча планнан тыш тикшерү карары түбәндәге очракларда кабул ителә:
1) әлеге Регламент таләпләрен һәм дәүләт хезмәте күрсәтүгә таләпләр билгели торган башка норматив хокукый актларны бозу очраклары алдарак ачыкланып, аларның төзәтелүен тикшерү өчен;
2) Министрлыкның дәүләт хезмәтен күрсәтүдә катнашучы вазыйфаи затларының үз гамәлләре белән (гамәл кылмаулары белән) аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозулары турында гариза бирүчеләрнең зарланып мөрәҗәгать итү очрагында.
4.6. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча гариза бирүчеләрнең хокукларын бозулар ачыкланган очракта, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен җаваплы вазыйфаи затлар Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплылыкка тартыла.
4.7. Дәүләт хезмәте күрсәтүне гражданнар, аларның берләшмәләре һәм оешмалары ягыннан контрольдә тоту Министрлык эшчәнлегенең дәүләт хезмәте күрсәтүдәге ачыклыгы, дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе турында тулы, актуаль һәм дөрес мәгълүмат алу һәм дәүләт хезмәте күрсәтү барышында мөрәҗәгатьләрне (шикаятьләрне) судка кадәр карау мөмкинлеге аша гамәлгә ашырыла.
5. Дәүләт хезмәте күрсәтүче органның, дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтү күпфункцияле үзәгенең, № 210-ФЗ Федераль законның 16 статьясының 1¹ кисәгендә күрсәтелгән оешмаларның, шулай ук, аларның вазыйфаи затларының, дәүләт хезмәткәрләренең карарларына һәм кылган (кылмаган) гамәлләренә карата судка кадәр (судтан тыш) тәртиптә шикаять белдерү тәртибе
5.1. Гариза бирүчеләр Министрлыкның, Министрлыкның дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнашучы вазыйфаи затының яки дәүләт хезмәткәренең карарларына һәм кылган (кылмаган) гамәлләренә карата Министрлыкка шикаять белдерә ала.
Министрның дәүләт хезмәте күрсәтүгә бәйле карарларына, кылган (кылмаган) гамәлләренә шикаять Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына бирелә
МФЦ хезмәткәренең карарларына һәм кылган (кылмаган) гамәлләренә карата шикаять МФЦ җитәкчесенә бирелә.
МФЦның кылган (кылмаган) гамәлләренә карата шикаять МФЦны гамәлгә куючыга ( (алга таба – МФЦны гамәлгә куючы) бирелә.
5.2. Гариза бирүче түбәндәге очракларда да шикаять белән мөрәҗәгать итә ала:
1) дәүләт хезмәте күрсәтү турында гариза бирүченең запросын теркәү срогы бозылганда;
2) дәүләт хезмәте күрсәтү срогы бозылганда;
5) дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тартканда, әгәр баш тартуга нигезләр федераль законнар һәм Россия Федерациясенең алар нигезендә кабул ителгән башка норматив-хокукый актлары, Татарстан Республикасының норматив-хокукый актлары нигезендә күздә тотылмаса;
8) дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәләре буенча документлар бирү срогы яки тәртибе бозылганда;
9) федераль законнарда һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең башка норматив-хокукый актларында, Татарстан Республикасының законнарында һәм башка норматив-хокукый актларында күздә тотылмаган булып та, дәүләт хезмәтү күрсәтү туктатып торылса;
10) дәүләт хезмәте күрсәткәндә гариза бирүчедән беренче тапкыр кабул иткәндә юклыгы яки дөрес түгеллеге күрсәтелмәгән, дәүләт хезмәте күрсәткәндә яки дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны яки мәгълүматны таләп итү, № 210-ФЗ Федераль законның 7 статьясының 1 өлешендәге 4 пункты чыгарма булып тора.
5.3. Шикаять язмача кәгазьдә яисә электрон формада бирелә.
Шикаять почта аша, МФЦ аша, «Интернет» мәгълүмати телекоммуникацияләр челтәреннән файдаланып, Министрлыкның рәсми сайты (http://mzio.tatarstan.ru), Татарстан Республикасының дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан (http://uslugi.tatar.ru), Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы (http://www.gosuslugi.ru) аша җибәрелергә, шулай ук гариза бирүчене шәхсән кабул итү барышында кабул ителергә мөмкин.
