МИНИСТЕРСТВО ЗЕМЕЛЬНЫХ И ИМУЩЕСТВЕННЫХ ОТНОШЕНИЙ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН Вишневского ул., д. 26, г. Казань, 420043 Тел.: (843) 236-90-60; факс: 236-27-71 E-mail: mzio@tatar.ru, http://mzio.tatar.ru ОКПО 57252939, ОГРН 1021602851753, ИНН/КПП 1655043430/165501001 |
|
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ҖИР ҺӘМ МӨЛКӘТ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ Вишневский урамы, 26 нче йорт, Казан шәһәре, 420043, Тел.: (843) 236-90-60; факс: 236-27-71 E-mail: mzio@tatar.ru, http://mzio.tatar.ru ОКПО 57252939, ОГРН 1021602851753, ИНН/КПП 1655043430/165501001 |
11 октябрь 2012 г.
Матбугат релизы
Элеккеге җештерү оешмаларының тулай торакларындагы бүлмәләрне хосусыйлаштыру өчен документлар кабул итү дәвам итә
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Казан шәһәре муниципаль милегенә тапшырылмаган элеккеге җештерү оешмаларының тулай торакларындагы бүлмәләрне хосусыйлаштыру өчен документлар кабул итү дәвам итә.
Бр. Касимовлар ур., 6,
Бр. Касимовлар ур., 82,
Декабристлар ур, 156,
Энергетиклар ур, 2/3,
Энергетиклар ур, 8,
Техник ур, 39Б,
Камай проспекты, 15А,
Авангард ур, 87,
Авангардн ур, 91,
Хлебозавод ур, 3,
Хлебозавод ур, 6,
Сара Садыкова ур, 20,
Яңа-Азино ур, 47,
Ак. Арбузов ур, 18/19. Адресларындагы бүлмәләр буенча документларны тапшыру мөмкин.
Мөлкәт идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, 2012 елның 9 аенда гражданнардан шәхси милеккә бирү өчен 384 гариза кабул ителгән, 351 килешмә төзелгән.
Документлар кабул итү Вишневский урамы, 26, 110а кабинетта түбәндәге график буенча башкарыла:
вт. 15.00 – 17.00 (документларны кабул итү),
ср. 9.30 – 11.30 (документларны кабул итү),
чт. 9.30 – 11.30 (документларны кабул итү),
пт. 14.00 – 16.00 (әзер килешмәләрне тапшыру).
Хосусыйлаштыру өчен булган документларны тапшыру өчен 264-30-81 телефоны аша алдан шалтырату шарт (көн саен 9.00-18.00 сәг., шимбә, якшәмбедән кала)
Кирәкле документлар исемлеге белән монда танышырга мөмкин.
Барлык сораулар буенча 221-40-86 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз, шулай ук Olga.Pozharova@tatar.ru.электрон почтасы аша сорауларны җибәрергә мөмкин.