Видеоконференция режимында республика киңәшмәсе: Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү турында
31.05.2013

       2013 елның 29 маена булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 21 110 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 172, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 528 гаилә исемлеккә керде.

       Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 729 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 952, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.

        Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның 43 муниципаль районында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 17 634 җир кишәрлеге бирелгән. Бу - җир алучылар исемлегенә кертелгәннәнең 83,53 % тәшкил итә.



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International