МФЦның, МФЦ хезмәткәренең карарларына һәм кылган (кылмаган) гамәлләренә карата шикаять почта аша, «Интернет» челтәрен файдаланып, МФЦның рәсми сайты аша, Татарстан Республикасының дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан (http://uslugi.tatar.ru), Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы (http://www.gosuslugi.ru) аша җибәрелергә, шулай ук гариза бирүчене шәхсән кабул итү барышында кабул ителергә мөмкин.
5.4. Шикаять түбәндәге мәгълүматлардан торырга тиеш:
1) карарларына һәм кылган (кылмаган) гамәлләренә шикаять белдерелгән дәүләт хезмәте күрсәтүче органның атамасы, органның дәүләт хезмәте күрсәтүче вазыйфаи заты яки дәүләт хезмәткәре, аның җитәкчесе һәм (яки) хезмәткәре;
2) гариза бирүче физик затның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (булганда), яшәү урыны турында мәгълүмат, мөрәҗәгать итүче юридик затның атамасы, урнашкан урыны турында мәгълүмат, шулай ук элемтә өчен телефон номеры (номерлары), электрон почта адресы (адреслары) (булганда) һәм мөрәҗәгать итүчегә җавап җибәрелергә тиешле почта адресы;
4) дәүләт хезмәте күрсәтүче органның, дәүләт хезмәте күрсәтүче органның вазыйфаи затының яки дәүләт хезмәткәренең, күпфункцияле үзәкнең, күпфункцияле үзәк хезмәткәренең карары һәм кылган (кылмаган) гамәлләре белән килешмәвенә дәлилләре.
5.5. Шикаятькә анда бәян ителгәннәрне раслый торган документларның күчермәләре беркетелә ала.
5.6. Шикаять ул кергән эш көненнән соңгы көннән дә калмыйча регистрацияләнә.
Шикаять регистрацияләнгәннән соң унбиш көн эчендә карала, ә Министрлыкның гариза бирүчедән документларын кабул итеп алудан баш тартуга яки ялгыш язуларны һәм хаталарны төзәтүдән баш тартуга яки мондый төзәтүләрнең билгеләнгән срогын бозуга карата шикаять белдерелгән очракта - аны теркәгән көннән алып биш эш көне эчендә.
5.7 Шикаятьне карап тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге карарларның берсе кабул ителә:
2) шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартыла.
5.8. Бу Регламентның 5.7 пунктында күрсәтелгән карар кабул ителгәннән соң килүче көннән дә соңга калмыйча, гариза бирүчегә язмача һәм, гариза бирүченең теләгенә карап, электрон рәвештә шикаятьне карап тикшерү нәтиҗәләре турында нигезле җавап җибәрелә.
5.9. Шикаять канәгатьләндерелергә тиеш дип табылса, бу Регламентның 5.8 пунктында күрсәтелгән җавапта дәүләт хезмәте күрсәтелгәндә ясалган кимчелекләрне төзәтү өчен Министрлык кылачак гамәлләр турында мәгълүмат бирелә, шулай ук килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенелә һәм дәүләт хезмәте алу өчен гариза бирүче кылырга тиешле гамәлләр турында мәгълүмат бирелә.
5.10. Шикаять канәгатьләндерелмәсә, бу Регламентның 5.8 пунктында күрсәтелгән җавапта гариза бирүчегә кабул ителгән карар турында дәлилле аңлатма бирелә, кабул ителгән карарга шикаять белдерү тәртибе бәян ителә.
5.11. Шикаятьне карау барышында яки аның нәтиҗәләре буенча, административ хокук бозу билгеләре яки җинаять ачыкланса, шикаятьләрне карау вәкаләтләре бирелгән вазыйфаи зат булган материалларны тиз арада прокуратура органнарына юллый.
5.12. Министрлыкның, шулай ук аның вазыйфаи затларының, яисә дәүләт хезмәткәрләренең карарларына һәм кылган (кылмаган) гамәлләренә карата судка кадәр (судтан тыш) тәртиптә шикаять белдерүгә бәйле мөнәсәбәтләр № 210-ФЗ Федераль закон нигезендә көйләнә.
