Видеоконференция режимында республикакүләм киңәшмә: күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү торышы турында
30.06.2013

       2013 елның 26 июненә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 21 466 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 261, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 588 гаилә исемлеккә керде.

       Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 795 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 952, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.

       Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның 43 муниципаль районында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 18 051 җир кишәрлеге бирелгән. Бу - җир алучылар исемлегенә кертелгәннәнең 84,09 % тәшкил итә.



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International