Дәүләт милкендә булган җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына
1 нче кушымта
Киңәш ителгән форма
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрына
_________________________________
(кемнән) _____________________________________
(физик затлар өчен – фамилия, исеме, әтисенең исеме (соңгысы - булганда), яшәгән урыны, шәхесен раслаучы документ реквизитлары, ИНН
________________________________________________________ (юридик затлар өчен - атамасы,урнашкан урыны, оештыру-хокукый формасы, ЕГРЮЛда теркәлүе турында мәгълүмат, ОГРН, ИНН)
__________________________________________________________
(почта адресы, электрон почта адресы, элемтә өчен телефон номеры)
Җир кишәрлеге бирүне алдан килештерү турында
гариза
Сездән ______________________________________________ нигезендә,
(РФ ҖК 39.3 ст. 2 п., 39.5 ст., 39.6 ст. 2 п., яки 39.10 ст. 2 п. каралган нигезләр күрсәтелә).
_______________________________________________________максатларында (җир кишәрлеген файдалану максаты күрсәтелә)
________________________________________________________________________________________________________
(гариза бирүче җир кишәрлеген алырга теләгән хокук төре)
_______ кв.м. мәйданлы, кадастр номеры ________:___, ___________________
файдалануга рөхсәте булган, _______________ категорияле,
______________________________________________ адресы буенча урнашкан
(җир кишәрлегенең урнашу урыны күрсәтелә)
җир кишәрлеген бирүне алдан килештерүегезне сорыйм.
Сездән ______________________________________________ нигезендә,
(РФ ҖК 39.3 ст. 2 п., 39.5 ст., 39.6 ст. 2 п., яки 39.10 ст. 2 п. каралган нигезләр күрсәтелә).
_______________________________________________________максатларында (җир кишәрлеген файдалану максаты күрсәтелә)
________________________________________________________________________________________________________
(гариза бирүче җир кишәрлеген алырга теләгән хокук төре)
_______ кв.м. мәйданлы, кадастр номеры ________:___, ___________________
файдалануга рөхсәте булган, _______________ категорияле,
______________________________________________ адресы буенча урнашкан
(җир кишәрлегенең урнашу урыны күрсәтелә)
җир кишәрлеген бирүне алдан килештерүегезне сорыйм.
Өстәмә белешмә (аста күрсәтелгән шартлар булганда тутырыла):
____________________________________________________________________
дәүләт яисә муниципаль ихтыяҗ өчен алынган җир кишәрлегенә алмашка бирелә торган җир кишәрлеге булса, җир кишәрлегенең дәүләт яисә муниципаль ихтыяҗ өчен алынуы турында карар реквизитлары;
________________________________________________________________________________
җир кишәрлеге территориаль планлаштыру һәм (яки) территориянең планировка проектында каралган объектларны урнаштыру өчен бирелә икән, территориаль планлаштыру документын һәм (яки) территориянең планировка проектын раслау турында карар реквизитлары;
___________________________________________________________________________________________________________соралган җир кишәрлегенең ясалуы территорияне ызанлау проектында күрсәтелгән икән, территорияне ызанлау проектын раслау турында карар реквизитлары
Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсен:
- җибәрергә ____________________________________________________;
(күрсәтелә: МФЦга - электрон документ формасында, электрон документның кәгазьгә төшергән экземплярын; Бердәм порталга, Республика порталында шәхси кабинетка);
- Министрлыкта бирергә _____________________
_______________________________________________________________.
(күрсәтелә: кәгазь документ, электрон документ формасында яки электрон документның кәгазьгә төшерелгән экземпляры)
Гариза бирүченең имзасы (_______№_________________________ышанычнамә буенча вәкил
_______________________________________/_______________________/
(вәкилнең фамилия, имя, әтисе исеме (соңгысы – булганда), имзасы)
М.П. (мөһер булганда)
Гариза кабул ителде: "___"__________ 20__ г.
_______/____________________/гаризаны алган Бүлек белгеченең имзасы, фамилиясе, инициаллары)
Миңа күрсәтелгән дәүләт хезмәтенең сыйфатын бәяләү буенча телефон аша сораштырудан катнашырга рөхсәтемне бирәм _______________________.
______________ _________________ ( ________________)
(дата) (имза) (Ф.И.ӘИ.(соңгысы - булганда)
Җир кишәрлеге бирүне алдан килештерү
турында гаризага
кушымта
Җир кишәрлеге бирүне алдан килештерү турында
гаризага теркәлгән документлар исемлеге
|
Документның атамасы |
Битләр саны |
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
Гариза бирүче (ышанычнамә буенча вәкил)
_____________________________________ ________________________________
(фамилия, инициаллар) (имза)
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече
_____________________________________ ________________________________
(фамилия, инициаллар) (имза)
Бөтен документлар 1 данәдә тапшырыла.
Дәүләт милкендә булган җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына
2 нче кушымта
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында
җир кишәрлеге бирүне алдан килештерү турында
гариза үтү
бите
Гариза бирүче ________________________________________________
Регистрация (керү) номеры _________________________
|
№ п/п |
Министрлык бүлекчәләре |
Кабул итеп алу датасы |
Имза |
Тапшыру датасы |
Имза |
|
1. |
Җир ресурслары идарәсенең Дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлеге белгече |
|
|
|
|
|
2. |
Контроль бүлеге |
|
|
|
|
|
3. |
Җир ресурслары идарәсенең Дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлеге белгече |
|
|
|
|
|
|
Килештерүләр: |
|
|
|
|
|
4. |
Җир ресурслары идарәсенең Дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлеге мөдире |
|
|
|
|
|
5. |
Җир ресурслары идарәсе башлыгы |
|
|
|
|
|
6. |
Хокук идарәсе башлыгы |
|
|
|
|
|
7. |
Хокук идарәсе белгече |
|
|
|
|
|
8. |
Хокук идарәсе башлыгы |
|
|
|
|
|
9. |
Министрның беренче уранбасарының кабул итү бүлмәсе (документларны килештерү һәм имзалау |
|
|
|
|
|
10. |
Контроль бүлеге (документларны рәсмиләштерү һәм теркәү) |
|
|
|
|
Дәүләт милкендә булган җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына
3 нче кушымта
Киңәш ителгән форма
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрына
(кемнән)__________________
Техник хатаны төзәтү турында
гариза
Җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү буенча дәүләт хезмәте күрсәтелгәндә җибәрелгән хата турында хәбәр итәм Язылган:________________________________________________________________________________________________________________________________________________
Дөрес белешмә:______________________________________________________
_______________________________________________________________________________
Техник хатаны төзәтүегезне һәм «____»_________ 20______ел. №________ карарга тиешле үзгәрешләрне кертүегезне сорыйм. Түбәндәге документларны терким:
1.
2.
3.
Дәүләт хезмәте күрсәтелү турында (баш тарту турында) мәгълүматны ________________________________________________________________________________
(язмача, электрон почта белән,
___________________________________________________________________________алырга риза.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы шәхси кабинетка)
______________ _________________ ( ________________)
(дата) (имза) (Ф.И.ӘИ. (соңгысы - булса))
М.П. (мөһер булса)
Дәүләт милкендә булган җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына
Кушымта (белешмәлек)
Киңәш ителгән форма
Дәүләт милкендә булган җир кишәрлеге бирүне алдан килештерү
буенча дәүләт хезмәте күрсәтү өчен җаваплы булган һәм аны контрольдә тотучы вазыйфаи затларның реквизитлары
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы
|
Вазыйфа |
Телефон |
Электрон адрес |
|
Министр
|
221-40-00 |
mzio@tatar.ru |
|
Министрның беренче урынбасары |
221-40-01 |
mzio@tatar.ru |
|
Җир ресурслары идарәсе башлыгы |
221-40-75
|
|
|
Дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлеге мөдире |
221-40-34 |
YP.Biktimirova@tatar.ru |
|
Контроль бүлеге мөдире |
221-40-81 221-40-83 |
Gulnur.Rumyanceva@tatar.ru |
|
Вазыйфа |
Телефон |
Электрон адрес |
|
Агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм куллану базары идарәсе башлыгы |
264-76-89 |
|